Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тиздән республикада Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә…» I төбәкара башкорт һәм татар җырларын башкаручылар конкурсы узачак. Әле гаризалар кабул ителә. Конкурс 18 майда Тәтешле районында үтә.

Бәйге проектын җырчының бертуган сеңлесе, Тәтешле районында яшәүче Фирүзә Ибәтуллина әзерләгән. Чара республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә бүлгән грантына үткәрелә.
Конкурста катнашучылар Хәния Фәрхинең репертуарыннан икешәр җыр башкарачак.