Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Уфада “Урал моңы” халыкара төрки яшьләренең музыкаль иҗаты конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды.
Нәтиҗәдә түбәндәге конкурсантлар сайлап алынды: Тимур Рамазанов (Уфа), Ләйсән Хәлиуллина (Иглин районы), Заһир Зәйнетдинов (Уфа), Рәфис Сирусин (Уфа), Илдар Җамалов (Учалы), Рәфис Ишбаев һәм Ильяс Киньягулов (Ишембай), Әлфия Морзабаева (Зианчура районы), Юнир Сагынбаев һәм Зәлия Ганиятуллина(Уфа).
Быел бу халыкара проект VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек барышында — 8-10 июньдә уза.
Чара сәләтле яшь башкаручыларны эзләү һәм аларга булышлык итү максатында үткәрелә.