Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә моңлы сандугачыбыз тамашачыларга җыр бәйрәме бүләк итеп китте. Программасы һәрвакыттагыча зәвыклы, затлы иде – халык җырлары, классик һәм композиторлар әсәрләре яңгырады.

Тамаша барышында Зөһрә ханымның җәмәгате, мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевның төрле елларда төшерелгән видеолары күрсәтелеп торды.
Танылган җырчыны сәламләргә шагыйрәләр Дилә Булгакова, Халисә Мөдәрисова, Гөлфия Юнысова, җырчылар Фәнүнә Сираҗетдинова, Нәзифә Кадыйрова, Тәнзилә Үзәнбаева, иҗатташ дуслары Марат Шәрипов, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов килгән иде. Алар да концертка аерым ямь өстәде.
Икенче көнне Зөһрә ханым Матбугат йортында журналистлар белән очрашты. Балачак, үсмер еллары хатирәләре белән уртаклашты. Кечкенәдән җырга тартылса да, беренче белемен медицина юнәлешендә алуын, шәфкать туташы булып эшләп йөргәндә, консерваториянең әзерлек курсларына керүен, аннары инде консерваториядә уку елларын, шул ук вакытта Хәйдәр белән танышып гаилә кору тарихын бик мавыктыргыч, матур итеп сөйләде ул.
Зөһрә Сәхәбиева белүебезчә үтә тыйнак, сабыр холыклы, әмма тамашачылары белән аралашырга һәрвакыт әзер, бик тә ихлас, ачык күңелле кеше. Бу юлы да журналистларны кызыксындырган сорауларга тәфсилләп җавапларын бирде, киләчәк иҗат планнары белән уртаклашты.