Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ямьле язлар җитүгә сәнгать коллективлары, яраткан артистларыбыз бер-бер артлы үзләренең иҗат мизгелләрен тәмамлый һәм тамашачылары белән көзгә кадәр хушлашып тора. Агымдагы елның хушлашу программасын башкала сәхнәсендә яраткан җырчыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов та күрсәтте.

Ришатны халык чын-чынлап ярата – аны үзара олылап “сәхнә баһадиры”, “моң солтаны” дип йөртә. Уфаның балалар филармониясе (элекке РТИ мәдәният сарае) залына аның иҗатына, моңлы, көчле тавышына гашыйк тамашачы җыелган иде.


Җыр кичәсенең беренче өлешендә популяр артистның күп яңа җырлары яңгырады. Кайчандыр тамашачы хозурына Ризван Хәкимов, Зифа Нагаева җырлары белән танылган Ришатның авторлары да елдан-ел арта. Үзешчән композиторлар Фларит Сәйфетдинов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Мөдәрис Газетдиновлар белән иҗади элемтәдә бик матур, халыкчан җырлары туды аның. Җырлары мәгънәле – тормыш, яшәү яме, гаилә-бала кыйммәтләре, туган якка мәхәббәт турында. Җырлары арасында балалары белән горурлануы, алар өчен җан атып, туганнары, дуслары белән якын булып яшәүләре турында да сөйләп ала. Менә шундый эчтәлекле, салмаграк, җитди җырлар җырлагангамы, ул һәрвакыт концертларын ут уйнатып торган дәртле биюләр белән бизи. Бу юлы да шулай булды. Биючеләргә ияреп аяклар үзеннән-үзе тыпырдап торды. Сүз остасы Альберт Уразмәтовның көлкеле чыгышлары да– хезмәт көненнән соң талчыккан җаннарга ял бирде. Концертның тагын бер яме, бизәге – Ришатның дистә еллар дәвамында дус булып аралашып яшәгән, бергәләп сәхнә тоткан иҗатташы Нурия Ярмөхәммәтова булды. Нурия ханым сәхнәгә якын да – бик күп җырлары радиоэфирлар аша яңгырап тора, клиплары бар, концертларда еш катнаша. Һәм шул ук вакытта сәхнәдән ерак та кеше. Ул – эшмәкәр, эшлекле кеше. Тормышның капма-каршы өлкәләрен бергә бәйләп алып баручы – хисле дә, заманча булдыклы да ханым ул. Аның “Туганнарыма”, “Бирешмәдем”, “Дусларга” дигән җырларын кем генә белми икән! Ришат белән бергәләп үзәкләргә үтәрлек – “Парлы ялгызлар”, “Беренче мәхәббәт” җырларын башкарганда да гамьсез, битараф калучылар сирәктер. Менә шундый җылы, матур кич, уңай эмоцияләр, яхшы энергия бүләк итте безгә Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов. Программаның уңышында Ришатның алыштыргысыз продюсеры, спонсоры, “Баян-лайн” компаниясе җитәкчесе Филүс Гәрәевнең дә өлеше зур. Филүснең тырышлыгы, тынгысызлыгы яраткан артистыбызга иркенләп иҗат итәрлек мөмкинлек бирә. Чөнки концертны оештыру эшләрен, аның иксез-чиксез мәшәкатьләрен Филүс үз иңнәренә ала. Дистә елга якын менә шулай бер-берсенә таяныч булып җыр-музыка сәнгатенә тугры хезмәт итә алар. Афәрин, егетләр!

 

Әйткәндәй, концертның тагын бер тәмле, тансык “күчтәнәче” – Башкортстанның атказанган артисты Рәис Вәгыйзов булды. Аның башкаруындагы “Янбикә” җырын халык тын да алмый тыңлады. Гармун моңнарына  кушылып агылган көр, саф тавыш күңелләрне дала киңлекләренә, иркен болыннарга алып чыккандай булды. Соңгы елларның шау-шулы шоуларыннан арындырып милли моңнарыбызга якынайткан өчен тагын бер кат рәхмәт артистларыбызга.