Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бану Вәлиева 1914 нче елның 14 декабрендә Татарстанның Апас районында туган. Опера җырчысы (лирик-колоратур сопрано), педагог, җәмәгать эшлеклесе. РСФСРның (1955) һәм БАССРның (1947) халык артисты, РСФСРның (1949) һәм БАССРның (1942) аткзанган артисты. БАССР Югары шурасының 2-4 чакырылышлары депутаты булган Бану Вәлиева әле дә халык хәтерендә яши. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Популяр җырчы Радик Юльякшин (Elvin Grey) ике республиканың башкалаларында узган концертлары белән бөтен халыкны шаулатты. Алай гына да түгел, хәтта уятты дисәк тә ялгыш булмас. Әлеге масштаблы чаралар хакында барлык матбугат чаралары язып чыкты. Артистлар арасында да бу хакта үз фикерен белдерүчеләр булды. Берәүләр Радикны күккә чөеп мактый, икенчеләре усалланып, яманлый бирә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Озын буйлы, матур тавышлы яшь җырчы, Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылы егете Азат Абитов — Ваһапов фестивале аша күпләргә таныш егет тыйнак кына, әмма ныклы адымнар белән эстрада түренә атлый.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Халкыбыз моңы сагында торучы, аны саклап, заманча яңгыраш кертеп, халыкка җиткергән шәхесләрнең берсе күренекле композитор, “Нур” театрының хормейстеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчуринның күптән түгел композиторның иҗат җимешләрен туплаган “Халык моңы – халык язмышы” дип аталган китап дөнья күрде. Бу хезмәт Афәрим Садыйк улының икенче хор әсәрләре китабы. Әлеге әсбаптә А. Акчуринның үзе иҗат иткән әсәрләре һәм аның эшкәртүендәге композицияләр урын алды. Монда “Бик еракта идек без”, “Көтәм сине”, “Ышанма”, “Агыйделкәй”, “Олы юлның тузаны”, “Ай, былбылым” кебек һәм халык мәхәббәтен яулаган башка күп кенә җырлар бар.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Шагыйрь Рәмис Аймәтнең эстрада җырлары, романслар һәм камера әсәрләреннән торган ноталы китабы дөнья күрде. Биредә Рәмис Аймәтнең йөздән артык җыры урын алган.

“Җитди һәм фәлсәфи шигърият белән бергә, җыр текстлары жанрында да иҗат итәм. Иң беренче җырым – Айдар Галимов репертуарыннан “Син – минем җанымның яртысы” булды. Бу җыр халык арасында популярлык казанды һәм китабымны да шул исем белән атадым”.
Җыр китабына Рәмис Аймәтнең соңгы 15-18 ел эчендә иҗат ителгән эстрада җырлары, романслар, камера әсәрләре – барлыгы йөздән артык иҗат җимеше кергән.
“ Китапка минем шигырьләргә көй язган 20дән артык композиторның эше керде. Алар арасында Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Фәрит Хатыйпов, Илһам Байтирәк, Зөфәр Хәйретдинов, Оскар Усманов, Ленур Зәйнуллин бар”, – диде Рәмис Аймәт.
“Син – минем җанымның яртысы” – авторның 50 яшьлек юбилеена бүләк буларак басылган.