Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Яки узган 2017 елда  сөйләмебезгә нинди атамалар килеп керде?

Тормышыбыз һәрвакыт үзгәреш һәм яңалыклардан тора. Төрле хәл-вакыйгаларга нигезләнеп, заман сулышына ияреп, сөйләмебезгә яңа сүзләр өстәлә бара. Яшьләр арасында “текә” сүзләрне кулланып сөйләшү модасы да яңарып тора. Икътисад, сәясәт, сәүдә, хокук, фән һәм мәдәният, мәгариф өлкәсе, җәмгыять, гореф-гадәт, мода темасына бәйле популярлашкан сүзләр күп. Мәсәлән, хайп, вайб, лайк, фейк, допинг, биткоин, баттл, ватник, коуч. Әйтергә кирәк, аларның күпчелеге инглиз теленнән алынган.

“Хайп” (ингл. hype) сүзе. Кычкырып торган реклама, пиар, ажиотаж, мактану, популярлык яулау, таныту дигәнне аңлата. Мәсәлән, яшьләр үзара сөйләшкәндә: “Карале, синең бу телефоның бигрәк хайповый икән!” дигәнне ишеткән бар (“хайповый” – текә дигән сүзне алыштыра). Популяр булырга яраткан артистлар, юк-бар хәлне күпертеп, интернет челтәрендә гел “балкырга” телиләр. Андыйларны хайп яратучылар диләр. “Хайп”ны хәтта заманча татар җырында да ишеттерделәр. Видеоблогер Алтын (чын исеме Ира Смелая) башкаруында “Хайп” җыры интернетны шаулатып алды:
“Тыңла энем,
Сиңа сөйлим,
Татар кызы монда микрофонны җимереп ташларга бик тә тели.
Мин телим хайп,
Мин телим вайб,
Мин телим миллион лайк,” дип башланып китә ул җыр. Шулай ук, “вайб” сүзен дә яшьләр еш куллана. Берәрсе белән сөйләшү вакытындагы эмоциональ һаләт, кәеф, атмосфера дигәнне аңлата. “Лайк” (I like – “миңа ошый”) сүзе дә “Вконтакте”, “Facebook», «Одноклассники» һәм башка сайтлара кулланыла торган төймә. Лайк фотолар, видеолар, язмалар астына куела. Интернетта гына түгел, халык теленә дә кереп бара ул: “Бигрәк матур күлмәгең, сиңа “лайк!”, “Ну, шәп анекдот сөйләдең, лайк!”дип әйтүчеләрне ишетергә туры килә хәзер.
Бу исемлеккә “Фейк” (ингл. fake – “ясалмалык”, “ялган”) сүзен дә эләктерергә мөмкин. “Фейк” дип, гадәттә, шул ук социаль челтәрдә икенче исем, икенче фото куелган аккаунтны, ялган хәбәрне атыйлар. Бу кыска сүз реаль тормышыбызда да еш кулланыла башлады: сыйфатсыз азык-төлекне, файдасыз даруларны бер сүз белән генә –фейк диләр. ”Фәлән аптека очсызга фейк препаратлар сата, аннан алмагыз”.
“Допинг” (ингл. –doping – вакытлыча физик һәм эмоциональ көч бирә торган матдә). Шигем юк, бу сүз дә сезгә таныштыр. Исегездәдер, 2017 елда Халыкара Олимпия комитетының безнең спортчыларны допинг куллануда гаепләве турында радио һәм телевидение, гәзит-журналлар шау-гөр килде.
2017 елның иң популяр сүзләре арасында “биткоин”га (криптоакча) да алдынгы урын бирелә. Хәтерлисездер, без аның белән үткән саннарның берсендә таныштырып үткән идек инде. Биткоин – яңа буын санлы акча –математикага нигезләнгән, аны кәгазьгә бастырмыйлар, түләү интернет аша гына башкарыла ала. Шулай ук биткоиннарны биржада сатып яки сатып алып була. Бу очракта кешеләр, башка акча берәмлекләре кебек үк, биткоинның бәясе үсү-төшүе белән эш итә. Әле берничә ел элек биткоин белән түләү очраклары бик сирәк булса, хәзер инде андый урыннар арта бара. Төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә биткоин белән кибетләрдә, кафе-рестораннарда, кием кибетләрендә түләп була. Хәтта биткоинга фатир сатып алучылар да бар дип ишеттем. Ләкин аның киләчәгенә барысы да ышанмый: “Биткоин хакында барган хайп тиз узар”, диләр.
Тагын бер популяр сүз “баттл” (ингл. «battle»–конкурс, көрәшү, сүз алышу, көч сынашу). Интернет, телевидениеда иҗат кешеләре, сәясәтчеләр үзара баттл оештыруны модага әйләндерделәр. “Гали белән Вәли көрәштеләр” дип әйтү гади яңгырый, ә менә “Баттл оештырдылар” дисәң, яшьләр фикеренчә, текә күрсәтә, күрәсең.
Ниһаять, бу яңалык арасында рус сүзе дә бар. “Ватник”. Эченә калын мамык тутырып сырылган җылы өс киеме яки фуфайка күз алдыгызга килдеме? Бу очракта башкачарак. “Ватник” исеме белән тупас Русия патриотизмын атыйлар. Сәясәттә бернәрсә дә аңламаучы, үз хөкүмәтенә тулысынча тугры, һәрьяклап Америкага нәфрәт хисләре йөртүчегә бирелгән бу исем. Лингвист Гасан Гусейнов: “Ватник” – ярлы, фәкыйрь һәм башка бернәрсәсе дә булмаган, гомеренең ахырына кадәр шул киемдә йөрергә әзер булган кешеләр киеме,”– ди. “Ул гомере буе үзен көчләп килгәннәргә берничек тә каршы тора алмаучы примитив кешеләргә карата кулланыла. Әлбәттә, бу бик мыскыллый торган сүз,” – ди ул. Социаль челтәрдәге аралашуларда, бигрәк тә сәясәт темасы күтәрелгән төркемнәрдә бу сүз еш кулланыла.
Соңгы елларда ничек баерга, уңышка ирешергә, лидерлык сыйфатларын үстерергә, бәхетле булырга, үз тиңеңне табарга һәм башка мөһим проблемаларны җиңел хәл итәргә өйрәткән тренинг үткәрүчеләр күбәйде. Хәзер андый кешеләрне “коуч” дип атыйлар. (Коучинг –инглиз сүзеннән – coaching). Интернетта Ютуб каналы алар белән тулган, скайп аша билгеләнгән бер вакытта очрашуга алдан акча җыеп, семинарлар оештыралар. Бүгенге көндә ул иң популяр һәм күп акчага эшләүче һөнәрләрнең берсе булып санала. Ул оста консультант, психолог, эшкуар, укытучы булып та чыгыш ясый ала.
Менә шундый популяр сүзләр белән тарихка кереп калды үткән 2017 ел. Сезнең сөйләмегезгә нинди сүзләр килеп керде, кайсыларын отып калдыгыз? Ә хәзер нәтиҗә ясап шуны әйтәм: әлбәттә, заманның яңа сүзләре, бездән сорап тормыйча, тормышыбызга үтеп керә торыр. Ләкин адәм баласы өчен иң кадерлесе – ана теле, ул безгә күкрәк сөте белән кергән. Туган телебезне кадерлик һәм саклыйк, дуслар!

Фикерләр:

Фәнилә апа, 57 яшь,
Бакалы районы, :

Һәр замананың үз көе, дигәндәй, хәзер яшьләрнең телен аңлавы авыр. Оныкларым еш кунакка кайталар (10 һәм 16 яшьтәләр), үзара әллә нинди яңа, чит ил сүзләрен кыстырып сөйләшәләр. Мине дә өйрәтергә тырышалар. Дөньядан артта калма, нәнәй, диләр. Компьютерда “Одноклассники”, ”Вконтакте” сайтларын көйләп куйдылар, хәзер үзара хәбәрлә-шеп торабыз. Менә олы оныгым компьютер аша хат язган: “Нәнәй, авылда вай-фай булмагач, имтиханнарга әзерләнүе авыр, шуңа күрә, бу кышкы ялда кайтмасам, үпкәләмә, күңелеңне төшермә, яме?! Видеолар җибәрер идем, трафигың бәләкәй, татарча матур треклар салырмын, яңа фотоларымны менә бу хештег аркылы кереп кара”. Элек мин “вай-фай”ның нәрсә икәнен дә белми идем, оныкларым белән еш күрешеп торгач, “трафик”, “трек”, “хештег” төшенчәләрен дә аңлаттылар. Заманадан артта калмасаң, оныклар белән аралашуы җиңел.

Әлфир,38 яшь, Уфа шәһәре:

2017 ел азагына кадәр мин Мәскәү шәһәрендә яшәдем. Анда иң еш ишетелә торган сүз реновация булгандыр, мөгаен. Шәһәрнең уртасында урнашкан 5 меңнән артык иске биш катлы йортларны сүтү – реновация программасы гамәлгә керү белән халык шау-шу килә башлады. Кемдер иске йортларын яңага алыштыруны хуплый, ә кемдер, киресенчә, шәһәрнең уртасыннан читкә китәсе килми. Урамнарда, кибетләрдә дә халык реновация хакында сөйләшә, телевидение-радионы кабызсаң да, шул тема яңгырый. Киләчәктә Уфада да реновация сүзе популярлык яулар дип уйлыйм, чөнки башкалабыз елдан-ел зурая, матурлана, яңа йортлар төзелә.

Радмир, 23 яшь, Стәрлетамак шәһәре:

Яңа сүзләр, терминнар чыгып торуына мин яхшы мөнәсәбәттә. Алар кулла-нышка керә башлауга ук мәгънәләрен, язылышларын өйрә-нәм, үзем дә кулланам. Моны артык мәгълүмат дип исәпләмим, кешенең баш мие бик “пластичный“ һәм мөһим яңалыкны ул тиз үзләштерә.
Аннан бигрәк, яңа сүзләрне куллану үз-үземә ышаныч өсти кебек. Кыскасы, яшәешебез көннән-көн үсешә, алга бара һәм яңа сүзләр барлыкка килү ул нормаль күренеш. Тыңлап кына карагыз: хештег, лайфхак, аккаунт, тета-хилинг, коуч, балаяж, микроблейдинг – бу сүзләр миңа җыр кебек яңгырый.