Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Байлар түгелбез, ярлы да яшәмәгән кебекбез...

Тормыш сизелеп байлар һәм ярлыларга бүленеп бара. Алар арасында азмы-күпме булса да даими хезмәт хакы алып эшләүче урта хәллеләр дә бар. Без әлегә кадәр үзебезне әнә шулар рәтенә керткән булып, күңел тынычландырып йөри идек. Әмма Аналитик кредит рейтингы агентлыгы биргән соңгы мәгълүматлар күктән җиргә төшерде. Бак дисәң, без урта хәллеләргә якын да килмибез. Бөтенләй фәкыйрь кебек тә түгелбез. Димәк, ярлы булабыз микән? Хәер, нәтиҗәсен һәркем үзе ясар. Башта саннарга күз салыйк.

Статистика болай ди: Мәскәүдә урта хәллеләр рәтенә эләгү өчен аена ким дигәндә 121 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә кирәк. Бу – салым салынганга кадәрге сан. Әлбәттә, ил башкаласы белән төбәкләрне чагыштырып булмый. Экспертлар әйтүенчә, Русия төбәкләрендә аена ким дигәндә 60 мең сум хезмәт хакы алучыларны урта хәллеләргә кертергә мөмкин. Ләкин төбәкләрнең яшәү дәрәҗәсе дә төрле. Шуңа Санкт-Петербург, Мәскәү, Мурманск, Архангель, Төмән, Свердловск өлкәләре, Краснодар крае, Ненец, Ямало-Ненец, Ханты-Манси автоном округлары, шулай ук Ерак Көнчыгыш (Якутия, Амур, Магадан, Сахалин өлкәләре, Хабаров, Приморье, Камчатка крайлары, Чукотка округы) төбәкләрендә урта хәллеләр рәтендә исәпләнү өчен хезмәт хакы иң аз дигәндә 72,7 меңнән алып 96,9 мең сумга кадәр булырга тиеш. Калган төбәкләрдә ай саен 60 меңнән 72,7 мең сумга кадәр алып эшләүчеләр үзләрен урта сыйныф вәкиле дип саный ала.
Аналитиклар хезмәт хакларының күләмен берничә критерийдән чыгып билгеләгән. Урта хәллеләрнең кереме бернинди финанс каршылыксыз милек һәм автомобиль сатып алырга мөмкинлек бирергә тиеш. Аларның торак-коммуналь исәпләр һәм башка чыгымнар буенча бурычлары юк, кирәкле товарларны сатып алырлык акчалары һәрчак бар. Алар чит илләргә чыгып йөри, акча туплый, ипотека һәм автокредитны бер авырлыксыз түли ала. Югары белемлеләр, гыйльми эш яки эшкуарлык белән шөгыльләнәләр. Шул рәвешле бүгенге заманда урта хәллеләр рәтенә эләгү өчен икътисади бәйсез булырга кирәк. Экспертлар аларны фәнни тел белән “максималь икътисади актив” кешеләр дип атый. Ягъни болар тарафыннан товарларга сорау бар, үзләре дә эш урыннары булдырып, икътисад үсешенә булышлык итәләр.
Хезмәт хакларыннан чыгып сүз йөртсәк, кемнәр керә соң урта хәллеләргә? Әлбәттә, түрәләр, финансистлар, бизнесменнар, хәрбиләр, эре предприятие хезмәткәрләре, бер сүз белән әйткәндә, “ак якалар”. Димәк алар безнең икътисадны алга тартучылар булып чыга. Ә укытучылар, табиблар, инженерлар, сәнгать әһелләре, журналистлар, 30-40 мең сум алып эшләгән очракта да, урта хәллеләр санына эләгә алмый.
Бүген республикада уртача хезмәт хакы 31 665 сум, диләр. Гамәлдә исә күпләрнең шуның яртысын гына алып эшләве беркемгә дә сер түгел. Чөнки статистика саннарының ничек төзелгәне мәгълүм: 100 мең сум алып эшләүче бер бай белән 20 мең сумга эшләүче 4 кешенең хезмәт хакларын кушып бишкә бүлсәң, һәркемгә 36 мең сум чыга. Менә сиңа уртача хезмәт хакы!
Әмма безнең халык аптырап кала торганнардан түгел. Әмәлен таба белә. Югыйсә, үзегез уйлап карагыз: бүген үзегез яисә әйләнә-тирәгез, танышларыгызның күбесе, мөгаен, югары белемле, эшледер. Торагы, машинасы, башка мал-мөлкәте бардыр. Кредит, ипотекаларын вакытында түләп барадыр. Гөрләтеп дөнья көтәдер, гарчә аена 60 мең сум хезмәт хакы алып эшләмәсә дә. Һәм ул үзен хәлле яшәүчеләр рәтенә кертергә хаклы да. Чөнки моңа кадәр булган сораштырулар аерым критерийләрдән чыгып түгел, ә халыкның фикеренә таянып төзелде. Ә кешеләр гадәттә, әгәр мин бай да, ярлы да түгелмен икән, димәк, урта хәллемен дип уйлый. Шуңа әлегә кадәр безнең илдә урта хәллеләр күпчелекне тәшкил итә дип исәпләнеп килде. Бу власть өчен дә уңай иде. Ләкин соңгы сораштыру алга киткән илләрдәге алым нигезендә (аларда тәү чиратта керем, гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән торак мәйдан, автомобиль барлыгы исәпкә алына) оештырылган. Һәм экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, Русия халкының нибары 5-7 проценты гына урта сыйныф вәкиле булып тора. Ә АКШ халкының 52 проценты әлеге категориягә карый. Германиядә исә бу сан 82 процентка җитә. Аларда аена 1-4 мең евро керем алучы дәүләт хезмәткәрләре, пенсионерлар, квалификацияле эшчеләр “урталык”ны тәшкил итә.
Шул ук вакытта безнең илдә байларның саны – 10 процент, ярлыларныкы рәсми статистика буенча – 15 процент, сораштырулар буенча 20 процентка җитә. Ә халыкның байларга да, урта хәллеләргә дә, ярлыларга да карамаган калган 60-70 проценты кем соң?
Хәер, үзеңне ниндидер социаль статуска кертү дөрес тә түгелдер. Ул статистика төзүче экспертлар өчен кирәк. Шулай да уйланырга урын бар.

Русия халкының нибары 5-7 проценты гына урта сыйныф вәкиле булып тора. Ә АКШ халкының 52 проценты әлеге категориягә карый. Германиядә исә бу сан 82 процентка җитә. Аларда аена 1-4 мең евро керем алучы дәүләт хезмәткәрләре, пенсионерлар, квалификацияле эшчеләр “урталык”ны тәшкил итә.
Язгөл САФИНА.