Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тәнзилә Идрисова Горшков исемендәге хуҗалыкны елдан артык уңышлы җитәкли

Без, журналистлар, авыл хуҗалыгы, оешмалар һәм предприятиеләр белән башлыча ир-атларның идарә итүенә күнеккәнбез. Моңа гадәти күренеш дип карыйбыз. Шуңа да эш сәфәре вакытында җитәкче хатын-кызлар белән очрашу бездә берчә соклану, берчә гаҗәпләнү уята. Бу хис бигрәк тә авыл хуҗалыгы белән идарә итүче ханымнар белән әңгәмәләшкәндә көчәя: аларның бу катлаулы тармакны биш бармак кебек белүләре, кул астында эшләүчеләр белән уртак тел табып, чәчү һәм урак кампанияләрен тиешенчә үткәрүләре, көн дәвамында дистәләрчә проблема хәл итүләре зур хөрмәткә лаек. Күптән түгел без шундый уңган, җаваплы, шул ук вакытта тынгысыз хатын-кыз җитәкләгән хуҗалыкта булдык.

Дүртөйле районының Горшков исемендәге токымчылык хуҗа-лыгы – районда җитештерү күләме буенча алдынгы урыннар-ны алып торучы тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Аның белән тәҗрибәле җитәкче, авыл хуҗалыгында өч дистә елдан күбрәк тырыш хезмәт салучы Тәнзилә Рил кызы Идрисова җитәкчелек итә.
– Хуҗалык булып эшләвебезгә егерме бишенче ел китте, – дип башлады ул сүзне.– Шөкер, еллар дәвамында хуҗалыкта җитештерү-чәнлек үскәннән-үсә бара: малчы-лыкта да, үсемлекчелектә дә күрсәткечләр яхшыра. Техника-ларны ел саен алыштырып торырга тырышабыз. Мал торак-ларына реконструкция эшләре дә вакытында үткәрелә.
Берничә юнәлештә эшләгән хуҗалыкның иң алга киткән тармагы – малчылык. Әлеге вакытта Горшков исемендәге хуҗалыкта 1182 баш эре мөгезле мал исәпләнә. Хуҗалыкта 82 кеше тырыш хезмәт сала. Тәнзилә ханым әйтүенчә, язгы чәчү вакытында гомум эштә катнашу-чылар саны 100гә җитә.
Тәнзилә Рилевна белән очрашкач, без иң беренче чиратта авылда яшь гаиләләр бармы, яңа йортлар салынамы, дип сорадык.
–Йортлар саны артып тора, –диде җитәкче ханым. –Бәйгелде авылында өйләрне күбрәк салалар. Казы-Ялдәк авылының да табигате матур, күл буе... Шунлыктан читтән килеп өй салучылар да бар. Әмма анда да авыл уртасында буш урыннар юк дәрәҗәсендә инде.
Чәчү эшләрен ничек тәмамлау-лары белән дә кызыксындык.
– Әллә ни авырлыклар булмады дисәк тә, көне-төне чаптык инде, – дип елмайды Тәнзилә Рилевна. – Техника ватылса, тиз вакыт эчендә ремонтлап, яңадан эшкә тотынырга кирәк. Механизатор егетләргә рәхмәт. Сынатмадылар. Акча булгач, вакытны әрәм итмичә, запас частьләр сатып алып, техниканы ремонтлап эшкә дә керештеләр. Шулай итеп, чәчүне үз вакытында тәмамладык.
Сер түгел, үткән елда иген күп, ашлык бәясе киресенчә түбән булды – хуҗалыклар ашлыкның үз кыйммәтен дә акламаган вакытларны кичерде. Шушы хакта сүз кузгаткач, Тәнзилә Рилевна табышны күбрәк малчылыктан ала башлаулары турында әйтте. Игенчелектәге хәлләре белән кызыксынгач, быел бөртекле культураларны 1414 гектар мәйданга чәчүләре турында әйттеләр. Салымнарны да вакытында түләп баралар – ай саен түләнеп барылган уртача 760 мең сум салым елына 9 млн 100 мең сум дигән сүз. Кредитларның үз вакытында түләнүен дә контрольдә тоталар.
Хезмәт кешесе өчен иң мөһиме – эш хакын вакытында алу. Горшков исемендәге хуҗалыкта бу җәһәттән эшләр көйле – хезмәт хакын үз вакытында “тере” акча белән түлиләр. Теләге булганнар гариза язып, аны мал яки ашлык белән ала ала. Уртача хезмәт хакы 19 342 сум чыга, диделәр.
–Тәнзилә ханым, тормыш көткәндә ярдәм кирәк чак еш була. Кемдер өй сала, кемдер түбә яба, койма тота дигәндәй... Авылдаш-ларга, шушы хуҗалыкта эшләүче-ләргә ярдәм кулы сузасызмы соң? – дип сорадык.
–Әлбәттә. Ярдәм сорап килүчеләргә йөз мең сумга кадәр кирәк-яракларын сатып алуда ярдәм күрсәтүне намус эше саныйбыз. Сүз процентсыз сумма турында. Соңрак ул сумманы берничә ай дәвамында өлешләп хезмәт хакыннан түлиләр. Авылдашларның йомышлары төрлечә: кемгәдер профнастил, кемгәдер комташ кирәк. Мондый ярдәмне алучылар елына 5–6 кеше булып китә. Тормыш кирәк-ярагын табуда ярдәм сорыйлар икән, кемнең кем булуына карамастан, ярдәмсез калдырмаска тырышабыз. Хәтта хуҗалыкта эшләмәгән кешеләрне дә, әйтик, 1–2 сәгатькә техника сорап килүчеләрне дә, борып чыгар-мыйбыз. Ярдәмләшеп яшәү – мөселманга хас гамәл.
Авылның төзеклегенә, урамнар-ның чиста-пөхтә булуына, кышын кардан тазартылуына да игьтибар зур бу хуҗалыкта.

– Безнең халык тырыш та, дәртле, моңлы да, – ди җитәкче ханым. – Бәйрәмнәрдә клубларга, төрле мәдәни чараларга җыелырга яраталар. Бу җәһәттән Бәйгелде клубы гөрләп эшли. Ул бик матур, эчен-тышын матурлауда без дә ярдәмләштек. Мәсәлән, фойе идәненә плитка җәяргә булыштык. Клуб мөдире үзе дә тырыш кеше. Клубны авылдашларны берләш-терә торган җыр-моң учагына әверелдерде дисәк тә була. Биредә чараларны дәррәү оештыра беләләр.
Мәктәпне дә, мәчетне дә ярдәмсез калдырмый хуҗалык җитәкчелеге.

***
Уртача буйлы, җыйнак гәүдәле, һәрвакыт елмаерга, ярдәм кулы сузарга әзер Тәнзилә ханымга карап: “Бу кадәр эшләрне башкарып чыгарга кайдан көч ала икән?” дигән сорау туа. Һәм шунда ук күңелгә җавабы да килә: “Авыл җирендә очраклы кешеләр яши алмый. Кешеләрне, иген үскән басуларны, яшел үләнле тугай-ларны, үз эшен яраткан кеше генә авыл хуҗалыгы кебек катлаулы тармакны җитәкли һәм шул ук вакытта үзен бәхетле тоя ала”. Авылдашлары белән уртак тел табып, аңлашып, иңгә-иң терәшеп эшләгәнгә күрә эшләре гөрләп бара Тәнзилә Рилевнаның. Зама-нында Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, “агроном” белгечлегенә ия булып, гомерен адәм баласын туендырган иң бәрәкәтле тармакка – авыл хуҗалыгына багышлавына үкенми ул. Җитәкче, авыл советы депутаты, “Милләт анасы” кон-курсы билгесенә ия булуы да көчле рухлы бу ханымның тыйнаклыгын киметми, киресенчә, зур мәртәбә өсти.

Руфина Таҗиева.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.