Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

77 ел элек, 1941 нче елның 22 июнендә Германия гаскәрләренең немец армиясе Советлар Союзы территориясенә басып керә һәм Бөек Ватан сугышы башлана. Җиде дистә елдан артык вакыт узса да, бу көн халык хәтерендә онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр.

Русия Федерациясенең беренче президенты Борис Ельцин 1996 елның 8 июнендә 22 июньне “Хәтер һәм кайгы көне” дип билгели торган карарга кул куя. Бу көнне Русиядә бөтен дәүләт учреждениеләрендә дә дәүләт, хәрби-диңгез флоты корабльләрендә әләмнәр төшерелә, телевидение һәм радиостанцияләрдә программага күңел ачу тапшыруларын кертмиләр. Ил буйлап хәтер чаралары үткәрелә, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә чәчәкләр салына, “Хәтер шәме” акцияләре үтә.
1418 көн һәм 1418 төн барган бу сугыш тулы бер буынның бәхетен җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, яшьлек матурлыгын – романтикасын ут ялкынында көйдерде, өлкәнрәкләрне толлык-ятимлек хәсрәтендә, тормыш нужасында газаплады... Тулы бер буынның идеаллары, уй-хыяллары, теләкләре шул каһәр суккан сугыш упкынында күмелде. Үткәннәрне хәтерләми торып, якты киләчәк төзеп булмый. Тик мин соңгы елларда күзәтеп барам һәм аптырыйм: бүген дәүләтләр кемузардан кораллана, әйтерсең яңа сугышка әзерләнә. Сәяси вакыйгаларга күз салсак, сугыш уты беркайчан да сүнгәне юк. Шундый мәгълүматка тап булдым: соңгы 5 мең елда дөньяда 14 500 сугыш булган, анда 3,6 млрд кеше һәлак булган.
Бөек Ватан сугышыннан соң гына да 1945-1989 елларда 250 хәрби бәрелешләр һәм сугыш теркәлгән. 90нчы елларда Җир йөзендә берничә дистә сугыш, хәрби бәрелешләр булды, анда 90 дәүләт катнашты. Сугышларның киеренкелеге, көчлелеге гасырдан гасырга арта бара: 1987 ел кешелек тарихында иң күп хәрби бәрелешләр булган ел булып тарихка кереп калды.
Соңгы елларда үзебез күпме дәүләттә кан коюларга шаһит булдык. Мисырда революция, Ливиядә, Сүриядә, Нигериядә барган кораллы бәрелешләр аркасында ничә миллион кеше илен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булды?! Күпләре еллар буенча лагерьларда яшәргә мәҗбүр. БМО биргән мәгълүматларга караганда, Украинада булган бәрелешләр вакытында да 34 мең кеше өеннән чыгып качарга мәҗбүр булган.
Ни өчен бүгенге заманда конфликтларны тыныч юл белән хәл итә алмыйлар? Сугышта бер гаепсез гади халык каза күрә бит. Кемгә кирәк ул сугыш? Кайбер аналитиклар фикеренчә, әгәр заманында икенче бөтендөнья сугышын булдырмый кала алган булсалар, Америка үткән гасырның 70 нче елларында иң түбән керемле дәүләт булыр иде. Икътисадта һәм сәясәттә Советлар Союзыннан да көчлерәк дәүләт булмас иде. Сугыш белән аның икътисади хәлен какшаттылар булып чыга.
Тарих кабатлана: бүген АКШның ачуын Советлар Союзы түгел, көчле икътисади Кытай китерә. Шуңа да яңадан сугыш уты кабына калса дип бүген бөтен көчле дәүләтләр үзләренең оборонасын ныгытырга, заманча корал белән тәэмин ителеп калырга тырыша. Бүген дәүләтләр озакка сузылган кризис полосасыннан чыга алмый. Мондый хәл 1812 елда беренче ватан һәм икенче бөтендөнья сугышы алдыннан да булган. Элек кризистан ике алдынгы империалистик дәүләтләрнең сугышы гына чыгара алган. Өченче бөтендөнья сугышы чыга калса, сугышның инициаторы АКШ булачак, хәрби хәрәкәтләр исә Тын океанның Азия өлешендә башланачак, дип фаразлыйлар. Экспертлар утның төп ноктасы Кытай булачак, диләр, Русия дә аңардан читтә калмаячак.

Швейцариядә яшәүче Жан-Жак Бабель санаган: дөнья тарихында безнең эрага кадәр 3500 елдан алып бүгенге көнгә кадәр бары тик 292 ел гына сугышсыз яшәгәнбез.

Бүгенге көндә кораллану буенча лидерлыкны АКШ били. Әмма берничә елдан кытайлылар алар белән тигезләшергә мөмкин. АКШ исә дөньяда үзенең супердәүләт булып торуын югалтырга теләмәячәк...
Бу әле фаразлар гына. Беркем дә халыкара хәрби конфликтның кайчан башланасын фаразларга кыймый. Тик үткән гасырның тарихы шуны күрсәтә: империализмга хас булган фундаменталь каршылыклар хәрби көч кулланмый гына хәл ителә алмый. Дөньяның көчле икътисадчылары һәм сәясәтчеләре генә компромисслы карарлар табып, сугыш башлануны кичектереп тора алырлар. Тик озаккамы? Вакыт күрсәтер. Ни кызганыч, кеше барсына да күнегә, хәтта фаҗигаләргә дә, сугышларга да. Сугышлар, бер-береңне кыерсыту элек-электән булган. Күрше белән күрше талаша, исерек белән аек килешә алмый, хәзер балалар белән әти-әниләр нидер бүлешә, туганнар мирас өчен бер-берсен күрә алмас хәлгә җитә... Һәркемгә нидер җитми. Кемдер кемнеңдер өлешенә керә. Дөнья малы артыннан куа. Югыйсә шул малның хәсрәт чыганагы икәнен беләбез дә кебек. Хәер, бүреләр дә бит, башка ерткычлар да, үз территориясен саклый, башка территорияләргә кызыгып, анда хуҗа булмакчы булып, сугышып яши. Кешеләргә дә менә шушы ерткычлардан калган инстинкт тыныч яшәргә комачау итә торгандыр, мөгаен.

Эльвира Әсәдуллина әзерләде.

Тарихтагы иң канлы сугышлар

Икенче бөтендөнья сугышы (1939-1945).
Һәлак булучылар саны 40 млн. кеше дип исәпләнә. Кайбер чыганакларда 72 млн. дип күрсәтелә. Сугышта катнашкан илләрнең күргән зыяны 2 триллион долларга баскан. Әлеге сугышта ул вакытта планетада булган 73 илнең 62се катнаша. Икенче төрле әйткәндә, Җир шарының 80 проценты. Сугыш җирдә, күктә, диңгездә бара. Хәрби хәрәкәтләр өч континентта һәм дүрт океан суларында бара. Тарихта ул атом-төш коралы кулланылган бердәнбер сугыш булып кала.

13-15 гасырда Монгол империясенең сугышлары. XIII гасырда Чыңгысхан һәм аның варислары яулаган җиңүләр нәтиҗәсендә Монгол империясе барлыкка килә. Дөнья тарихында аның территориясе иң зурысы саналган. Империянең мәйданы якынча 24 миллион квадрат чакрымны биләгән. Һәлак булучылар санын 30 млн. кеше диләр.

Кытайны маньчжур династиясе басып алу – 1616-1662 еллар. Корбаннар 25 миллион исәпләнә. Планетаның 5 процент халкы дигән сүз. Империя төзүнең хакы бик кыйммәткә төшә...

14 гасырда Аксак Тимер (Тамерлан) алып барган 45 елга сузылган хәрби походлар нәтиҗәсендә Җир шары халкының 3,5 проценты үтерелә. Бу якынча 15 млн. кеше дигән сүз.

Беренче бөтендөнья сугышы (1914-1918). Аны сугышка каршы сугыш, Бөек сугыш, Европа сугышы дип тә атаганнар. Беренче бөтендөнья сугышы дип аны “Таймс” гәзитенең хәрби хәбәрчесе Чарлз Репингтон язып чыккан һәм тарихка ул шул исем белән кереп калган.
1914 елның 28 июненнән тынычлык килешүе төзелгәнче, ягъни 1918 елның 11 ноябренә кадәр 15 миллион кеше һәлак була. Бу сугышта 65 миллион кеше якты дөнья белән хушлашкан дигән мәгълүмат та бар. Бу санга тарихта гриппның иң аяусыз төре “испанка”дан вафат булучыларны да кертәләр. Корбаннардан тыш, бу сугыш дүрт: Русия, Госман, Германия һәм Австро-Венгрия империяләрен туздыра...