Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

14 июнь – Башкортстан матбугаты көне. 1998 елның
14 июнендә Республика Президенты карары белән бу көн Башкортстан матбугаты көне дип билгеләнде.

Яки дөньяның иң алга киткән илләре матбугаттан аерылмаган бер вакытта бездә аңа “ясин чыгарырга”
маташу – мәгънәсезлек, ялгыш гамәл

Соңгы елларда Русиядә вакытлы матбугатның язмышы хакында күп сораулар туа башлады. Кайбе-рәүләр: “Хәзер интернет, телефон заманы, гәзит укыган кеше юк инде”, – дисә, икенчеләре: “Без кулыбызга тотып укырга өйрән-гәнбез инде, гәзитсез торалмыйбыз”, – диләр. Ә бит заманында журналистиканы дүр-тенче власть дип атадылар. Матбугат чаралары власть белән халык арасындагы күперне үтәде. Ни өчен бүген ул күпер беркемгә дә кирәкми?
Күптән түгел Татарстан Республикасының Журналистлар Союзы сайтында матбугатның киләчәк язмышына кагылышлы язмага тап булдым. Автор киләчәктә матбугатны ничек итеп күзаллавы турында яза.
“Русия беренче булып интернет-сайтлар файдасына язма матбу-гаттан баш тартуга күчте. Бүген электрон медиаресурслар яңа үсеш этабына чыга. Традицион журна-листика алар агымында ничек яшәр?” – дигән сорау куя автор.
Безгә таныш стильдәге журналистика 200 елдан артык яшәп килә. XVIII гасыр азагында матбугат чаралары җәмгыять тормышына йогынты ясаучы мөһим инструмент кына түгел, акча эшләү ысулына да әйләнә. 200 ел эчендә матбугат бик күп үзгәрешләр, реформалар кичерде. XIX гасырда гәзитләр күңел ачу чараларыннан алып җитди сәясигә кадәр бүленде. XX гасырда язма матбугатка башта радио, аннан телевидение дә кушылды. Бүген шуны әйтеп була: радио белән телевидение язма матбугатны тулыландырды гына, ә кысырыклап чыгармады. Алар язма матбугатка альтернатива була алмый. XXI гасырда исә без технология һәм мәдәният революциясенә шаһит булдык: цифрлы журналистика бөтен рекордларны да уза. “Бүген журналист булу өчен махсус белем кирәкми, үз блогыңны булдырып, кешене кызыксындырган тема-ларны курыкмый яза белү генә кирәк”, – диючеләр дә бар. Шулаен шулайдыр. Тик ул блогерлар кеше арасында фетнә чыгарып, болганыш ясап, иртәгә үзләренең сайтларын ябып та куя ала. Кайда монда әйткән һәр сүзең өчен җаваплы булу?
Европа белән Америка мисалын карыйк. Анда укучы көн саен бер гәзит алып укырга өйрәнгән. Ул күзен йомып үзе яраткан рубриканы гадәтләнгән урыннан табып укый ала, чөнки кайсы биттә икътисад колонкасы, кайсы биттә фельетон, кроссворд, комикслар икәнен белеп тора.
Русиядә исә бүген яше дә, карты да социаль челтәрләргә мөкиббән киткән. Блогерлар бөтен гәзит-журналдан да популяррак һәм мөһимрәк. Facebookны АКШта туганнар арасында үзара хәл белешү өчен кулланалар, ә бездә ул журналистиканы алмаштыра башлады.
Интернет-сайтлардагы комментарийләр кайчакта язылган яңалыктан кызыграк була. Ә традицион матбугатның мондый мөмкинлекләре юк, әлбәттә. Бүген яңалыклар берничә минут эчендә искерә. “Бүгенге” гәзит укучысына барып җиткәнче “кичәге”гә әйләнә, диләр.
Заманында кулдан язылган китаплар беткән кебек, гәзитләр дә бетәрме?

Безгә таныш стильдәге журналистика 200 елдан артык яшәп килә. XVIII гасыр азагында матбугат чаралары җәмгыять тормышына йогынты ясаучы мөһим инструмент кына түгел, акча эшләү ысулына да әйләнә. 200 ел эчендә матбугат бик күп үзгәрешләр, реформалар кичерде. XIX гасырда гәзитләр күңел ачу чараларыннан алып җитди сәясигә кадәр бүленде.

Белгечләр телевидение дә киләчәктә интернет белән бер агымга кереп, аның бер өлешенә әйләнәчәк, дип фаразлый. Чөнки бүген күпләр телевизор да карамый башлады, карасалар да, федераль бер-ике каналны гына карыйлар да, эфир каналларына түләмиләр. Артык күп каналлар булуы тамашачыларны төрле төркемнәргә бүлде: кемдер аучылык турындагы каналны гына карый, кемгәдер ашарга пешерү турындагы канал гына кызык. Илне берләштерә торган тапшырулар, телеканаллар кал-мады, әлегә Соловьев белән Малахов кына рейтингны тота ала. Алары да бертөрлелеге белән нык ялкыта башлады инде.
Шул ук вакытта интернет күп проблемалар тудыра. Андагы видеоларның эчтәлеге өчен беркем дә җавап бирми. ИГИЛ боевикларының кеше суюы дисеңме, я җенси характердагы порнография дисеңме – бүген интернетта нәрсә генә юк! Яшьләр әхлаксызлык, җенси революция алдында тора. Традицион матбугатта радикаль карашлар, кешене кимсетүләгә юл катгый ябылса, социаль челтәрләрдә исә андый кагыйдә юк. Социаль челтәрдә үзеңә укучы җәлеп итәр өчен акыллы мәкалә язу кирәкми. Анда язмаң никадәр түбән зәвыклы, әхлаксызрак – укучың да шулкадәр күбрәк булачак.

Без мода артыннан куарга өйрәнгәнбез. Интернетның да модасы үтәчәк, ул эш өчен генә кулланылуга күчәчәк. Әлегә без океан артыннан килгән бөтендөнья пәрәвезенә уралдык һәм безгә ул кызык. Ә бит журналистика ул бик кызык һәм... авыр һөнәр.

Традицион матбугат яклы белгечләр Русиядә журналистика үлмәячәк, дигән фикер белдерәләр. Бүген интернет блогерларының ышаныч яулаганнары бармак белән генә санарлык. Аларның күпләре үз популярлыгы белән генә мәшгуль, укучы мәнфә-гатьләрен уйлаган, алар алдында җаваплылык тотудан ерак торалар. РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле, медиаэксперт Александр Малькевич фикеренчә, әле илнең яртысында интернет юк. Русиянең кайбер почмакларында кәрәзле телефон да күргәннәре юк, ди ул. “Русия – зур ил, анда мегаполислар һәм мегаполистан ерак яшәгән төбәкләр бар. Форумнарда блокчейн белән Telegramны блокировкалау турында сөйләгәндә, күп русиялеләр сүзнең нәрсә турында барганын бөтенләй аңламый. Күпләр өчен гәзит яңалык белү өчен бердәнбер чыганак булып кала”.
– Блогерның максаты – яңалык җиткерү түгел, “хайпануть” итү, – ди актриса, бәйсез блогер Татьяна Мазур. – Бүген зур шәһәрләрдә блогер-ларның күбесе ышанычны югалтты инде, ә илнең ерак төбәкләрендә әле һаман 90нчы елларда телевизор каршында су зарядкалап утырган тамашачылар “могҗиза-каналларны” каравын дәвам итә. Блогерлар, нигездә, “фрик”лар, “хайп” ясап, акча эшләп утыручылар. Җәмгыять аларның кем икәнен аңлады, йөзләрен хәзер блогерлардан бора башлады.
Без мода артыннан куарга өйрәнгәнбез. Интернетның да модасы үтәчәк, ул эш өчен генә кулланылуга күчәчәк. Әлегә без океан артыннан килгән бөтендөнья пәрәвезенә уралдык һәм безгә ул кызык. Ә бит журналистика ул бик кызык һәм... авыр һөнәр. Журналистлар алар ут белән су арасында. Зур чыдамлык, тырышлык сорый торган һөнәр. Журналист бер мәкаләсен язу өчен бик зур эшләр башкара, фактлар эзли, укучысына төгәл мәгълүмат бирә, матбугат турындагы закон кысаларында эш итә. “Журналистика – ул борынгы һөнәр, ул кешелек үсешенең бөтен этапларында да исән калган, ни өчен бүген үләргә тиеш?” – ди НТВ каналы журналисты Ирада Зейналова.
Әйе, интернет, технологияләр үсеше буенча дөньяның иң алга киткән илләрендә – Америкада, Германиядә, Финляндиядә, Англиядә – басма гәзит-журнал-лардан аерылырга теләмиләр. Йөзәрләгән мең тираж белән басыла алар анда. Ә бездә, һәрвакыттагыча, паровоз алдыннан чабарга маташалар. Интернетка аяк бастык дип, басма гәзит-журналларны тарих чүплегенә илтеп түгәргә ашкыналар. Бу – мәгънәсезлек кенә түгел, ялгыш, хәтта куркыныч гамәл.
Эльвира Әсәдуллина.