Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Мәктәпләрдә, җәмәгать  урыннарында бу яман күренеш белән аяусыз көрәшергә кирәк

Бер баланың икенчесен җәберләвен, яла ягуын, эзәрлекләвен, каныгуын, бәйләнүен аңлата буллинг сүзе. Бүгенге көндә әлеге күренеш торган саен киңрәк таралу ала бара: мәсәлән, 11 яшьтәге балаларның 44 процентына, 15 яшьлекләрнең 27 процентына кайчан да булса төрле мыскыллау һәм көлү объектлары булырга туры килүе билгеле. 42 процент мәктәп баласы үзләренең дә иптәшләрен рәнҗетүе хакында белдерә, шуларның 20 проценты хәтта башкаларны кат-кат җәберләүдә катнашкан икән...

Көзге көннәрнең берсендә күршем Хәлимә елап килеп керде: бер дигән, гел”5”кә генә укып йөргән улы көн саен әле киеме пычранып, әле төймәләре өзелеп кайта башлаган. Әти-әнисе сораша торгач шуны ачыклаган: Тимурны сыйныфташлары “отличник, больно умный что ли” дип җәберлиләр икән. Моңа кадәр шат һәм сүзчән малай дәшмәскә әверелеп бара, кайту белән киемнәрен салып ыргыта да, компьютер артында сәгатьләр буена бер сүз дәшми утыра ди әнисе. Укытучы, директор белән сөйләшеп карагыз дигән идем, “шулай әләкләшкән бер малайны бөтенләй мыскыллыйлар, мәктәпкә бармагыз, йөрмәгез ди Тимур”, – диде Хәлимә. Мин аңа ничек тә тизрәк чара күрү кирәклеге хакында әйттем, аннан соң булырга мөмкинлеге турында искәрттем... Икенче көнне үк иптәше Радик белән парлап бардылар мәктәпкә, укытучы һәм директор белән сөйләштеләр, шул көннән алып ук уллары өчен борчылуы үтте аларның...
Бер баланың икенче бала тарафыннан кыерсытылуы хакындагы хәбәрләр бүген килеп туган проблема түгел. Мәсәлән, үзебез мәктәптә укыган елларда да өлкәнрәк малайлар кечерәкләрне еш кына “акылга утырта” – карга батыра, кайчак гаеп табып бәргәләп алалар, кызлар исә бер төркемгә җыелып, берәүне читкә тибәләр, аның белән сөйләшмиләр иде. Ләкин ул вакытта ныклап җәберләү дигән нәрсә булса да, сирәк очрагандыр. Укытучылар да ул елларда дөрес позициядә булды–җәберләүчеләрне алар бик тиз акылга утырта иделәр. Конфликт озаккарак сузылса, җәберләүченең эше сыйныф сәгатендә тикшерелә, аннан эш ата-аналарны чакырту, хәтта махсус комиссия каршына бастыруга кадәр барып җитә иде. Һәм барыбыз да яхшы аңлый идек – көчсезне җәберләү дөньяда иң түбән нәрсә! Бүгенге заман балалары арасында исә шактый каты бәгырьлеләре, башкаларны җәберләүдән тәм табучылары очрап торуы борчуга сала.
Үткән җомгада БР Җәмәгать палатасында мәктәп буллингына каршы эш алып баруга багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда шәһәрнең төрле тәрбия учреждениеләрендә эшләүче югары квалификацияле психологлар, психотерапевтлар, властьнең профильле органнары вәкилләре һәм республика җәмәгатьчелеге катнашты. Чара барышында мәктәптәге балалар һәм үсмерләр арасындагы җәберләүләр кебек актуаль һәм кискен проблемалар каралды, аларны хәл итү юллары тәкъдим ителде. Әйткәндәй, моңа кадәр Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та мәгариф форумында укучылар арасында дустанә, сәламәт климат булдыру кирәклеге турында белдергән иде.
Түгәрәк өстәлне ачып БР Җәмәгать палатасы рәисе Ольга Юрьевна Панчихина бүгенге мәктәпләрдә очрап торучы буллинг проблемасы турында сөйләде һәм: “без ярдәмгә мохтаҗлар белән беррәттән басарга тиешбез”, – дип белдерде.
БР Җәмәгать палатасының мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, иганәчелек һәм ирекле ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе Лида Сәгыйть кызы Исиргакова исә буллинг кебек катлаулы проблеманы хәл итү бер айда да, бер елда да мөмкин түгел, шуңа да берләшеп, кулга-кул тотынып озак эшләргә туры киләчәк, диде.
– Буллинг – бар Русиягә, бар илләргә хас проблема, аның белән бердәм һәм һөнәри рәвештә шөгыльләнсәк кенә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – диде Лида Сәгыйть кызы. – Әлеге мәсьәлә республикада ни дәрәҗәдә кискен тора икән, башта шуны ачыкларга кирәк. Бәлки, башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә эшләр яхшырак та торадыр әле. Алынган нәтиҗәләрдән чыгып, тиешле чаралар күрергә мөмкин булачак. Монда укытучылар җилкәсенә өелгән эшнең артык күп булуы аяк чала, аларның, тәрбия белән шөгыльләнергә вакытлары калмый. Ләкин шуны да онытырга ярамый: тәрбия бирү – укытучының изге бурычы. Бала мәктәптә 6-10 сәгатькә кадәр вакытын үткәрә, ә әти-әнисен ул тик иртәле-кичле генә күреп кала. Укытучының баладан аерылырга хакы юк!
Лида Сәгыйть кызы әйтүенчә, буллингка үзеннән-үзе үтә торган проблема дип карарга ярамый. Буллинг корбаны, әлбәттә, үзе юлыккан проблема турында сөйләргә яратмый, ләкин тора-бара моның баланың үз-үзенә кул салуына, тормышта үз урынын таба алмавы кебек тискәре нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. “Бүгенге сөйләшүләребез ата-аналарга да, укытучыларга да ярдәм итәргә тиеш”, – дип тәмамлады ул сүзен.
БРда бала хокуклары буенча вәкил Милана Маратовна Скоробогатованың чыгышы аеруча кызыклы булды.
– Әлеге проблема дөнья кебек үк иске нәрсә, шуңа аннан артык зур проблема ясарга кирәкми, – дип башлады ул сүзен. – Минем, мәсәлән, балачакта җәберләнүгә дучар чакларым күп булды, хәтта бүген, олыгайган көндә дә моннан котылу кайчак мөмкин түгел. Авыр хәл, ләкин моны хәл ителмәстәй мәсьәлә дип кабул итү кирәкмәс. Үсмер вакытта балалар төркемнәргә берләшә, моны “мөнәсәбәтләр лабораториясе” дип атарга мөмкин. Уйлап кына карагыз, без, өлкәннәр дә, еш кына лидер ролен үзебезгә алу өчен тырышабыз, шулай итеп бу тормышта үзебезнең тоткан урыныбызны билгелибез. Балаларда да кабатлана бу.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, балага “корбан”га әверелү өчен хәтта киеменең үзгә булуы (артык яхшы яки фәкыйрь), ата-анасының кемлеге, гәүдә-сын, йөреш үзенчәлеге, озын яки кыска буйлы булуы, артык акыллы яки надан, укытучы тарафыннан өстенлекләр бирелгән яки кимсетелгән булуы да җитә. Аеруча шунысы аяныч: еш кына баланың иптәшләре арасында җәберсетелүенә укытучы үзе дә сәбәпче була. Мәсәлән, бала начаррак укыса, дәрескә йөрмәсә яки кечкенә берәр нәрсә урласа – укытучының ул балага мөнәсәбәте үзгәрә, шулай итеп сыйныфташ балалар да “гаепле”не читкә тибә башлый. Шулай итеп, аның “корбан”га әверелеп китүе бик мөмкин. Монда инде күп нәрсә укытучының ни дәрәҗәдә компетентлыгыннан тора.
Үз вакытында “Ышаныч телефоннары” турында күп сөйләнде. Ә бүген бу хакта барсы да беләме? “Мәктәпкә барсаң, “Ышаныч телефоны”ның номеры игъланнар тактасындагы мәгълүматлар астында күренер-күренмәс кенә урнаштырылган, аңа беркем дә игътибар итәрлек түгел, – диде чарада катнашучылар. – Чынлап та, бу хакта без тик 17 майда – “Бөтендөнья Ышаныч телефоны” көнендә генә искә төшерә башладык түгелме?”
Корбаннар төшенчәсеннән тыш, сөйләшүдә өстерүче (травитель) турында да сүз барды. Мондый адымга, гадәттә, өендә агрессия мохитендә яшәгән, бар тормышны дошман чагылышында күргән балалар бара. Ләкин, ни генә дисәң дә, алар – балалар гына бит әле. Яхшы мөнәсәбәт күрсәтү, проблемалар турында уртага салып сөйләшү, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер тору иптәшләрен җәберләүче баланың күңелен йомшартмый калмас, дигән фикердә чара кунаклары.

Бүген Башкортстанда 1319 гомум белем бирү оешмасы (шуңа өстәп филиаллар һәм 17 һөнәри оешма) бар. Шуларның 39-40 проценты гына социаль педагоглар һәм психологлар белән тәэмин ителгән. 2020 елга кадәр республиканың барлык мәктәпләре дә психологлар белән тәэмин ителергә тиеш.

Мөһим факт: моннан берничә ел элек кенә һәр мәктәптә психолог булырга тиеш диелә иде, чынлап та үз вакытында алар саны шактый артты. БР Мәгариф министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәсилә Абдрахманова исә түгәрәк өстәлдә ясаган чыгышында бүгенге көндә республика мәктәпләрендә нибары 500дән артык педагог-психолог эшли диде. Әйткәндәй, 2018 елда тагын да 80 кеше социаль-педагог һәм психолог булып эшли башлаган.
Түгәрәк өстәл кысаларында Башкортстан мәктәпләрендә психологлар җитешмәве проблемасы җитди дәрәҗәдә тикшерелде. Эшче төркем белгечләре һәм катнашучылары билгеләвенчә, мәктәп буллингын иң тәүге чиратта социаль педагоглар ачыкларга һәм аңа каршы көрәш башларга тиеш.

Гөлара Арсланова.