Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

20 февральдә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка 15нче тапкыр юллама белән мөрәҗәгать итте. Бүген без сезнең игътибарга Президент чыгышында яңгыраган төп темалар һәм бурычлар турында язып үтәбез.

Тышкы сәясәт
Президент Белоруссия белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү кирәклеге, шулай ук ЕврАзЭсны ныгыту кирәклеге турында әйтеп узды. Шулай ук Кытай белән партнерлыкны ныгыту һәм Япония белән мөнәсәбәтләрне яхшырту турында да сүз барды. Путин Европа илләре белән мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы һәркем өчен уңышлы булачагын әйтте.
Русиянең табигый мөмкинлекләре
Илнең зур табигый мөмкинлекләрен экологик яктан чиста продукция алуга юнәлтү кирәк, – диде Президент. Аның фикеренчә, мондый ризыклар өчен илнең үз брендын булдыру мөһим. Бренд сыйфат һәм хәвефсезлекнең гаранты булып торырга тиеш.
Путин фикеренчә, бизнес нәтиҗәлелегенең үсеш күрсәткече – экспортның үсүе. Бу уңайдан нәкъ менә авыл хуҗалыгын һәм ашлык экспортын яхшы мисал дип бәяләргә мөмкин, анда 44 миллион тонна күләменә ирешелгән.
Икътисад үсеше тизлеге
Икътисад үсеше тизлеге Русиядә 3 проценттан артырга тиеш, ди Путин. “Хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка кабаттан инфляциянең максатлы күрсәткечләренә чыгарга һәм үсеш өчен уңышлы макроикътисад шартлары тудырырга кирәк” дигән фикердә ул.
Ул шулай ук Федерация субъектлары башлыкларының игътибарын бюджет оешмаларында хезмәт хакларының планкасын төшермәскә кирәклегенә юнәлтте. Эшкуарлык өчен ирек кирәклегенә басым ясады.
Демография
“Төп бурычлар – халыкка ярдәм итү һәм аны саклау. Без гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту өчен барсын да эшләячәкбез. Русия бүген катлаулы демографик чорга керде. Бәбиләр туу кими, моның сәбәпләре объектив. Ләкин бу без әлеге хәл белән килешергә тиешбез дигәнне аңлатмый. Без 2000нче елларда тискәре тенденцияләрне җиңә алдык. Бу мөмкин түгел кебек иде, ләкин без моны булдырдык”, – диде Президент.

Мәгариф
Путин мәктәпләрне югары тизлектә интернетка тоташтыруны тәкъдим итә. Гомум алганда, мәктәпләрдә заманча шартларда укыту күләме (өлеше), 2012 ел белән чагыштырганда, 12 проценттан 80 процентка кадәр үскән. Ләкин иске мәктәпләр белән бәйле проблемаларны хәл итәсе бар әле.
Шулай ук белем бирүнең эчтәлеген дә үзгәртергә кирәк. Мәгариф стандартларында илнең үсеш өстенлекләрен чагылдыру мөһим. Моның өчен Президент 2020 елдан алып “Земство укытучысы” программасын булдырырга тәкъдим итте. Аның кысаларында 1 миллион сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче түләүне авылларга һәм кече шәһәрләргә эшкә баручы педагоглар ала алачак.
Экология өлкәсендәге проблемалар
Атап әйткәндә, болар көнкүреш чүп-чар һәм чүплекләргә кагыла. Президент әйтүенчә, полигон-
нардагы калдыклар дистә еллар дәвамында җыелып килгән. Нәтиҗәдә, алар торак йортларга якын ятучы чүплек тауларына әверелгән.
“Калдыкларны эшкәртүче заманча системаны булдырырга кирәк. Узган елда әлеге процесска миңа шәхсән катнашырга туры килде, чөнки моннан башка берни дә эшләнмәде. Күп кенә шикле конторалар акча каера һәм үзләренең бизнесларын яшерә”, – диде Русия лидеры.
Ул Гомумрусия халык фронтыннан (ОНФ) нәтиҗәле гражданлык контроле булдыруны сорады. Шулай ук чүп-чарны эшкәртү күләмен арттырырга һәм экологик яктан чистарак производствога күчерү кирәклеген әйтте.
Яман шешкә каршы көрәш
Яман шеш белән авыручыларга ярдәмгә тагын да триллион сум акча бүлү кирәк. Сүз, атап әйткәндә, дөнья дәрәҗәсендәге 2 балалар онкология үзәге төзү хакында бара. “Иртә диагностика зур әһәмияткә ия. Табиб тикшерүләре мәҗбүри рәвештә онкологик чирләрне ачыклаучы тикшерүләрне дә үз эченә алырга тиеш”, – диде Путин.
Сәламәтлек
“Иң мөһиме, кешеләр дәүләт тарафыннан үз сәламәтлекләре турында кайгырту булуын белеп торырга тиешләр. Поликлиникалар, даруханәләр һәм гражданнар арасында үзара электрон бәйләнеш булдыру мөһим”,- диде Президент һәм кешеләрне мәгънәсез белешмәләр җыюдан азат итәргә кирәк дип өстәде.
Шулай ук кадрлар мәсъәләсе дә мөһим. Моның өчен Путин “Земство докторы” программасында катнашучылар өчен яшь чикләвен алып ташларга тәкъдим итте. Моннан ары 50 яшьтән өлкәнрәк табиблар, авыл җиренә эшләргә күчкән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алачаклар. Табиблар – 1 миллион, фельдшерлар – 500 мең сум күләмендә.
Пенсияләр
“Дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына җиткерергә, аннан соң гына индексацияләргә тиеш. Исәпләргә һәм кешеләргә ел башыннан алып җиткермәгән акчаларны түләргә кирәк”, – диде Путин.
Кредитлар
Ил башлыгы сүзләренчә, микрокредитлау базарында тәртип булдырырга вакыт. Сүз мошен-
никлык һәм акча талау турында бара.
Ул шулай ук керемнән мәхрүм калучылар өчен ипотека каникуллары кертергә тәкъдим итте.
Төзүчеләр турында
Путин әйтүенчә, төзүчеләргә салым ташламалары бирергә кирәк. Шулай ук җиргә салымны да дөрес исәпләү мөһим. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, аның суммасы артык үзгәрергә тиеш түгел.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү
2020 ел ахырына кадәр дәүләт хезмәте күрсәтүне автоматик режимга күчерергә кирәк. Ул болай эшләргә тиеш: гражданин үзен кызыксындырган сорауны җибәрә, ә калганын система үзе башкара. Инстанцияләр буйлап кәгазьләр күтәреп йөрүне бетерергә кирәк.
Гаиләләргә ярдәм күрсәтү
Владимир Путин гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын кертүне тәкъдим итте: мәсәлән, өченче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләрдә ипотека кредитыннан 450 мең сумны дәүләт исәбеннән капларга. Путин әлеге программаны 2019 елның гыйнварыннан башларга мөмкин дип белдерде. Ул шулай ук, әгәр әлеге ярдәмне ана капиталы белән бергә кушсаң, 900 мең сумнан арта, дип белдерде.
*Русия гаиләләрендә керемнәр үсәргә тиеш дип исәпли дәүләт җитәкчесе. Атап әйткәндә, Путин балалары күбрәк булган саен, гаиләләргә салым күләмен киметергә дигән тәкъдим ясады. Ул балалары булган гаиләләрнең фатир мәйданына салымны да киметү яклы.
*Моннан тыш дәүләт җитәкчесе төбәкләргә салым ташламалары тәкъдим итте. Мәсәлән, хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка ипотека буенча ставкаларны киметергә. Аның фикеренчә, әгәр гаиләдә 2 һәм аннан күбрәк бала икән, ташламалы ипотека 6 процент тәшкил итәргә тиеш. Ташлама ипотека вакыты беткәнче гамәлдә булырга тиеш.
*Президент 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләү планкасын ике яшәү минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, бу балага өстәмә түләү алырга хокукы булган гаиләләр санын бер ярым тапкырга арттырачак.
*Дәүләт башлыгы шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүне арттыру кирәклеге хакында да әйтте. Түләү аена 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр үсәчәк.
Уңышка, һичшиксез, ирешәчәкбез
“Русия уңышлы үсешсен өчен тынычлык кирәк”, – диде Владимир Путин чараны тәмамлап. Аның сүзләренчә, без масштаблы мәсьәләләрне “акрынлап һәм эзлекле” хәл итеп киләбез.”Зур тизлектә үзгәрүче дөнья”га без лаеклы җавап бирергә һәм Русияне ата-бабаларыбызның кыйммәтендә нигезләнгән цивилизация итеп саклап калырга тиешбез.
Ул шулай ук коралланудагы яңалыклар турында да әйтеп узды. Атап әйткәндә, язын суга “Посейдон”ны йөртүче беренче су асты көймәсе төшереләчәк. Шулай ук “Авангард”, “Сармат”ны күпләп җитештерү башланачак. Кораллану өлкәсендә яңалыклар күп.


Сергей Шойгу, РФ Оборона министры:

“Минемчә, бу соңгы еллардагы иң мөһим юлламаларның берсе. Һәрхәлдә, Кораллы Көчләр, Оборона министрлыгы һәм илнең хәвефсезлеге уңаеннан. Әлеге Юлламада безнең Көнбатыш партнерлар, коллегалар өчен дә, әлбәттә, ил өчен дә күп нәрсәләр салынган”.


Лилия Гомәрова, Башкортстаннан сенатор:

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасындагы төп фикер – ул конкрет милли проектларның һәр кешенең тормышын яхшыртуга ярдәм итәргә тиешлеге турында.
Гомум алганда, быелгы Юллама законнар, бюджеттагы үзгәрешләр, карарлар һәм методик күрсәтмәләр рәвешендә һичшиксез үтәлергә тиешле анык бурычлар белән тулы.