Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ноябрь ахырында Сибай өстен рәшә сыман төтен каплый башлады. Сибайлылар социаль челтәрләрдә “тын алуы авырлашты, баш авырта, ютәллибез, тик торганда күздән яшь ага” дип, зарландылар. Әмма җитәкчеләр нинди дә булса комментарийлар бирергә ашыкмады. Барысы да җайланыр дип уйлаганнардыр, мөгаен. Әмма төтен таралмады, күкерт исе бетмәде, халыктан сәламәтлеккә кагылышлы зарлар аның саен күбәйде.

***
Сибайга экологик хәвеф янавы инде көн кебек ачык булгач, чынлап та проблема зур икән дигән фикерләр яңгырый башлады. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы төтен таралуның сәбәбен Учалы тау баектыру комбинатының Сибай филиалына караган карьерда калдык руданың ике урында пыскып яна башлавы белән аңлатты. Филиал директоры Җәүдәт Биккинов 10 ел буена консервацияләнгән карьерда ашыгыч чаралар күрелүен хәбәр итте. “Янгын чыганакларын су һәм балчык ярдәмендә каплата башладык. Якындагы ун көн эчендә бу гадәттән тыш хәлне бетереп, карьерда рекультивация үткәрәчәкбез”, – диде ул.
Ләкин проблема ун көнлек түгел иде. Еллар буена җыелып, вакытында хәл ителмәгән мәсьәләне тиз арада башкарып буламы соң? Зарарлы матдәләр чыгарып, пыскып яткан карьерны балчык белән каплату да, җилләтү өчен вентиляторлар кую да ярдәм итмәде.
Экологик проблеманы хәл итү вакытын кичектерделәр. Чөнки эшләр февраль башына кадәр тәмамланырга тиеш булса да, очы-кырые күренмәде. Ил буенча галимнәр, белгечләр белән сөйләшүләр алып барылды. Ахырда ташландык бакыр яткылыгында казылмалар әчүне туктату өчен карьерны су белән батырырга кирәк дигән карарга килделәр. Аның планын эшләүдә Мәскәү, Магнитогорск һәм Екатеринбург галимнәре һәм инженерлары катнашкан. Хәзер 40 көн буена искитмәле зур чокырга су агызылачак.
Чокырга су ага
Сибай карьеры тирәнлеге буенча дөньяда икенче урында тора. Аның диаметры 2 километр булса, тирәнлеге – 500 метр. Читенә басып караганда төбе күренми. Карьерда булмаган кеше өчен аның масштабларын күз алдына китерүе дә авыр. Шушы гаять зур чокырны 20 мартка кадәр су белән тутырырга тиешләр. Бу хакта Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Сибайга эш сәфәре белән баргач белдерде. Төбәк башлыгы эшне җиренә җиткереп башкаруны һәм бу темага башкача әйләнеп кайтмауны таләп итте.
“20 мартлар тирәсенә мин 100 процентлы нәтиҗә көтәм. Без халык белән бу алымнарның нәтиҗәле икәнлеген аңларга тиеш. Эшләр тәмамлангач, карьерның киләчәк язмышы турында сөйләшербез. Мондый хәл башкача кабатланмаска тиеш”, – диде ул.
Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалының техник директоры Ильяс Әхмәтҗанов аңлатуынча, карьер 100 метрга су белән тутырыла, тагы да 60 метр чокыр төбенә исәпләнгән. “Шул рәвешле без пыскып яткан чыганакларга кислородның үтеп керүен туктатуга һәм аларның суынуына ирешәчәкбез. Карьер төбенә су агыза башладык. Тәүлегенә 10 мең кубометрга кадәр су җибәрергә планлаштырабыз”, – ди белгеч. Аның әйтүенчә, суны җир асты чыганакларыннан, табигый су агымыннан һәм күрше Камаган карьерыннан алачаклар. Пыскып ятучы чыганакларның сүнгәнлегенә ышангач, суны суыртып, тазарту корылмалары аша үткәреп, елгага агызачаклар. Бу эшләрне башкаруга рөхсәт алынган.
Ни өчен мондый алым сайланганын аңлатып, Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов болай диде: “Бу эш предприятиене югалтмас өчен эшләнә. Чөнки шәһәрдәге кешеләрнең кайсыберләре шунда эшли. Аларның гаиләсе, балалары, ипотекасы бар”, – диде ул.
Киләчәкне уйлап
Әйе, Сибай халкы бүген киләчәк язмышы өчен борчыла. Килеп туган хәлгә карата аларның сораулары бихисап. Аркаим авылында үткән очрашуда да Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзаловтан: “Ни өчен карьердагы утны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, авиация яки федераль хезмәтләр көче белән сүндермиләр?” дип сорадылар. “Бу янгын түгел, ә катлаулы химик реакция, – дип аңлатты шәһәр башлыгы. – Аны очкычлар ярдәмендә сүндереп булмый. Карьерның ян-яклары җимерелгән, төбенә төшәрлек түгел, юл юк. Шуңа өстән түгел, ә астан су белән тутыру иң дөресе булыр дип хәл ителде”.
“Кешеләр тын ала алмый. Ни өчен хәвеф зоналарында яшәүчеләргә противогаз таратмадылар?” – дигән сорау да яңгырады. “Противогазларга мохтаҗлык юк. Һавада зарарлы матдәләрнең артуы – вакытлы күренеш, ул әле бар, әле юк”, – дип җаваплады мэр.
Әйткәндәй, Сибай һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан 60 тапкырга артып киткән икән дигән хәбәр чыккан иде. Кешеләр, имеш-мимеш сүзләргә ышанып, борчуга төшмәсен өчен, бүген Сибайда өч экологик лаборатория эшли. Атмосфера торышындагы үзгәрешләрне билгеләү өчен алты контроль урында һәр ике сәгать саен анализ ясала.
Лабораторияләр мәҗбүри үлчәүләр белән беррәттән, гражданнардан килгән шалтыратулар буенча да, урынга чыгып, тикшерүләр үткәрә. Бер үлчәү үткәрүгә 20 минут чамасы вакыт китә. “Рөхсәт ителгән чикне 24 тапкырга артып киткән иң зур күрсәткеч өченче атнада теркәлде”, – ди лаборатория белгече.
“Алтынай” балалар бакчасы хәвефле зонада утыра, ул пыскып ятучы карьердан 500 метр ераклыкта урнашкан. Шуңа аны хәвефсез урынга – шәһәр үзәгендә урнашкан “Теремок” балалар бакчасына күчерделәр. Гомумән, балалар сәламәтлеге – аерым игътибарда. Аларны, сәламәтлекләренә карап, Кырым һәм Башкортстанның шифаханәләренә җибәрергә әзерлиләр. Кырымга беренче төркем 20 февральдә юлга чыгачак. Үзебезнең “Урал” һәм “Талкас” шифаханәләре дә балаларны кабул итәргә әзер.
Төбәк башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Сибайга башкаладан табиблар да җибәрелде. Алар халыкны кабул итеп, тиешле ярдәм күрсәтә.
Тиз эшләнә торган эш түгел
Республика һәм шәһәр җитәкчелеге экологик проблеманы каты контрольгә алды. Бу тиз арада хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Әмма көткән кешегә ул аеруча озак тоеладыр. Шушы көннәрдә Сибай халкы Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать җибәрде. Анда шәһәрнең экологик проблемасын хәл итү сорала.
Бу җәһәттән федераль дәрәҗәдә дә эш кузгалды. Русиянең табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин Сибай карьеры проблемасына багышланган киңәшмә үткәреп, эшче төркем төзергә кушты. Ведомствоның сайтында шундый мәгълүмат бар: “Росприроднадзор үткәргән тикшерү шуны ачыклаган: Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы геологик мохитне һәм атмосфера һавасы торышын мониторингта тотуны җитәрлек күләмдә һәм сыйфатта башкармаган. Компания үзеннән-үзе яна башлауларга юл куймау, һаваны пычрату һәм кешеләр сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметү буенча тулы күләмдә чаралар кабул итмәгән. Болар шәһәрдә социаль киеренкелек тууга китергән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик шәхескә табигатьне саклау законнарын бозуларны бетерергә кушылды. Гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарттыру эшләре бара”.
Менә шулай, тыныч кына яшәп яткан Сибай экологик хәвеф үзәгенә әверелеп, бар илгә, дөньяга яңгырады. Бу мәсьәлә тулысынча хәл ителер, сибайлыларга башкача андый хәвеф янамас дип ышанасы килә.
Язгөл САФИНА.