Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Транспортка хак артты, бензин һәм коммуналь хезмәтләрнеке менде, ризык бәясе көн саен кыйммәтләнә. Ярый әле хезмәт хакы бер урында тора – нинди булса да тотрыклылык”, – дип әйткән ди берәү. Уенлы-чынлы бу сүзләр – күпләр өчен чынбарлык.

Кара акыл белән фикер йөрткәндә, демократик дәүләттә даими эштә рәсми хезмәт хакы алучылар фәкыйрь булмаска тиеш кебек. Ләкин реаль тормыш күпкә ачырак: халыкның байтагы көн күрерлек кенә хезмәт хакына эшли. Эш хакын алганчы ук инде аның һәр тиенен кайларга түләргә, нәрсәгә тотынырга икәнлеге планлаштырылган була. Шул ук вакытта түрәләр югары мөнбәрләрдән канәгать чырай белән: “Бездә уртача хезмәт хакы фәлән сумга арткан”, – дип телмәр тоталар. “Кайлардан алалар икән мондый матур саннарны?” дип, аптыраган буласың. Хәер, кайдан алганнары билгеле. Оешма җитәкчеләре белән җыештыручыларның хезмәт хакын кушып, кеше башына бүлсәң, чынлап та, сары май булып ук ятмаса да, күңел күтәрерлек саннар килеп чыга. Шуннан Росстат, министрлыклар һәм башка ведомстволар, ил буенча айлык уртача хезмәт хакы 36-40 мең сум дип, хисап тота. Гамәлдә исә бу күрсәткеч 20 меңнән артмый. Әлбәттә, төбәкләргә карап, саннар аерыла. “Бүген республикада уртача хезмәт хакы Русия буенча уртачадан 25 процентка калыша, – ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын башкаручы Юрий Мельников. – Без аны зур тизлек белән арттырырга тиешбез. Һәм соңгы ике елда моңа ирешеп барабыз: үсү темплары гомумрусия күрсәткечләреннән 1,5-2 процентка алда бара”.
Исәп хисапка туры киләме?
Бәлки, реаль саннар белән сөйли башларга вакыттыр: күпчелек халыкның кулына күпме хезмәт хакы алганлыгын барыбыз да беләбез, югыйсә. Атна башында Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән “Хезмәт өлкәсенең киләчәге” дип аталган халыкара форумда да шундый фикер яңгырады. Аны Русия Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев әйтте. “Бездә уртача арифметик күрсәткечләр белән сөйлиләр. 2017 ел йомгаклары буенча, илдә уртача хезмәт хакы 38 900 сумга җиткән, диделәр. Ләкин бу сан чынбарлыкка туры килми бит. Эшләүче халыкның 70 процентының хезмәт хакы уртачадан түбән. Чынлыкта 28 300 сум тирәсе. Бу да – исәпләнгән сумма. Салымнарны тотып калгач, ул 21 мең сум тирәсе генә кала, – дип раслады Фадеев. – Гражданнар кулларына 21 мең сум алганда, Росстат, сәясәтчеләр уртача айлык хезмәт хакы 39 мең сум дип сөйли икән, бу хәл социаль киеренкелеккә китерергә мөмкин, чөнки кешеләр үзләрен алданган дип исәпли. Җаваплы ведомстволарга чынбарлыкны күрсәткән саннар белән эш итүгә күчәргә кирәк. Статистика кешеләрнең фикере белән тап килергә тиеш”.
Чынлап та, караны ак итеп күрсәтергә тырышудан ни мәгънә? Аңа карап кына хезмәт хаклары артмый, кешеләр яхшырак яши башламый. Ә хезмәт хакы түбән булу – үтә дә җитди мәсьәлә һәм бу хакта сөйләргә, аны хәл итү юлларын эзләргә кирәк, минемчә. Әгәр һәр кеше үз һөнәре буенча лаеклы хезмәт хакы алып эшләсә, бүгенге көндә килеп туган күп социаль проблемалар юкка чыгар иде. Яшьләр эш эзләп читкә китмәс иде. Әйткәндәй, “Левада-үзәк” үткәргән соңгы сораштыру нәтиҗәләре буенча, Русиядә 18-24 яшьлекләрнең 41 проценты чит илгә китәргә теләвен белдергән. Лаеклы хезмәт хакы алып эшләгән өлкәннәр лаеклы пенсия алып, карт көннәрендә дөньяның рәхәтен күреп, тынычлыкта яшәр иде. Ә бүгенгедәй, очын-очка ялгарга да җитмәгән пенсиясеннән балаларына да өлеш чыгару җаен эзләмәс иде. Чөнки күбесенең балалары бүген ипотека яисә кредит түли. Лаеклы хезмәт хакы алып эшләсәләр, алар да банк колларына әйләнмәс иде. Хезмәт хакына ышаныч булса, гаиләләрдә сабыйлар саны күбрәк булыр иде. Демографияне яхшырту өчен дип, төрле программалар кабул итүнең дә кирәге калмас иде. Лаеклы хезмәт хакы булса, яшь табиблар – дәваханәгә, укытучылар – мәктәпкә, инженерлар заводка ашыгыр иде. Уйлап карасаң, бар тормышыбыз хезмәт хакына бәйләнгән бит. Моны югарыда да аңлыйлар. Әмма халыкның финанс бәйле булуы кем өчендер бик тә кирәк, күрәсең.
Хезмәт базары яңа таләпләр куя
Әлбәттә, лаеклы һәм хәтта югары хезмәт хакы түләнгән эшләр дә бар. Әмма алар бармак белән генә санарлык һәм анда урыннар юк. Хезмәт урыннары булмау да – зур проблемаларның берсе. Дөньяда бүген 150 миллион кеше эшсез дип исәпләнә. Тагын бер бәла – һөнәри авыруларга дучар булу. Җир йөзендә ел саен 2,7 миллион кеше һөнәри чирләрдән һәлак була. Бу хакта форум барышында Халыкара хезмәт оешмасының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләре бюросы директоры Ольга Кулаева хәбәр итте.
“Бүген хезмәт дөньясы күп каршылыклардан тора, – диде ул. – Эш бирүче белән хезмәткәр арасындагы гадәти бәйләнешләр җуела баруын күзәтәбез. Дөньяда эшче көчләрнең күпчелеге мәшгульлекнең стандарт булмаган формаларын сайлый. Әйтик, вакытлыча эшләү, тулы булмаган эш көне, чакыру буенча эш, күпкырлы хезмәт бәйләнешләре. Болар барысы да хезмәт төшенчәсенә яңабаштан карарга, уйланырга мәҗбүр итә”. Чынлап та, бүген хезмәт базары алдында җитди сораулар тора, дип килешә Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков. “Тотрыксыз эшләрдә хезмәткәрләр өчен социаль гарантияләр каралмый. Кайчакта хезмәткәр түләүле отпусктан да мәхрүм кала”, – ди ул.
Форум Халыкара хезмәт оешмасы барлыкка килүгә 100 ел тулуга һәм Башкортстанның 100 еллыгына багышланды. Чараның пленар өлешен “Россия 1” телеканалы директоры урынбасары Сергей Брилев алып барды.
“Хезмәт өлкәсенең киләчәге” дип аталган форумны ачып, Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров: “Бүген хезмәт базары яңа таләпләр куя. Шуңа мәгариф системасының да, кешеләрнең дә үзгәрешләр артыннан өлгерүе мөһим”, – диде. Аның фикеренчә, бүген хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бүләргә кирәк. Чөнки сәламәт һәм бәхетле кеше генә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә нигез була ала. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, әле республика “Мәҗбүри медицина страховкалавы турындагы” законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыккан. Анда эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында ныграк кайгыртсын өчен, аларга дәртләндерү чараларын булдыру, шул исәптән матди яктан да ярдәм итү мөмкинлеген карау тәкъдим ителә.
Дөнья дилбегәсе кем кулында?
Чагыштырып карыйк: 2017 ел күрсәткечләре буенча, Башкортстанда хезмәт базарында хатын-кызларның өлеше 24,5 процент, ә ир-атларныкы – 21,7 процент булган. Казан галимәсе Рәмзия Гайфетдинова әйтүенчә, бу хәл демографик күрсәткечләргә бәйле. 2018 елда республикада 1 мең ир-егеткә 1132 гүзәл зат туры килгән. Әйткәндәй, бездә хезмәт яшендәге халыкның 46,2 проценты, ягъни 1,9 миллион кеше эшли. Эшсезләрнең күпчелеген 20-29 яшьлекләр тәшкил итә. Галимә, форумда чыгыш ясап, кызыклы фактка тукталды. Ут күршебез Татарстанда эшсезләр саны шәһәрдә – 4,2 процент, ә авылда 2,2 процент теркәлгән. Башкортстанда исә киресенчә: авыл җирендә яшәүчеләрнең – 7,6 проценты эшсез дип санала, ә шәһәрдә бу сан – 4,8 процент.
Хатын-кызлар белән ир-атлар арасындагы эшсезлек күрсәткече безнең төбәктә әлләни аерылмый: 5,8 процент һәм 5,7 процент. Ә хезмәт хакларына килгәндә, хатын-кызларныкы ир-егетләрнекенә караганда уртача 30 процент чамасына азрак чыга икән. “Хатын-кызлар мәшгульлеге буенча дәүләт тарафыннан чаралар кабул ителгән булса да, пенсия алды яшендә булганнар өчен программа эшләргә кирәк дип исәплибез, – диде Рәмзия Гәйфетдинова. – Шулай ук ир-атларның сәламәтлеге буенча да программалар кирәк: 45-50 яшьлекләр арасында үлем очраклары югары булып кала. Тол калган хатыннарга акча табучы һәм гаиләне туендыручы булырга туры килә”.
Әйткәндәй, форумда хезмәт базары мәгариф системасы белән тыгыз бәйләнештә торып, белгечләрне уртак максатта эзерләү кирәклеге дә билгеләнде. Бу уңайдан республикада максатлы юлламалар белән укыячак студентларның санын бүгенге 5-15 проценттан 65-70 процентка кадәр арттыру максаты куелды.
Чынлап та, бүген хезмәтне оештыру дигән төшенчә югалып бара. Элек яшь белгеч укып кайту белән аңа эш урыны бирелгән, торак мәсьәләсе дә хәл ителгән. Ә хәзер бер түгел, берничә дипломлы белгечләр дә кайчакта эш таба алмыйлар. Чөнки лаеклы хезмәт хакы түләнгәнен табуы бик авыр...

Язгөл САФИНА.