Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Агымдагы атна республика тормышында әһәмиятле вакыйга белән истә калыр – Уфада Русия Җәмәгать палатасы оештырган «Берләшмә» форумы узды. Бу – заманча гражданнар җәмгыяте мәсьәләләренә багышланган федераль проект кысаларында икенче төбәк очрашуы булды.
«Берләшмә» форумы – җәмгыять, бизнес һәм власть арасында социаль проектлар әзерләү һәм гамәлгә ашыру сый-фатын күтәрүгә һәм өлкәара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәл-телгән өч яклы диалог өчен ачык эш мәйданчыгы.
Форумда катнашу өчен Уфага Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән диярлек коммерциягә карамаган оешма вәкилләре, шулай ук Җәмәгать палаталары җитәкчеләре килде. Русия Җәмәгать палатасы әгъза-лары социаль әһәмиятле объект-ларда булды, шулай ук төбәкнең торак-коммуналь өлкәсе торышын тикшерде.
Ике көнлек чара программасында пленар утырыш һәм төбәктә ачыкланган коммерциягә карамаган сектор үсешенең проблемаларын хәл итү өчен реаль проектка чыгу максаты белән оештырылган экспертларның фикер алышу, бә-хәсләшү сессияләре үтте. «Социаль тигезсезлек һәм лаеклы тормыш» – пленар утырышның төп темасы булды. Сүз социаль тигезсезлекнең барлыкка килү сәбәпләре, аның нәтиҗәләре турында сөйләшүдән башланды. Катнашучылар тигез-сезлекне бетерүгә ирешү, Русия җәмгыяте төзелешенең тигезсезлек барлыкка килүенә юл куймаячак принциплары хакында фикер алыштылар. Башкортстан Респуб-ликасы Дәүләт Җыелышы – Ко-рылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, нәкъ җәмәгатьчеләр социумда барган процессларны тирәнрәк аңлый һәм булган проблемалар турында һич арттырусыз белдерә ала.
Соңгы елларда Русиядә социаль тигезсезлек тирәнәя бара. Территориаль үсеш һәм урындагы үзидарә буенча комиссия рәисе Андрей Максимов китергән тикшерү мәгълүматлары буенча, Русия төбәкләр тигезсезлеге буенча дөньядагы 82 ил арасында өченче урында тора. Пленар утырыш барышында социаль тигезсезлекне бетерү һәм ил халкының иминлеген яхшырту буенча төрле тәкъдимнәр яң-гырады. Сүз төбәкләрдә җитеш-терүне үстерү, авария хәлендәге торактан күчерүне гадел оештыру, дарулар белән тәэмин итү, актив озын гомер концепциясе, кор-рупциягә каршы көрәш хакында барды.
Республика Йортында Баш-кортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Җәмәгать Палатасы сек-ретаре Валерий Фадеев белән очрашты.
Яклар төбәкнең социаль-икътисади үсеш аспектларын тик-шерде. Алар исәбендә–инвестиция җәлеп итү, кече һәм урта эш-куарлыкның үзара бәйләнеше, агросәнәгать комплексын ныгыту, республиканың туристик мөм-кинлекләре, иҗтимагый башлан-гычларга булышлык итү.
Рөстәм Хәмитов республика сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында гамәлгә ашырылган эре инвестиция проектлары, шулай ук алдагы елларда булачак зур вакыйгалар турында сөйләде. Төбәк Башлыгы шулай ук бүген республиканың ил өчен алдынгы конгресс мәйдан-чыгы булып торуын билгеләде.
Эксперт сессияләрендә һәм түгәрәк өстәлләрдә сүз инва-лидларның җәмгыять тормышында катнашуы, Русия гаиләсенең имин-леге һәм җитешлеге, актив озын гомер итү, киң мәгълүмат чара-ларының иҗтимагый үзгәреш-ләрдәге роле, урындагы үзидарәнең проблемалары һәм перспек-тивалары хакында барды. Кунаклар коммерциягә карамаган оешма-ларның мәгълүмати ачыклыгы, интернет-маркетинг, мәгариф оеш-маларында тәрбия практикалары буенча осталык дәресләрендә катнашты. Форум чикләрендә Ру-сия Җәмәгать палатасы секретаре Валерий Фадеев һәм “Мин бар!” хәйрия фонды оештыручысы актриса Ксения Алферова белән очрашулар үтте.
“Берләшмә” төбәк форумы Уфага кадәр Астраханьда узган иде. Уфадан соң берләшмә вәкилләре ел дәвамында Ханты-Манси, Томск, Тула, Калининград, Көньяк-Са-халин калаларында җыелачак. Йомгаклау форумы Мәскәүдә 2-3 нче ноябрьдә үтәчәк.

Елена Фатыйхова.