Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

РФ президенты Владимир Путин экстремизм маддәсен өлешчә йомшартырга тәкъдим итте: закон бозучы гамәл бер генә тапкыр кылынса һәм дәүләт иминлегенә куркыныч тудырмаса, җинаять эше ачмаска, бу очракта административ җаваплылыкка тарттырырга. Бу төзәтмәләр ялгышып яки уйлап тормыйча интернет челтәрендә экстремистик язма таратучы, репостлар ясаучыны чын экстремисттан аерып торачак. Әлеге вакытта Генпрокуратура биргән мәгълүматларга караганда, экстремизм буенча 2017 елда ачылган эшләрнең 75 проценты нәкъ интернеттагы төрле язмалар өчен кузгатылган булган.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Агымдагы елның 6 аенда 3727 башкортстанлы чит төбәкләргә эшкә, яшәргә кузгалган

“Туган җиргә ни җитә” дип күпме генә кабатламыйк, адәм баласының чит җирләргә китеп бәхет эзләүдән туктаганы юк әле. “Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул” дигән сүзләрнең дә мәгънәсе югала бара кебек бүген. Чөнки кешеләр кайда яшәү яхшы, кайда яхшырак белем бирәләр һәм яхшырак түлиләр, шунда китеп урнашырга тырыша...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Чираттагы тапкыр көрәш игълан иттеләр. Тагын ярлылыкка каршы.

Бу көннәрдә Русия хөкүмәтенең 2019 елга ярлылык белән көрәшү, демографиягә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа пакет әзерләячәге мәгълүм булды. Премьер-министрның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Голикова моны зуркүләмле милли проект дип атады. Проект эченә нинди чаралар кертелер — алары тәгаен аталмады. Шунысы билгеле: чаралар кертер алдыннан 2018 ел йомгакларына, ягъни ел буена ярлылыкның кискен күренешләренә, бәя бирәчәкләр. Аннары 2019 елның беренче кварталында нинди чаралар кабул итүләре яңгыратылачак.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Алар Русия дәүләтен гомер буе озата бара

Таң туса, матбугат “санкция” дә “санкция” дип шаулый башлый. Чынлап та, соңгы 4—5 елда моңа кадәр безнең колаклар ишетеп күнекмәгән бу сүз яңгырамаган бер көн дә юктыр.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Табигать казалары һәм техноген һәлакәтләренең елдан-ел арта баруын ишетеп һәм күреп торабыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына да, Гражданнарны саклау идарәсенә дә эш табылып кына тора. Төрле казаларны алдан кисәтү һәм тиз арада тәртипкә китерү өчен гражданнарны саклау законына үзгәрешләр кертелә.

Законга ярашлы, гражданнар иминлеген яклау вәкаләтләренең бер өлешен төбәкләр карамагына күчерәчәкләр. Чөнки шул төбәк җитәкчелеге һәм халкы гына үзендә нинди хәвеф-каза китерерлек заводлар, оешмалар барлыгын яхшы белә. Шуны истә тотып илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “Гражданнарны саклау” федераль законына өстәмәләр тәкъдим итте. Без элек-электән гражданнарны саклау идарәсе башлыча атом-төш коралы кулланылган очракларда сакланырга өйрәтүче оешма дип кенә кабул итәргә күнеккәнбез. Федераль законның бу өлешендә үзгәрешләр көтелми. Сугыш башлана калса, мобилизация үткәрү, атом коралыннан саклану урыннарын исәптә һәм әзерлектә тоту Федераль үзәк карамагында кала. Илнең гражданнарны саклау департаменты директоры Олег Мануйло тәкъдим ителгән үзгәрешләргә аңлатма бирде.