Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 
Мин – Йосыпова Альбина Әлфрит кызы. Мишкә районы Янакыш авылында үстем. БДУның Бөре филиалында биология һәм химия факультетын тәмамладым. Әле миңа 28 яшь. Кияүдәмен. Уфада яшим. “Восход” икмәк заводында эшләп йөрим. Җырларга, биергә яратам. Тормыш девизым: “Беркайчан да хыялдан баш тартмаска!”
 

Мин – Миңнеханова Альмира Марат кызы. Миңа 20 яшь. Бәләбәй шәһәрендә туганмын, аннан Уфага күчеп килдек. БДУ колледжында укып, юрист һөнәрен үзләштердем. Әлеге вакытта банкта эшләп йөрим. Җырларга, рәсем төшерергә, машина йөртергә яратам. Девизым: “Хыялларны тормышка ашырырга кирәк”. 

   Мин Абдрафикова Гөлназ Риф кызы булам. Башкортстанның  Чакмагыш районы Иске Бәшир авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым Бүздәк  районы Сабай авылында үтте. 11 сыйныфтан соң  Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының рус теле hәм әдәбияты факультетында укыдым. Әлеге вакытта БДПУда магистратурада белем алам, шул ук вакытта Уфа каласында  балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балаларны бик тә яратам. Буш вакытымда психология фәне буенча китаплар укыйм, аш-су пешерү белән мавыгам. Гади, сабыр холыклы hәм әйткән сүзендә торучы  кешеләрне үз итәм. Мин бу тормышны яратам.
   Мин – Ильясова Таңсылу Илдар кызы. Миңа 19 яшь. Чакмагыш районы Үрнәк авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Мәскәү финанс университетының Уфа шәһәрендәге филиалында белем алам. Буш вакытымда бәйләм бәйләргә яратам. Девизым: “Барысы да яхшы булыр!”
   Фотосурәттәге бу сылу кыз Айгөл Салават кызы Нургалиева булыр. Чакмагыш районы Рәҗәп урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый ул. Яхшы билгеләргә генә укучы кыз мәктәпнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Айгөл биергә, китаплар укырга, яхшы эчтәлекле кинолар карарга ярата. Бәйли, тәмле тортлар пешерергә һич иренми. Киләчәктә күп сәяхәтләр кылырга  хыяллана.
Мин – Шәйдуллина Эльвина Филүс кызы. Тәтешле районы Гәрәбаш авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Ижау дәүләт медицина академиясенең стоматология факультетының 3 курс талибәсемен. Максатым – яхшы табиб булып, кешеләргә ярдәм кулы сузу.

Мин – Динара Әлтәф кызы Садыкова. Миңа 17 яшь. Бүгенге көндә Уфа районы Горново авылында яшим. Кызыл Яр авылы урта мәктәбенең 11 сыйныфында белем алам. Тормышта алдагы максатым – мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап Башкорт дәүләт университетына укырга керү.

 

 

Мин – Сәләхова Ильвина Фәнүр кызы. Миңа 21 яшь. Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Мәскәү финанс университетының Уфа филиалында белем алам һәм шул ук вакытта эшләп тә йөрим.
Чигәргә һәм табигатькә сокланырга яратам.
Девизым: үз-үземә ышанып, куйган максатларыма ирешеп, һәрчак алга бару.

 

 Мин – Атласова Гөлназ Айдар кызы. Миңа 23 яшь. Бүздәк районында туып-үстем. Уфада БДМУны тәмамладым. Бүгенге көндә стоматолог булып эшлим.

 

 

Мин Әминева Алия Рифкать кызы булам. Чишмә районында туып-үстем. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамладым.

Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшим һәм “Красная гвоздика” шифаханәсендә җәмәгатьчелек белән бәйләнеш буенча белгеч булып эшлим.

Буш вакытларымда кул эшләре белән яратып шөгыльләнәм һәм чәчәкләр үстерәм.

 

 Минем кызым Хәмидуллина Альвина Ишембай шәһәрендә туып үсте. Ишембай шәһәренең 1 санлы гимназиясен, Мәскәү дәүләт университетын (белгечлеге – “күзәнәкле биолог”) алтын медальләргә тәмамлады. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә яши һәм аспирантурада укый.
Мин кызыма бәхетле тормыш телим.
Әнисе Роза. 

 

 

Мин – Элина Нуркаева. Нуриман районының Бикморза аылында туып-үстем. Бүгенге көндә Уфа машиналар төзү колледжында станок һәм слесарь эшләре контролёрына укыйм. Хыялым – яхшы белем алып, тормышта үз урынымны табып, уңышлы булу.  Буш вакытларымда пешеренергә яратам.