Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Татар шоу-бизнесы бу ике көндә кайнап ташыр казанны хәтерләтә. Сәбәбе - Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова дуэты башкарган “Красивая, хороший” җыры аркасында килеп   чыккан низаг. Инстаграмда Радик Гүзәлгә атап, Гүзәл шуңа җавап итеп видео арты видео куялар. Чираттагысы Гүзәл Уразовадан. Ул аны "саубулрадик" хештегы белән яздырган.

“Рәхмәт, дусларым! Күңелгә авыр, шулай да, мин көчле кеше. Мин бирешмим. Бүген телефон шалтыравыннан туктамады. Якыннарым, бик күп артистлар хәлемне белде. Рәхмәт сезгә миңа көч биргән өчен. Башка видеолар булмас. Моңарчы да юк иде. Ләкин мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. Миңа ул җырның правасы нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне. Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың. Мине нәрсәдә гаепләгәнеңне үзең дә аңламыйсың. Күрсәт миңа ул документны! Син әйтмешли, "присвоила" бит ул җырны. Мин сиңа договорны уз кулларым белэн тапшырдым тугелме соң? Бар да шулкадәр сәер...
Ярар, исән-сау булыйк”. 

Матбугат.ру