Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

АКШның Флорида штатында алтынчы сыйныф укучысы ил әләме алдында ант итүдән баш тарткан. Америка флагын һәм гимнын кара тәнлеләргә карата расизм белдерә, дип аңлата малай үз адымын. Шул нигездә укытучы белән икесе арасында низаг чыга. Укытучы полиция чакырта.
Егеткә административ хокук бозуы хакында гаеп тагалар. 
Ул укытучыны җәберләүдә һәм дәресне өзүдә гаепләнә. 
Ә укытучыны эшеннән бушаталар, чөнки балаларны мәҗбүриләп ант иттерергә хокукы юклыгын белмәгән.

Алсу Хәбирова. 

Фото: Интернет.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Инглиз табибы Гарольд Шипман, 15 пациентын үтерүдә гаепләнеп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

   Тикшерү барышында аның 30 ел медицина өлкәсендә эшләве дәверендә 15 кешене үтерүе ачыкланган. Ләкин чынында аның пациентлары арасында сәер үлем белән 136 кеше бакыйлыкка күчүе билгеле булган. Ә төрмәдә Шипман үзе 508 кешенең гомерен кыйдым дип сөйләгән. Кызганычка каршы, аның корбаннарының төгәл санын инде белеп булмаячак, Гарольд Шипман 2014 елда үз-үзенә кул сала - төрмә камерасында асылынып үлә.

Шулай итеп, Шипман Англия тарихында кешеләрне бик күпләп үтерүче, иң куркыныч җинаятьче буларак танылган.

Үсмер чагында әнисе озак авырып, урын өстендә ятып үлә. Әнисе гүр иясе булгач, Гарольд табиб булырга уйлый һәм медицина университетына укырга керә. Үтерү сәбәбе әллә өлкән яшьтәге өметсез пациентларын кызганудан, әллә үзен Аллаһка тиңләп, кемгә яшәргә, ә кемгә үләргә икәнен хәл итү уеннан килә – тикшерүчеләр моны төгәл ачыклый алмаган.

Гарольд Шипман теге дөньяга озаткан пациентларының әйберләрен чәлдергәли. Шулай тотыла да...

Гөлара Арсланова.

Фото ачык чыганактан алынды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

   Тайваньның Чжунли шәһәрендә студентлар, такта янында дәрес материалын аңлатып торучы кыска кара күлмәк кигән 28 яшьлек укытучы кызны фотога төшереп, социаль челтәргә куялар. Һич көтелмәгән шөһрәт аркасында Чэнның (укытучы кызның исеме шундый) Инстаграмдагы аккаунтына язылучылар саны 91 меңгә кадәр җитә. Аны “иң кайнар укытучы” дип атыйлар.

   Чэн үзе Кытай Мәдәнияте университетында укый һәм икътисад белеме буенча дәресләр бирә икән. Ә буш вакытында пианино һәм флейтада уйный.

   Чэнның чибәрлеге социаль челтәрләрне файдаланучыларны шулкадәр сокландыра ки, аларның күбесе хәтта укырга барырга теләк белдерә башлый. Социаль челтәрдә фикер алышучылар "студентлар беркайчан да Чэнның дәресен калдырмыйлардыр, әмма аларга предметка игътибарларын туплавы авырдыр инде" дип язалар.

   Резеда Әхиярова.

   Фото: Ачык чыганактан.

 

 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Pantonе” Халыкара тикшеренүләр институты фаразларына ярашлы, 2020 елның төп төсе зәңгәр булачак. Институтның вице-президенты Лори Прессман сүзләре буенча, булачак дизайнер коллеrцияләре өчен нәкъ менә диңгез төсләре илһам чыганагы булып хезмәт итәчәк. Моннан тыш табигый чәчәк, тән, “җир төсендәге” соры табигый төсләр модельерлар игътибары үзәгендә калачак. “Соры төсләр теләсә кайсы гаммада әһәмиятле һәм алар корыган су үсемлекләре һәм суга баткан агач ботаклары төсе белән сугарылган. Аксыл – ком төсмерләре, ә кара – океан тирәнлегенә охшаш тирән һәм серле төс булачак”, – дигән Прессман.

Американың “Pantonе” төсләр институты 2000 елдан алып елның төп төсен сайлый. Төсләр үрнәкләре махсус каталогларда даими рәвештә чыгарыла.

Шунысы да мәгълүм булсын, “Pantonе”  2019 ел өчен “тере мәрҗән” төсен сайлаган.

Резеда Кадикова.

Фото: Ачык чыганактан.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

  Кытайда бер мультимиллионер Көнчыгыш календере буенча Дуңгыз елын бәйрәм итәргә кайткач, авылдашларына миллионнарча юаньлек бүләкләр тараткан.

    Сычуань провинциясенең Динцяцо авылына вертолетта кайткан  зур корпорация хуҗасы 60 яшьлек Чжэн Дацин 50 яшькә җиткән авылдашларына бүләкләр биргән. Авыл старостасы Мо Лиан белдерүенчә, Чжэн 9 миллион юаньгә якын (87,2 млн. сум) акчасын авылдашларының кулларына тоттырган, калганнарына исә көнкүреш техникасы: кондиционер, суыткыч, телевизор бүләк иткән. Моннан тыш Чжэн өлкән яшьтәге авылдашларын вертолетта да очырып йөрткән. Бортка 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләрне утыртканнар.

   “Ул баеса да авылдашлары турында оынтмады”, - дип сөенешкән Чжэнның авылдашлары.

    Чжэн 1959 елда авылда ярлы гаиләдә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә, аннан кайткач ата-анасының фермасында эшли. 1985 елда бер иске юрган һәм берничә тәңкә акчасы белән Урумчига барып урнаша. Ун ел эчендә ул үзенең компаниясенә нигез сала. Бүгенге көндә Чжэн корпорациясенең энергетика, төзелеш һәм башка юнәлешләр буенча 15 бүлеге бар.

    Чабатасын түргә элмәгән шундый байлар бездә дә булса, тормыш сазлыгында тыпырчынганнарга бераз булса да ярдәм кулы сузарлар иде...

    Резеда Әхиярова.

    Фото: Ачык чыганактан.