Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Төбәкнең Тикшерү комитеты  “Турбаслинский бройлер” сәүдә йортының башкарма директорына карата җинаять эше ачкан. Ул зур күләмдәге коммерция сатып алуында (коммерческий подкуп) гаепләнә.

Русиянең Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел сентябрьдә ул шәхси эшкуардан ит ризыкларын тоткарлыксыз төяп озату һәм “предприятие тарафыннан килешү йөкләмәләрен берөзлексез башкарган өчен” 770 мең сумнан артык акча таләп иткән.

Эшкуар бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Акчаларны тапшыргач, “Турбаслинский бройлер” топ-менеджерын Русиянең БР буенча Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе хезмәткәрләре аны кулга алган. Тикшерү бара.