Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Яки “Җәлил укулары” бәйгесе ничек үтте. 
Беренче тапкыр Казанда конкурста катнашу һәм үзең язган шигырь белән анда республика данын яклау ничегрәк, дисезме? 
Бу хакта без Әминә Мөлековадан сораштырдык. Салават шәһәрендә туып – үскән туташыбыз күптән түгел Казаннан зур җиңү белән кайтты. 
– Минем өчен Казанга сәяхәт истәлекле вакыйга булды. 
Безне анда бик җылы каршы алдылар. “Татарстан” кунакханәсенә урнаштырдылар. Русиянең төрле почмакларыннан килгән катнашучылар белән таныштык. 
Егетләр-кызлар һәркайсы үзенә хас булганча сәләтле иде – һәркем үзе әзерләгән шигырьне бәйгедә сәнгатьле итеп укып ишеттерде. Миңа бәхет елмайды дип уйлыйм – икенче урын алдым. 
Бу көн ахырында М.Җәлил премиясе лауреатлары белән дә очраштык. 
Икенче көнне К.Тинчурин исемендәге театрда гала-концерт узды. Ул дулкынландыргыч, матур чыгышларга бай, тирән мәгънәле булды. Анда М.Җәлилнең тормыш юлы тасвирланды. 
15 февраль көнне Татарстанның Милли музеена бардык. Патриот –шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдык. Иң ахырда, һәйкәл янында шигырь уку өчен җитмешкә якын кеше арасыннан өчәүне сайлап алдылар. Аларның берсе мин идем.
Казанга сәяхәт, “Җәлил укулары” бәйгесе минем күңелемдә онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Муса Джалиль… 
Ты стойким был в часы смертельной казни. 
Отвагой до краев твоя душа полна! 
Для нас для всех, в твоей судьбе причастной, 
Есть истина, что всех сильней всегда… 

Ты дал нам жизнь, отдав свою в победу! 
Ты подарил нам волю, отдав свою взамен, 
В наших сердцах ты жив, я верю в это! 
Я думаю, когда-нибудь прозреет мир. 

Увидит он, что благо для народа, 
Уверует, что нас спасет Любовь, 
Не та, что мы коверкаем по Свету, 
А та, что души наши просветит добром. 

Мы вспомним слово — это “верность” 
Давно ее уже никто не признает, 
За что мы боремся и что мы ищем где-то? 
Если весь рай и ад в тебе самом. 

Любовь для нас спасением согрета, 
Спасибо, вам, что сберегли наш дом, 
Будем мы нести Победы Знамя, 
Победы над собой и над своим врагом!