Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Кичә 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнде. Шушы уңайдан республика белем бирү йортларында төрле чаралар оештырылды.

Бәйрәм алдыннан Дүртөйле районының Суккул гомум белем бирү мәктәбендә дә республика матбугаты вәкилләре белән истәлекле очрашу үтте. Мәктәп укучылары “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Олег Нәҗип улы Төхвәтулин белән җылы очрашуда туган тел һәм милли матбугат турында үзләре өчен күп нәрсәләр белделәр.

Мәктәпнең иркен холлында үткән “Без — Дүртөйледән” дип аталган бу кичәдә кунаклар чыгышы музыкаль күчтәнәчләр белән үрелеп барды. Әйе, мәктәпкә кунакка Дүртөйледән чыккан шәхесләр чакырылган иде. Рәдис Гыйльван улы Дүртөйле районының Казаклар авылында туып-үскән булса, Олег Нәҗип улы туган мәктәбенә кунакка кайтты.
Очрашу баштан ук туган телнең кадере, бу өлкәдәге проблемалар турында фикер алышудан башланды. Ни гаҗәп, бүген туган телеңдә түгел, бәлки чит телдә сөйләшү модага кереп китте. Рус теле белән кызыксынабыз, инглиз, француз телләрен өйрәнергә тырышабыз, ә туган телебез үги бала хәленә төшеп бара. Алай булырга тиеш түгел. Иң элек туган тел, аннан башкалары. Туган телеңне камил үзләштерсәң, чит телне дә өйрәнүе авыр түгел. Мәсәлән, туган татар телен камил белгән кеше өчен төрки дөньясының ишекләре ачык булачак. Ул казах, кыргыз, әзербайҗан, хәтта төрек телләрендә сөйләшә-аңлаша ала. Чыгыш ясаучылар, туган телне ярату — ул үз илеңне, әти-әниеңне, халкыңны яратуга тиң, дип белдерде.
Әйе, туган телнең кодрәте чиксез. Туган тел иң башта бала күңелендә әти-әнигә сөю уята, аннары туган җирне хөрмәтләү, ярату хисләрен тудыра, туган телендә матур итеп сөйләшкән кешене башкалар хөрмәт итә.
Республикада нәшер ителүче милли басмалар туган телне пропагандалауда, аны саклауда, хөрмәтләүдә зур роль уйный. Бәлки шуңа да бүген Дүртөйле районында безнең “Өмет”не укучы меңнәрчә дусларыбыз бар. Суккул мәктәбендә дә “Өмет”не һәм “Әллүки” журналын алдыручылар күп булуы шатлыклы. Очрашу әбүнәчеләребез белән якыннан танышу да булды. Мәктәп коллективы республика журналистлары эше белән кызыксынса, кунаклар исә укытучыларны һәм укучыларны мәктәп белән гәзиткә язылырга өндәде, гәзит сайтының дуслары булырга чакырды. Күрешеп сөйләшү нәтиҗәсез калмас дибез, чөнки яшь дусларыбыз йөз процент белән социаль челтәрләрдә даими дусларыбыз булырга вәгъдә бирделәр.
Укытучылар арасында гәзитебезне беренче саныннан ук алдырып укыган мәртәбәле укытучылар да бар. Шуларның берсе — математика укытучысы Рәсимә Мансур кызы Вәлиева безнең актив авторыбыз да. Очрашуга элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт ветераны Фәнзилә Габдерәүф кызы Тимерханова да чакырылган иде.Ул бүгенге укучыларның әти-әниләрен, хәтта картәти-картәниләрен укыткан хөрмәтле шәхес. Өлкән укытучы да балаларны туган телнең кадерен белергә өндәде.
Бүген Суккул урта белем бирү мәктәбендә 130дан артык укучы белем ала. Алар биш авылдан йөреп укыйлар. Кунакларның, бу сан киләчәктә дә тотрыклы сакланып калырмы, дигән соравына мәктәп директоры Ләйсән Гыйният кызы Нуретдинова, һичшиксез, шулай булачак, дип ышандырды. Чөнки авылда яшь гаиләләр күп һәм аларның саны артып тора. Авылда районда иң көчлеләрдән саналган Ленин исемендәге хуҗалык яшьләрне эшле итә. Авылга читтән килеп төпләнүчеләр бар. Димәк, Суккулның киләчәге өметле.

Халыкара туган тел көне ЮНЕСКОның 30 нчы генераль конференциясендә 1999 елның ноябрендә раслана. Шул вакыттан алып бу көн ел саен билгеләнә. Башкортстан Русиянең күптелле халыклар яшәгән төбәкләрнең берсе. Республика халкының яртысы ике һәм аннан күбрәк телгә ия булса, 382, 5 мең кеше өч һәм аннан күбрәк телне белә.

 


Кызыклы очрашу кунакларның мәктәп һәм студент еллары, журналистлар тормышыннан истәлекле хатирәләре белән дәвам итте. Укучылар да тартынып тормады, кунакларга сорау арты сорау яудырдылар, туган телне үзләштерүнең никадәр мөһим икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
Әгәр балаларыбыз туган телнең кадерен белсәләр, димәк, “Өмет”нең дә, “Кызыл таң”ның да киләчәге бар дигән сүз. Ә бу очрашу гәзитнең туган телне саклауда роле искитеч зур булуын тагын бер кат инандырды. Мондый очрашулар бик кирәк.
Кичәне оештыруга мәктәп директоры Ләйсән Гыйният кызы Нуретдинова, уку-укыту буенча директор урынбасары Әлфирә Шамил кызы Шәйхетдинова зур көч салган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Роберт кызы Сәлмәнова чараны зәвыклы һәм тантаналы итеп алып барды. Аларның һәммәсенә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Якташлар: ”Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Олег Төхвәтуллин, мәктәп директоры Ләйсән Нуретдинова, ветеран-укытучы Фәнзилә Тимерханова.

 


Резеда КАДИКОВА.