Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Казанда "Җәлил укулары" әдәби бәйгесе тәмам. Узган елның октябрендә старт алган әдәби-иҗат бәйгесендә 64 яшь кеше катнашты. 
Шагыйрьне зурлап, егет- кызлар татар, урыс , төрек, инглиз телләрендә чыгыш ясадылар, төрле номинацияләрдә җиңүләргә ирештеләр. 
Башкортстан делегациясе иң уңышлы чыгыш ясаучылар сафында булды.

Әминә Мөлекова, Динис Гафаров - "Яшь Җәлилчеләр",
Сөмбел Маннанова- " Җәлил турында",
Ләйлә Ишдәүләтова- "Жәлил дөнья телләрендә" номинацияләре буенча финалга үтте.
Егет- кызларыбыз барысы да уңышлы чыгыш ясап, мактаулы урыннар яулады.
Патриот- шагыйрь истәлеген зурлап иҗади бәйгедә катнашкан яшь дусларны котлыйбыз.

Алсу Төхвәтуллина.