Күңел дәфтәреннән

Нурула Гариф

Байлар ничек яши

Уйланып кайтып киләм. Янәшәдән узган олы юлда машиналар ташкыны кайнаша. Һәркемнең үз юлы, үз кайгысы. Машиналарның берсе тавыш биргәч, борылып карарга мәҗбүрмен. Дөрестән дә, мине узып киткән машинаның берсеннән шоферы чыгып кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм. Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да, танышым да юк минем. Тик котылырга насыйп булмаган икән. Машинаның ишеге шапылдап ябыла да, артка чигеп, кабат минем белән тигезләшә. Бу юлы, исемемне атап, абый, дип дәшәләр.
Яшьләр тиз үзгәрә шул. Күрше авыл егете Фәрит икән. Абыйсы белән бергә укыган, сүзләребез туры килеп, заманында дуслашкан да идек. Гомере генә озын булмады шул. Мәрхүм инде. Энесе, мине абыйсы кебек якын күреп, утырырга өнди. Сүзебез машинада дәвам итә. Тормышта кемгә ничек җай килә бит. Вакытында, заманасының кая барганын тоеп, баеп калган Фәрит. Хәзер шул байлыгы үзе акча эшли икән.
Халык гайбәтенә кереп, гөмбәләр кебек үсеп чыккан зур коттеджларны күп күрсәм дә, моңынчы берсенең дә эченә кереп, адашып йөргәнем юк иде. Менә көтмәгәндә Ходай насыйп итте. Җитмәсә, кунак ролендә. Яши белә безнең байлар! Юкка җыен аңгыра, әрәмтамак түрә булды, дип сүгәбез, җәмәгать. Мондый лабиринтларны уйлап табарга да баш кирәк бит әле.
Һәркемнең күңелендә бер шайтан утыра, ди. Танышым йортын күрсәтеп, үз күңелен үзе күреп йөри. Сүз дә юк, сокланырлык. Ул йокы, ял, аш бүлмәләре. Сөйләү файдасыз, күрү кирәк. Арада иң гәҗәпләндергәне, танышымның иң еш ял итә торган бүлмәсенә терәп төзелгән, төрмә-карцеры булды. Метр ярымга ике метр зурлыкта гына эшләнгән ул. Тимер рәшәткәле пыяласыз тәрәзәнең каршында ук агач сәндерә. Сыкранып ачылган оптик күзле тимер ишек. Шыксыз бүлмәнең эчендә күңелне өшетерлек салкын җил уйный. Оста яшерелгән магнитофон тавышыннан үзеңне тулаем төрмәдә утырган кебек хис итәсең. Алла сакласын, башка әллә нинди уйлар килә монда. Танышым да еш кына уйланып, әлегә ярый чын төрмәдә утырмыйм, дип шатланып чыга икән моннан. “Безгә бит мондый җиргә эләгү озак түгел, шуңа тормышның тәмен белеп, тоеп яшәп яту кирәк”, – ди.
Хәзер коттедж күрсәм, Фәритнең карцеры искә төшә. Биектәнрәк егылган саен, тән катырак җәрәхәтләнә шул. Бу очрактан соң, үземдә, артык байлыктан бәйсез җан тынычлыгына сөенеп яшәп ятам әле.

Балаларыбыз үзебезнекеме?

Шәhәрдән авылга күчеп кайткан дустым белән әллә нигә бер очрашып, озак кына дөнья хәлләрен, үткән-сүткәннәр, узган-булганнар турында сөйләшеп утырабыз. Яшьлегебезне искә алып, тора-бара сүз үзебезнең балаларга күчкәч, күршем уфтанып куйды да, әллә мактанып, әллә зарланып, балаларының шәhәрдә түгел, гади татар авылында торып та, үзара урысча сүзләр кыстырып сөйләшүләре hәм авыз эченнән әллә нинди аңлашылып бетмәгән реклама сагызлары әвәләп йөрүләре турында искәртте. Җитмәсә, балалары, әле кечкенә булуларына да карамастан, әниләренә генә түгел, әтиләренә дә җикеренеп: үзебез беләбез, тыгылма, өйрәтмә дигән сүзләр кыстырып сөйлиләр икән. “Кая бара бу дөнья?” – дип сорады ул.
Дөнья кая барган булса, шунда бара инде ул. “Көннәр буена телевизорыңны Кәгъбә ташы кебек күрә башласаң, тиздән балаларың бөтенләй дә үзеңнеке булмас әле”, – дидем мин аңа. Бу, XX гасыр шайтаны, ак киптергеч күк бала күңеленә тагын нинди генә пычраклар агызмас әле...
Гасырлар буе татарлыгыбызны сакларга ярдәм иткән кыйблабызны үзгәртмәскә кирәк безгә. Шул чагында гына, кайда яшәсәк тә, балаларыбызны үз ата-бабаларыбыз калыбында калдырырга мөмкин булыр.
Тукта. Кешегә акыл өйрәтүе җиңел ул. Кайтып үз балаларыма да тагын бер кат күз салыйм әле...

Нинди заман?

Беркөн шулай егерме еллап күрмәгән классташымны очраттым. Заманында бергә уйнап үскән булсак та, хәзер, уңайсызлана-уңайсызлана, бер-беребезне “өйрәнәбез”. Карашлар очрашуы биткә кызыллык сибә. Бүлдерә-бүлдерә хәл-әхвәл сорашсак та, hәркем үзенекен уйлый. Сер бирәсе, кимсенәсе килми, янәсе. Әкренләп сүз башка классташларга күчкәч, күңелгә җиңеллек килә. Кеше турында сөйләшү җиңел. Әнә бит, аларның да язмышлары төрледән-төрле икән, бишлегә укыганнарының хыяллары челпәрәмә килсә, икелегә сөйрәлгәннәре «тугызлы»да элдертә. Акыл алдан йөри торган заман булса, ахмаклар шулай күбәер идемени?
Yзебез дә очрашмыйча тормас, язмышлар да кешечә язылыр иде.
“Кәбир самолют”

Гомер бакый урыс арасында яшәп үскән ул Кәбир абый. Яшен тизлегендә аракы таба алганлыктан, ишләре “Самолют” дип, кушамат такканнар аңа. Әммa, исеме ковер сүзенә охшаганлыктан, соңрак “Ковер самолют”ка әйләнеп китә ул. Бистәдә беренче алкаш булса да, аннан да эшчәнрәк, төгәл, хаклы кешене таба алмассың. Шунлыктан, бурычка аракы сорап килгәч, аның гозерен аяк астына салып таптаучы кеше юк.
Аның тагын бер үзенчәлеге шунда: “Хәлләр ничек? – дип сорый да, авызыңны ачканчы: “Аллага шөкер, дип әйт, син бит татар баласы”, – дип, әрләп ташлый. Азрак ачылып китеп сөйләшсәң, “Эх, энекәш, мин бит башка дөньяда, чит кешеләр арасында туып-үстем, татар авылында туып, әби-бабайлар кулында үссәм, мондый булыр идеммени мин?”, – дип кулы белән күз яшен сөртеп ташлый да, минутында юкка чыга.
Белмим, Кәбир абый, башка заман булып та, әби-бабалары кулында тәрбияләнеп үскән “ковер самолют”лар татар авылларында да буа буарлык хәзер. Сездәге кебек татарлык hәм күңел уйлары аларда булса, бәлкем, алай артык уфтанмас та идең. Юк шул. Ярый әле чын “ковер-самолет” кебек күктә очып йөрмиләр, алай булганда, татар җиренә кояш нуры да төшә алмас иде.
Хәер, татар җире киләчәктә дә тереклек итсен өчен, кояш нуры гына җитәрлек түгел инде хәзер. Барысына да җитәрлек иман нурын каян табасы?!

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>