Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Күңел дәфтәреннән

Нурула Гариф

Байлар ничек яши

Уйланып кайтып киләм. Янәшәдән узган олы юлда машиналар ташкыны кайнаша. Һәркемнең үз юлы, үз кайгысы. Машиналарның берсе тавыш биргәч, борылып карарга мәҗбүрмен. Дөрестән дә, мине узып киткән машинаның берсеннән шоферы чыгып кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм. Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да, танышым да юк минем. Тик котылырга насыйп булмаган икән. Машинаның ишеге шапылдап ябыла да, артка чигеп, кабат минем белән тигезләшә. Бу юлы, исемемне атап, абый, дип дәшәләр.

Тулысынча:Күңел дәфтәреннән

Яман хатын

Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй 1888нче елда, Сарытау губернасының Иске Мәстәк авылында туган татар шагыйре. Бар гомерен татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлый.
Абыйсы Шәриф белән, Әстерханда һәм Казанда белем ала, 1908-15 елларда Пермь ягы авылларында балалар укыта.
Сәгыйть Сүнчәләй татар әдәбияты тарихында лирик шагыйрь буларак кереп кала. Ул бик тә музыкаль кеше була – скрипка, мандолинада уйный, көйләр иҗат итә.
1915 елда Уфага күчеп китә. Шәһәр китапха­нәсенең татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли, «Авыл халкы», “Көнкүреш” гәзитләре, «Кармак» журналы (Ырынбур) белән хезмәттәшлек итә. 1919 елда Бөтенрусия коммунистлар партиясе (большевиклар) сафына кергәч, аның тормышы иҗтимагый-сәяси төсмер ала.
Сәгыйть Сүнчәләйнең гомере ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек үк фаҗигале өзелә. 40 яшендә аны кулга алалар. Башта С.Сүнчәләй атып үтерелүгә хөкем ителә, аннан бу хөкем 10 елга төрмә белән үзгәртелә. Срокны Соловки утравында уза. 1937 елда Солтангалиев эше буенча элек хөкем ителгәннәрне кабат эзәрлекләү башлангач, шагыйрь яңадан хөкем ителә һәм 9 октябрьдә атып үтерелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булды.

Яман хатын шаятыйн[1] камчысыдыр. «Сөбател-гаҗизин»

Тулысынча:Яман хатын

Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Аны елдагыча Башкортстан татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Сәхибҗамал” оештырды.

Фойеда оста куллы ханымнар: дизайнер – Гульнарита Камалова, кул эшләре остасы Зөһрә Исламова теккән һәм чиккән калфаклар, татар милли күңел бизәкләрен чагылдырган кул эшләре, “Сәхибҗамал”ның Уфа бүлекчәсе җитәкчесе, шагыйрә Дилә Булгакова китаплары урын алган иде. Кунакларны ишек катыннан ук мили рух каршы алды.

Чара елдагыча күтәренке рухта, тулы зал белән узды. Халыкка сәламләү сүзе белән “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм хәзрәт мөрәҗәгать итте. Бу көнне республикада яшәп иҗат итүче сигез шагыйрә- Зифа Нагаева, Фәнирә Ибраһимова, Әлфия Булат, ФатыймаГыйльметдинова, Римма Гайнанова, Миләүшә Гыйльманова, Альбина Хәлиуллина, Венера Мәҗитова, Гөлназ Абдуллина үзләренең иҗаты белән таныштырды.

Шагыйрәләрдән кала, бәйрәмнең иң зур бизәге – Башкортстанның төрле районнарыннан бердәм булып килгән төрле яшьтәге тамашачылар иде. Туган телгә тугрылык һәм сөю саклаган дуслар шигърият бәйрәмендә катнашып, рухи күтәренкелек алды. Залда өстәмә урыннар куярга туры килде хәтта.

Проектның авторы, “Сәхибҗамал” оешмасының җитәкчесе Динә ханым Морзакаева чара турында болай диде: “Матди һәм шәхси мәнфәгатьләрне күздә тотмый, тик күңел омтылышына, фидакарьлеккә нигезләнгән чара бик матур килеп чыкты. Бәйрәмнең “Туган тел” җыры белән тәмамлануы, районнардан килүчеләрнең  “Без “Сәхибҗамал” га кушылырга телибез!”-дип “ах” итеп торулары дулкынландыргыч иде. Бу күмәк эш, бердәмлек нәтиҗәсе!”

   Күңелләрдә иҗат ялкыны сүнмәсен, туган тел киләчәге үзебезнең кулда. Аның кыйммәтен барлар очрашулар еш булып торсын.

Мәчтүрә эшләпәсе

Җәй уртасы. Көннәр яман эссе тора иде. Кичә кичтән җил-давыл белән килеп, бераз яңгыр явып үтсә дә, кояш бүген таңнан тагы кыздыра башлады. Эсседән качып яр буендагы өянке ышыгында икәү утыра. Сабир белән Марат иде бу. Ерак та түгел кармаклары да суга салынган.
Тирә-якта тынлык. Ара-тирә мал-туар, кош-корт тавышлары ишетелеп кала. Балыкчылар һәркайсысы үзенең уе белән. Кинәт икесе дә берьюлы елганың нәкъ уртасыннан нидер йөзеп килгәнен шәйләделәр.

Тулысынча:Мәчтүрә  эшләпәсе

“Гармунсыз яши алмыйм”

 Безнең халыкта гармун тавышын, аның бәгырь түрләренә үтеп керә торган моңнарын яратмаган берәр кеше бар микән?! Әллә никадәр данлыклы гармунчыларыбыз белән дә мактана алабыз без! Ә менә шул гармун-тальяннарыбыз, аккордеоннарны ясаучы осталарыбыз турында ниләр беләбез соң? Бүгенге язманың герое – үзенчәлекле һөнәр иясе - гармуннар ясау һәм төзәтү остасы -  Филүс Гәрәев.

Тулысынча:“Гармунсыз яши алмыйм”

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>