Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Иҗат коллективларының чираттагы хезмәт мизгеле ачылды. Берсеннән-берсе кызыклырак проектлар тәкъдим итүче сәнгатькәрләрнең чагу тамашаларын карап кына өлгер. Тиздән башкалабызга   моң иясе, күпләрнең яраткан җырчысы Бәширә Насыйрова һәм яшь җырчы Алмаз Хәсәнов шундый кызыклы программа алып киләчәк.

Якташым, Бүздәк районы егете Алмаз Хәсәновның исемен белмәгән, җырларын ишетмәгән кеше юктыр. Алмаз бүген Татарстанда яшәп иҗат итә, әмма гастрольләр графигын, концертлары маршрутын күбрәк туган як тарафларына таба көйли. Үзенең берничә уңышлы  программасын күрсәткәннән соң, бу яшь талант сәхнә остасы Бәширә Насыйрова белән эшләп карарга була. Һәм узган ел алар, “Бергә, бергә...” дигән уртак иҗат программасы төзеп, Башкортстаныбызның бик күп район-шәһәрләрендә гөрләтеп концертлар куйдылар. Тамаша зәвыклы, олысына да, кечесенә дә ошарлык дәртле-моңлы рухта төзелгән, шунлыктан  артистларны дәррәү алкышлап, зурлап озатып калалар. Инде шушы   “Бергә, бергә...” программасын күрсәтү чираты башкалабызга да килеп җитте – 31нче октябрьдә аны Яшьләр мәдәният сараенда күрә алачакбыз. Көтелгән концертлары алдыннан  артистлар белән сөйләшеп алу мөмкинлеге дә туды.

 - Алмаз, сез Бәширә Насыйрова белән төрле юнәлештә эшләүче икегез ике буын җырчылары. Бергә эшләү идеясе ничек туды?

 - Зур сәхнәгә беренче адымнарымны мин Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркемендә ясадым. Аларның җылы канаты астында 2 ел тирәсе матур гына эшләп йөрдем. Алар мине үз итте, анда сәхнә чыныгуы үттем, шуның өчен дә мин аларга бик рәхмәтлемен. Аннары укуны тәмамлагач та, үз төркемемне тупладым. 8 кешедән торган төркемебез белән бик күп гастрольләрдә йөрдек, тату, аңлашып, бер-беребезне яклап, ярдәмләшеп эшләдек. Бервакыт гастрольләр тәмамлануга, Бәширә апа концертларында катнашырга туры килде. Башкортстан буйлап та йөрдек. Шунда Бәширә ападан сорап куйдым:  - Көзгә нинди планнар белән яшисез? - дим. “Планнар юк әлегә, апаем, әллә берәр тәкъдимең бармы?”, - ди. Мин әйтәм: Әллә икебезнең концертны эшләп карыйбызмы? - дим. Ул шундук риза булды һәм безнең уртак концертларга әзерлек эшләре башланды.

 - Афишагызны күрүгә, икегез ике болын чәчәге кебек идегез. Халык сезне ничек кабул итте соң?

 - Уртак эшебез уңышлы булып чыкты. Кайда барсак, шунда яратып калалар. Концертларның оештыручысы үзем булгач,  язалар, үтенеч-сорауларын җиткерәләр. “Уфага кайчан киләсез?” - дип тә еш сорадылар. Менә инде аның вакыты килеп җитте – тиздән без Уфада!

 - Уфа концертына үзгәрешләр керттегезме? Яңа җырлар, яңа дуэтлар...Гомумән, сезнең концертның үзенчәлеге нидә?

  -  Яңа җырлар да була, тамашачыга элегрәк ишетелгән җырларны да җырлыйбыз. Һәм, әлбәттә, икебезнең концерт икән, дуэтлар да булачак.

 - Бу “Бергә, бергә” проекты белән никадәр озак эшләргә ниятлисез?

  - Мөгаен, иҗади дуслыкны дәвам итеп киләчәктә дә шундыйрак программа әзерләрбез дип уйлыйм. Ә әлегә ноябрь аеннан минем үземнең сольный концертларым башлана. Һәм, гадәттәгечә, мин аларны туган ягым Башкортстан буйлап ачып җибәрәм.

 - Тәҗрибәле иҗатчы, өлкән сәхнәдәш буларак Бәширә Насыйрова сиңа, яшь җырчыга, киңәшләр бирәме, ярдәме тияме?

 - Киңәшләрен бирә һәм кирәк вакытта мине тынычландыра да ул. “Авырлыклар бик күп булыр әле, бирешмә бернигә дә, бары тик – алга”, - дип дәртләндерә. Мин аңа бик рәхмәтле.

 - Гастрольләр графигын ничек билгелисез? Кайсы тарафларга теләп барасыз?

 - Гастрольләр графигын алдан ук билгеләп куябыз. Яратып, теләп йөргән җиребез, әлбәттә, Башкортстаныбыз буйлап. Мондагы тамашачыны яратабыз. Алар белән бергә аралашып, көлешеп, җырлашып һәм биешеп, рәхәтләнеп ял итәбез.

 - Төркемегез турында да әйтеп кит әле?

 - Чын иҗатчылар – алып баручы, баянчылар, биючеләр тотып тора төркемебезне. Аларның һәрберсе сәхнә өчен генә туган кебек.

Эстрадабызның иң моңлы тавышларының берсе, халык мәхәббәтен яулаган иҗаты белән озак еллар сәхнә тотучы, нәзәкатьле артистка  Бәширә Насыйрова да алда торган концертлар, Алмаз белән иҗади хезмәттәшлеге турында дулкынланып сөйләде. Заманында “Гомер үтә”, “Балакаем” дигән җырлары белән радио-телеканалларны яңгыраткан Бәширә Насыйрова, белүебезчә, зур сәхнәгә соңлабрак чыкты. Белеме, һөнәре буенча хисапчы Бәширә ханым гомеренең зур өлешен Бөгелмә шәһәрендә яшәп, эшләп үткәрде. Сәнгатькә килү өчен һәркемнең үз сәгате бар, дип исәпли ул. “Минеке дә вакыты җиткәч кенә сукты. Заманында мин шул ук Салаватлар, Венера Ганиевалар, Гөлданияләр белән конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап йөрдем. Алар сәхнәне тормыш үзәгенә әйләндерде ул чорда, ә мин, җиңү яулый идем дә, ашыга-кабалана, Карабашыма кайтып китә, кабат хисапчылык эшенә чума идем”. Хәзер инде дистә еллар дәвамында сәхнәләрдән төшмәүче яраткан артисткабыз “халык җырчысы” дәрәҗәсенә күтәрелде.

  • Бәширә ханым, бу концертның үзенчәлеге турында ни әйтерсез? Гомумән, яшь хезмәттәшегез белән бергә эшләү уңайлымы сезгә?
  • Алмаз белән эшләү бик җайлы да, уңайлы да. Тәрбияле егет ул. Хатын-кыз җырчылар үзләренең концертына солист итеп, гадәттә, ир-ат җырчыларны ала бит. Ә мин яшь талантлы егетләрне сайлап алам. Алмазны мин көчле, чиста, матур тавышы өчен яраттым. Профессиональ җырлый ул.
  • Прорамма уртак булгач, репертуар сайлауда фикер каршылыклары, бәхәсләр килеп тумыймы?
  • Юк, каршылыклар тумый. Аның тавыш мөмкинлекләре зур. Яшьлеге белән ул аны белеп кенә бетерми әле. Потенциалы булгач, ул яхшы җырлар, минем кебек җитди җырлар гына җырлый.  Аннары ул бит оста биюче дә, бик матур хәрәкәтләнә, кайсыбер яшьләр кебек сәхнәгә чыгып теләсә ничек сикерми, урынлы гына, җырына килешле генә итеп биеп куя. Тамашачы да аны тоя, бик яраталар үзен. Булдыра алганын белгәч, мин аңа халык җырлары җырларга киңәш итәм, бу концертта да ул баянга кушылып берничә халык җыры башкарачак.
  • Бәширә ханым, сезнең үзегезне дә Башкортстан тамашачысы бик ярата, көтеп ала. Монда иҗатташ дусларыгыз да күп дип беләм...
  • Башкортстан тамашачысы үзгә – моңны аера, бәяли белгән тамашачы бит ул. Иҗатташ дусларыма килгәндә, халыкчан җырлар иҗат итүче Шамил Шәрипов белән җимешле хезмәттәшлек итәбез. Сүзләрен дә, көен дә язучы авторым Мидхәт абый Әбделманов белән якын дусларбыз. Аны өлкән яшьтәге кеше дип тә уйламыйсың, шулкадәр яшьлек дәрте ургып торган җырлар иҗат итә. Аның “Дисәнә”, “Төймә” һәм башка шундый дәртле җырларын халык яратып кабул итә. Мидхәт абый талантлы гына түгел, кешелекле, ярдәмчел кеше дә әле ул. Аңа хөрмәтем зур.
  • Бәширә ханым, Уфа концертыннан соң, Алмазның үз төркеме белән шәхси гастрольләре башлана. Сезнең планнарыгыз нинди?
  • Планнар яңа елга кадәр һәм аннан соң да сызылып куелган. Үз төркемем белән эшләячәкмен. Ә инде бу “Бергә, бергә...” проектын да мөмкинлек чыкканда Алмаз белән кушылып дәвам иттерәчәкбез. Ә әлегә Уфа тамашачысын шушы концертыбызга ихлас чакырып һәм көтеп калабыз.
  • Уңышлар сезгә!

Елена Фатыйхова әңгәмәләште.