Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

1. “Бибинур” – 2010 нчы елда төшерелгән драма. Фильм Аяз Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән. Бибинур “яктылык өләшүче” дип тәрҗемә ителә.
Фильмның сюжеты: Бибинур исемле ялгыз татар карчыгы бер көнне сәер төш күрә. Имеш, аның 5 яшьлек вакыты. Ул сукмак буйлап килә. Караса, каршындагы биек агач башына аның бөтен үлгән туганнары менеп утырган. “Бибинур, Бибинур, сиңа безнең янга килер вакыт җитте!”– диләр алар. Йокысыннан уянып киткәч, карчык үзенең 5 көн гомере калганлыгын аңлый. Фильмда шушы көннәр эчендә булган вакыйгалар сурәтләнә.
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-при-2010 нчы елның иң яхшы фильмы.
Актриса Фирдәвес Әхтәмовага – иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләк (Бибинур роле).
2. “Зөләйха” – татар классигы Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” пьесасы буенча 2005 нче елда төшерелгән драма. Фильмда татар мөселман хатынының ачы язмы-шы сурәтләнә. Ирен, балаларын югалтып акылдан язар чиккә җиткән Зөләйханы көчләп рус кешесенә кияүгә бирәләр. Тор-мышының бөтен ямен югалтса да, үз асылын югалтмый, сынмый гади татар хатыны.
Фильмның режиссеры: Рамил Төхвәтуллин.
3. “Дилемма” – 2007 нче елда татар кинематографистлары тара-фыннан төшерелгән беренче рус телле мелодрама.
Фильмда Казан кызы Инди-раның язмышы сурәтләнә. Кыз кечкенәдән акрофобиядән интегә.
Фильмның режиссеры: Рамил Төхвәтуллин.
4. “Күктау” – Мансур Гыйлә-җев сценарие буенча төшерелгән татарча драма.
Сюжеты тетрәнгеч, кызганыч. Тормыш аларның юлын бергә очраштыра: Булат – кечкенә инвалид, ятим бала. Кәрим – фаҗигале рәвештә улын, хатынын югалтып, 6 ел төрмәдә утырып чыккан ир. Булат Америкага китәргә тиеш. Аны операция һәм яңа гаилә көтә. Тик малайның күңеле әнисен эзли. Аларның беркайчан да очрашканнары юк. Булат белә, ул исән һәм аны Күктау исемле әкияти серле авылда көтә. Кәрим малайга әнисе белән очрашырга ярдәм итәргә сүз бирә.
Режиссеры: Илдар Ягъфәров.
5. “Минем заманам” – бүгенге яшьләр тормышы турында татарча фильм. Язмыш сынаулары кар-шында кеше үзен ничек тота, хәлиткеч сайлаулар каршында дөрес юлны билгели аламы?
Фильмның режиссеры: Дамир Барышев.
6. “Өч аяклы ат” – Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән татарча фильм.
Монда 1948 нче елгы вакыйга тасвирлана. Авыл малае Кәбир “Бамбук” атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол калган хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеп-лиләр. Шул рәвешле, авыл бригадиры ялгыз хатыннан җавап-сыз хисләре өчен үч ала.
Сценарий авторы һәм режис-серы: Нурания Җамали.
7. “Күк капусы ачылганда” – Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм.
Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борхановта иҗади кризис. Аңа сәхнәдә эт, куян ише рольләрне генә бирәләр. Мират-ның күңеле йомшак, ул ярдәмчел. Театрдан китәм дип йөргәндә, режиссер аңа Тукай турындагы яңа спектакльдә төп рольне тап-шыра. Хезмәттәшләре, Мират үзе дә бу эшне башкарып чыгасына ышанмый...
Фильмның режиссеры: Фәрит Дәүләтшин. Сценарий авторы: Рабит Батулла.
8. “Кияү Балакай” – 2009 нчы елда экраннарга чыккан татарча комедия.
Сюжеты кызыклы: Англиядә туып-үскән татар егете Искәндәр белән гади авыл кызы Рәхсәнә интернет аша таныша. Егет бик теләп татар авылына кунакка кайта. Биредә аны күпсанлы кызыклы вакыйгалар, яңа таны-шулар, очрашулар көтә. Егет бу хәлләрдән куркып кирегә кач-масмы?
Фильмның режиссеры: Нура-ния Җамали.
9. “Югалту” – 2012 нче елда халыкка тәкъдим ителгән татарча фильм. Шәһәр җирендә яшәп, руслашып баручы татар гаиләләре проблемасы, туганлык хисләрнең кимүе – фильмда күтәрелүче төп проблемалар.
Авылдан хәбәр килә: әтиләре югалган. Аны эзләргә дип шәһәрдән уллары кайта, бер-туганнар җыелыша. Ничә еллар күрешеп әйтә алмаган сүзләр әйтелә, серләр чишелә. Карт әтиләре сүзләре белән әйтсәк: “Мин югалмадым. Сез үзегез югалдыгыз. Урманда югалмыйсың ул. Ә менә шәһәрдә югалуың ихтимал”...
Сценарий авторы: Гадел Хаиров, режиссеры: Илдар Ягъфәров.
Рольләрдә: Радик Сәлимов, Ирек Хафизов, Марсель Тимо-феев, Равил Шәрәфиев, Елена Сәлимова, Элеонора Портнова.
10. “Ялгыз калган яшьлек”– 2006 нчы елда экраннарга чыккан мелодрама еракта калган яшьлек еллары, мәхәббәт һәм ялгышлар турында.
Авыл егете Зөлкәрнәй кечке-нәдән Сандугачка гашыйк. Әмма кыз өчен беренче урында эш һәм карьера. Ахыр чиктә кайсы хис көчлерәк булыр икән: мәхәббәтме әллә аек акылмы?
Фильмның режиссеры: Камил Зәйнулла.
Рольләрдә: Рамил һәм Илсөя Төхвәтуллиннар, Нәҗибә Ихсанова.