Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

27 август – Русиядә Кино көне, кино яратучылар бәйрәме

Заманында Ленин бабабыз: «Сәнгать төрләреннән иң мөһиме – кино», – дигән булган. Чынлап та, кино – әһәмиятле сәнгать төре. Аның кешегә тәэсир итү көче зур: фильмнар аша уйланырга, тормышны аңларга, яңа мәгълүмат алырга, акны-карадан аера белергә өйрәнәбез.

Безнең буын – Советлар берлеге заманында төшерелгән сыйфатлы, тәрбияви фильмнар карап үскән буын. Ул чорның авыл балалары белә – кино булган көн бер зур бәйрәм була торган иде. “Кино килгән, кинога барабызмы? дип көн озыны бер-беребезгә хәбәр салып, дулкынланып кич җиткәнен көтә идек. Тылсымлы экранның мавыктыру көче, андагы вакыйгалар, фильм геройлары безнең кечкенә кызыксынучан йөрәкләрне тәмам иләсләндерә иде. Чөнки романтикага бай, ихласлык, кешелеклелек үрнәкләрен күрсәткән фильмнар караганбыз без. Шуңадыр да “Осенний марафон“, “Любовь и голуби”, “Неуловимые мстители”, “Офицеры”, “Служебный роман” фильмнарын бүген дә яттан диярлек беләбез. Аннары, хәтерегездәдер, һәр союздаш республиканың, “Грузия-фильм”, “Төрекмән-фильм”, “Казах-фильм” һәм калган барлык республика фильмнары аша без шул халыкларның тормышы, менталитеты, гореф-гадәтләре белән таныша идек. “Мосфильм”, “Ленфильм”, “Одесса” киностудияләре төшергән патриотик рухтагы киноларга мөкиббән идек. Тирән фикерле, кешенең эчке кичерешләрен чагылдыра, шәхесне ача торган ул фильмнар күңелләребез түрендә. Ә бүгенге киноиндустрия тамашачыга ниләр тәкъдим итә соң? Зур экранннарга чыгарырлык югары зәвыклы, тормышны чынбарлыгында чагылдырган, яшьләргә идея юнәлеше бирерлек әсәрләр туамы бүген бездә?
Бөтен булмышыбызны, тормышыбызны телевидение һәм интернет, кесә телефоннары биләп алган заманда халыкны кинотеатрларга тартып китерерлек фильмнарыбыз бармы? Бар диләр, диюен, аларны елның-елында төрле халыкара конкурсларга да тәкъдим итеп торалар. Тик нигәдер ул дәрәҗәле конкурсларда Русия кинематографиясе эшләре күкләргә чөеп макталмый, зур исемнәр, бүләкләр алмый. Сәбәпләре нидә? Без төшергән кино ни өчен дөньякүләм югарылыкка күтәрелә алмый? Ә сәбәбе – чит илдә ясалганнары сыйфаты ягыннан бездә җитештергәне белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә яхшы. Шуңадыр да, яшьләр һәм урта буын кешеләре арасында урыс киносын сөючеләр бик аз. Урыс кинофильмнарына бары тик өлкән яшьтәгеләр генә тугры кала.
Социология фәннәре докторы Андрей Милехин фикеренчә, Русиядә кино аудиториясе соңгы 20 елда зур үзгәрешләр кичергән, ләкин аны өйрәнүче юк. Ул Русия режиссерларының халыктан нык аерылганын әйтә һәм шул сәбәпле аларның иҗат җимешләреннән керем юк дип саный. Галим шулай ук Русия киносының үсешенә түгелгән дәүләт акчасы да ярдәм итә алмаганын әйтә. Андрей Милехин кино төшергәндә дөньяда кабул ителгән практиканы кулланырга, ягъни аудиторияне өйрәнеп, аларга нәрсә кирәклеген аңлап кино төшерергә кирәк дип саный.
Ә аудиториягә нәрсә кирәк соң? Халык бүген нинди кино карый, кайсы жанрларга өстенлек бирә? Һәрдаим үткәрелеп торган сораштырулар шуны күрсәтә: 80% караган киноларыбыз чит илнеке икән. Бигрәк тә яшьләр, интернеттан үзен кызыксындырган фильмны “тартып чыгара” да, диванга кырын ятып кына карый. Шулай итеп, бик кызыклы гына фильмны да кинозалга барып карарга иренә башладык бугай инде. Болай уңайлырак бит. Ярый, бу фикерләрем Русия, Голливуд кинематографиясенә кагылышлы булды. Үзебезнең милли кино, Башкортстан, Татарстан кино төшерүчеләре бүген нинди хәлдә, ни дәрәҗәдә икән соң? 2006 елдан “Башкортостан” киностудиясе дәүләт статусы алды. Монда сыйфатлы кино төшерү өчен барлык шартлар бар кебек – заманча корылмалар, сәләтле яшьләр коллективы, үзләренең прокат бүлеге булдырылган “Сөмбелнең җиденче җәе”, “Озын-озак балачак”, “Өч хат”, “Бабич”, “Из Уфы с любовью” һәм башка фильмнары прокатка чыгып, киңкатлам тамашачыларга барып җитте. Милли студиябезнең күптән түгел генә төгәлләгән тагын бер күләмле эше – “Первая республика” тарихи-нәфис фильмы. Тамашачыга ул киләсе елда – республиканың 100 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк. Ләкин без үзебезнең кинолар белән мактана, бездә төшерелгән фильмнар билгеле, аларны карыйлар дип әйтә алабызмы соң?
Гадәттә, үзебезнең киноиндустриянең ныклап аякка баса алмавының берничә сәбәбен атыйлар, югары дәрәҗәдә иҗат итүче кадрлар – сценарий язучылар, режиссерлар, махсус укытылган киноактерлар, продюсерлар һәм финанслауның җитәрлек күләмдә булмавын әйтәләр иде. Эшләре бара бит. Әлбәттә, республикабыз кино төшерүчеләре – хөкүмәт ярдәме тоеп, булган кадрларны файдаланып, иң кыю проектларга да тотыналар. Ләкин шулай да югары дәрәҗәле кино төшерү өчен бик күп тырышасы бар әле...
Татарстанда да татар кинофильмнарын булдыру турында сүзләр күптән яңгырый. Бармак белән санап чыгарлык булса да, татарча кинофильмнар бар. Тамашачылар арасында “Өч аяклы ат”, “Бибинур”, Ак чәчәкләр” кебек тулы метражлы фильмнар бик җылы кабул ителде. Илдар Ягъфәров, Нурания Җамали, Рамил Төхфәтуллин тарафыннан талантлы гына фильм-сериаллар төшерелде. Ләкин, ни кызганыч, әлегә кадәр бер генә татар фильмы да кинопрокатка алынып, зур кинотеатрларда күрсәтелмәде. Шулай да бу юнәлештә җиң сызганып эшләргә әзер яшь иҗатчылары бар күршеләребезнең – Илшат Рәхимбай, Байбулат Батулла кебек сәләтле егет-кызлары киләчәктә татар кинематографиясенә үсеш вәгъдә итә. Димәк, татар-башкорт киносы да кайчан да булса киң даирәләргә чыгар әле дип өмет итик.
Заманында телевизордан Мексика, Бразилиянең өзлексез барган сериалларын карадык, хәзер төрле каналлардан көнозыны күрсәтелгән үтереш-атышларны, детективлар карыйбыз. Бернинди сәнгати әһәмияте булмаган шул фильмнарны балаларыбыз да карый. Аннары, җәмгыятьнең кырыслыгына, балаларыбызның шәфкатьсезлегенә аптырыйбыз. Ә бит кино сәнгате чын-чынлап тәрбияли. Яхшы якка да, яманына да... Матурлыкка өндәгән, изге тойгылар уятучы кинолар карыйсы килә.

Тарихи мәгълүмат

Беренче кинофильм Париждагы Капуцинок бульварында, «Гранд-кафе»да киң җәмәгатьчелеккә 1895 елдан абыйлы-энеле Люмьерлар тарафыннан күрсәтелә башлый.

Русиядә беренче мәртәбә кино 1896 елның 4 маенда Санкт-Петербург шәһәренең «Аквариум» паркында күрсәтелә. 1931 елда беренче тавышлы фильм төшерелә. Ә 1938 елда төсле форматтагы беренче фильм экраннарга чыга. “Броненосец Потемкин” дигән фильмда буяу карандашы белән буялган флаг була. Шушы бер деталь өчен төсле фильм дип йөртә башлыйлар.

Дөньяда шундый статистика бар. 100 фильм арасында бер-­икесе уңышлы, 20се карарлык, 80е чүп була.


Елена Фатыйхова.