Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Гәзитебезнең иң популяр акцияләренең берсе – “Моңнар кайтсын авылга”  җырлы-моңлы чарасында елдан-ел яңа дуслар, яңа җырчылар, биючеләр  катнаша. Быел да шулай булды. Республика җыр-моң сөючеләре арасында танылу ала  башлаган сәләтле яшь җырчы Резеда Бүләкова шушы акциябезнең чагу бизәге булды. Моңлы тавышлы  Резеданы тамашачы бер күрүдән үз итте. Бу тормышта зур сынаулар үткәргән, әмма сынмаган, сыгылмаган, үз сукмагыннан тайпылмаган көчле ихтыярлы туташ ул. Бүген ул – безнең редакциябез кунагы.

– Резеда, син Бүздәк кызы, шулай бит?
– Әйе, мин Бүздәкнең ямьле Түреш авылында туып-үстем. Бәләкәйдән җыр-моңга гашыйк идем. Гаиләдә 5 бала үстек – бер апам, өч абыем. Абыйларым язмышларын сәнгать дөньясы белән бәйләмәсәләр дә, мин алар уйнаган гармун моңнарына кушылып җырлап үстем. Балачакта, мәктәптә укыганда җырларга бик ояла идем – курка-курка гына, бер ноктага карап кына җырларга тырыша идем. Әнием дә бик матур җырлый иде. Әле булса хәтеремдә, әни иртән сыер савып кереп, сепарат аертканда гел җырлый иде... Әтием гомер буе шофер, янгын сүндерүче булып эшләде. Әни фермада савучы иде. Әни яклап туганнарыбыз матур җыйлыйлар. Җырга сәләтем, җыр-моң яратуым шул яктан киләдер димен.
– Ә җырчы булу теләге кайчан туды?
– Үсмер чакларымда ук җырчы булам дип хыялландым. Октябрьский шәһәрендә музыка училищесы барлыгын белә идем. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң шунда барырга ниятләдем. Әмма әни бу теләгемә каршы килде, аның мине пешекче итеп күрәсе килгән иде. “Кызым, үзеңнең һәм гаиләңнең тамагы тук булыр”, – диде ул. Юк, мин әйтәм, мин җырчы булам. Әни каршы булса да, соңгы сүзне әти әйтте: “Ярар, баланың теләгенә каршы килмәгез”, – диде. Шулай итеп, мин теләгән җиремә укырга киттем.
Октябрьский музыка училищесында дүрт ел белем алдым.
Ришат Төхвәтуллин белән бергә укыдым. Бик күңелле укыдык, студент елларымны әле дә сагынып искә алам, чөнки безнең буш вакытыбыз бөтенләй булмый иде. Гел укулар, репетицияләр, концертлар… Шушы училище миңа сәхнәгә юлны ачты, сәнгать дөньясына әзерләде. Шунда бию ансамбле составында солист булып та чыгыш ясарга туры килде. Икенче яктан, училище безне тәртипкә, дисциплинага өйрәтте. Дәресләргә соңга калсак, җитәкчебез кертми иде. Һәм дөрес тә эшләгәндер димен. Төркемебез җитәкчесе Мусина Галия Закир кызы безгә карата таләпчән дә, кешелекле дә булды. Укуны тәмамлаганнан соң күңелдә ниндидер бушлык туды – кая барырга, ничек эш башларга? Укуымны дәвам итим дип Уфага килдем, кызганычка каршы, сәнгать академиясенә укырга керә алмадым. Ул елны бик көчле тавышлы абитуриентлар килгән иде. Читтән торып укырга ниятләдем. Әле студент чагымда ук, кирәк-ярагыма тотынырга акча булыр дип, кафеда эшләп йөрдем. Бу эшемне читтән торып укыганда да ташламадым.
– Белүемчә, нәкъ студент вакытыңда син гаиләңдәге иң кадерле кешеләреңнең берсен югалткансың...
– Әйе, 2010 елда училищеда дүртенче курсны тәмамлаганда тормышымда беренче зур югалту кичердем – йөрәк чире белән әтием үлеп китте. Ямьле май ае, 9 майга әзерлек репетицияләре бара иде. Минем өчен зур стресс булды ул, чөнки әтиемне бик ярата идем. Тыныч, йомшак күңелле иде. Безгә, балаларына, тырнак белән дә чирткәне булмады. Югалтулар моның белән генә бетмәде – 2011 елның августында Лена апам үлеп китте. Читтән торып укыганда шушы апамның ярдәмен, игътибарын, таянычын тоеп укыдым, яшәдем. Бик кадерле иде ул миңа. Апам йокларга яткан һәм уянмаган. Ул вакытта аңа 38 яшь иде. Ире, 3 баласы калды. Минем өчен авыр вакытлар башланды – тормышым җимерелеп төшкәндәй булды. Әллә җырчы булу теләгеннән кайтып, кем әйтмешли, нормаль һөнәр үзләштеримме икән дигән уйлар да керде. Нәкъ шушы чорда Себердә эшләүче ахирәтем шалтыратты: “Монда ритмика укытучысы кирәк, кил, әйдә”, – дип, Себергә Надым шәһәренә чакырды. Әнием елый: “Әле генә апаң үлде, син дә читкә чыгып китәсең”, – ди. Икәүләшеп елаштык шулай. Шулай да җыендым да, юлга чыгып киттем. Мине еракка җибәрәсе килмәгән иде әнинең. Акча эшлим дип чыгып киттем.
Барып урнаштым, әйбәт кенә эшләп киттем. Хезмәт хакы да әйбәт, ләкин барыбер күңелгә нәрсәдер җитми. Көн дә елыйм, туган якка кайтасы килә. Балалар дәрестән соң өйләренә кайтып китә, ә мин зур залда музыка кабызам да җырлап утырам. Һаман җырдан аерыла алмыйм. Нәтиҗәдә, мин ноябрьдән майга тиклем эшләдем дә, кире Уфага кайттым.
– Башкортстанның тарту көче көчле булгандыр, күрәсең. Ничек уйлыйсың?
– Бәлки, шулайдыр да. Уфага кайткач та алдыма тагын шул проблема килеп басты – кая эшкә барырга? Фитнес клубта да эшләп алырга туры килде. Дөрес туклану серләренә шунда өйрәндем, эшләвем дә, яшәвем дә шунда булды дисәң була. Кызлар-егетләр кайтып киткәч, залны эчтән бикләп куя идем дә, эй, җырлый идем...
Шуны аңладым – һәрбер нәрсәнең үз вакыты, үз файдасы бар икән. Себердә эшләгәндә күп дуслар таптым. Күп уйландым, фикерләремне, планнарымны тәртипкә салырга тырыштым. Җырлар язып карау теләге туды. Минем булмышым, табигатем шундыйдыр инде – сәяхәтче кебегрәк. Берникадәр вакыттан соң Себердәге ахирәтем яңадан шалтыратып: “Әйдә, кире кил монда”, дигәч, күп уйлап тормый, тагын шул якларга юл тоттым.
Балыкчылар өчен кирәк-яраклар сатыла торган кибеткә сатучы булып кердем. Эшем тыныч, балыкчылар үзләренә кирәк нәрсәләрне сатып алалар да, ипле генә чыгып китәләр. Кырык градус салкыннарда кибеткә бөтенләй кеше керми. Кеше булмагач, мин тагын кибеттә берүзем җырлап утырам (көлә). Хәзер аңлыйм инде – бу минем эзләнү этабым булган. Нәкъ шул вакытта миндә әтиемә багышлап язган “Әткәем” җырын яздыртасы килү теләге туды. Зур югалтулар, тетрәнүләр дәвам итте – 2012 елда йөрәк чире белән әнием, 2014 елда бер абыем бакыйлыкка күчтеләр. Бу кайгыларны үткәрергә ныклык, сабырлык кирәк иде. Һәм мин сабыр булырга тырыштым да.
Себергә икенче тапкыр килгәч, казаклар хорында солистка булып йөрдем әле мин. Шунда минем тавышым ныклап ачылды. Уфада яшәүче Раил Өметбаевка “Әткәем” һәм “Сабый бала” җырларына аранжировка яздыртырга заказ бирдем. Раилгә рәхмәт, ике ай эчендә эшләп тә бирде – 2014 елның февралендә радиодан беренче җырларым яңгырады. “Әткәем”не ишеткәч, үзем дә утырып еладым. Минем, гомумән, күңел нечкә инде ул. Шуны җырларымны ишеткәннән соң Уфада яшәүче композитор Риф Арслан шалтыратты: “Нишләп ятасың анда, кайт, әйдә Уфага”, – диде. Мин ни, җиңел сөякле кешегә, җитә калды, чемоданымны тутырдым да, Уфага кайтып киттем. Шунда ук концертларга чакыра башладылар, гастрольләргә. Ниһаять, эзләгәнемне таптым, шикелле дип сөендем. Җырлар иҗат итүемне дәвам иттем.
– Резеда, Уфада син күп кенә җыр бәйгеләрендә катнашып, мәртәбәле урыннар яуладың, әйеме?
– Әйе, 2014 елда “Юлдаш җыры” конкурсында катнашып, 3 урын яуладым. Анда мине күп артистлар күреп калды. Популяр җырчы Хәсән Усманов композитор Риф Арсланга: “Гастрольләргә чыгарга җыенам, безнең белән чыгарга берәр җырчы тәкъдим ит әле”, – дип шалтыраткач, Риф Хәмит улы минем турыда әйткән. Менә шул вакыттан алып Хәсән Усманов белән дуслыгыбыз башланды. Искиткеч кешелекле, ярдәмчел кеше ул. Таянычын, ярдәмен гел тоеп яшим. Рәхмәт аңа!
Илсур Тайсин белән озак кына гастрольләрдә йөрергә туры килде. Аңа да нык рәхмәтлемен. Илсур абый белән зур сәхнәдә чыныгу алдым, кыюлыгым, үземә ышанычым артты. Студиядә җырлау бер, ә кеше алдына чыгып җырлау икенче бит ул. “Плюсовка”га җырлаган чаклар иде. Илсур абый бермәлне әйтте: “Карале, Резеда, тавышың бар, әйдә, “тере” тавышка җырлап кара. Авылларда йөрисең бит, әкренләп өйрәнерсең”, – диде. Ризалаштым. Шулай да беренче тапкыр җырлаганда тавышым калтырады. Илсур абый тынычландырды: “Беренче мәртәбәгә ярыйсы, молодец”, – диде. Иң ерак авылларда, хәтта Мәскәү, Питер якларында йөртеп алып кайтты ул мине. Боларның барысы да минем өчен зур тәҗрибә булды. Берничә ай Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта, Казанда да эшләп, яшәп карадым. Мондый зур шәһәрләрдә яшәү кыйммәтлеген, күп акча кирәклеген аңладым. Гомумән, 2017 ел минем өчен гел күченеп йөрүләр чоры булды. Казанда турыдан-туры: “Синеке кебек тавышлы җырчылар күп монда. Беркемне дә аптырата алмыйсың”, – дип әйтүчеләр дә булды. Казанда яшим, ә үземне Уфага концертларга чакыралар. Мине Уфада беләләр, үз итәләр. Нишләп йөрим мин Казанда? дип уйландым һәм Башкортстанга юлландым. Һәм үкенмим дә. Концертларга еш чакыралар, мөнәсәбәт яхшы. Аптырыйм, нишләп мин шәһәрдән шәһәргә эзләнеп йөргәнмен соң? Бер карарга килдем инде – Уфада төпләнәм, яшим һәм эшлим, Алла боерса.
Иҗади уңышларымнан түбәндәгеләрне әйтә алам:
2015 елда “Башкорт җыры” конкурсында “Өмет” номинациясендә лауреат булдым.
2015 елда дүрт клип һәм тагын да күп кенә яңа җырлар иҗат итүгә ирештем.
2016 елда беренче тапкыр үземнең сольный концертларымны башладым. Уңышлы үтте, Аллага шөкер. Тагын да бер елдан “Сөләймән чишмәсе” дигән җырга клип төшерелде.
– Син якын көннәрдә республика буйлап “Ышанам” җыр-моң проекты белән гастрольләргә чыгарга җыенасың. Нинди кәефләр, уй-ниятләр белән юлга чыгасың?
– Җырчы буларак өлгереп җитсәм дә, танылу аласым, яңа кешеләр белән очрашасым, күбрәк тәҗрибә туплыйсым килә. Артист кеше шулай булырга тиештер дә – һәрвакыт эзләнүдә, үсештә, камилләшүдә. Шушы “Ышанам” проектын авыллардан соң Уфа тамашачысына да тәкъдим итәргә уйлыйм.
– Эшләрең уң булсын, ниятләрең тормышка ашсын, Резеда!
– Рәхмәт!
Руфина Таҗиева.