Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Чараның колачына карап, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы 2020 елда Башкортстанда узачак Фольклориадага үзенең әзерлеген башлап җибәрде дип әйтә алабыз. Бөтендөнья татарлары конгрессы, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе, аның Башкортстан бүлекчәсе, “Русиянең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, “Төмәнәк” милли-мәдәни иҗтимагый үзәге берлегендә оештырылган чара бик ямьле үтте.

 

Татар фольклор ансамбльләренең төбәкара музыкаль фестиваль-конкурсы узды

Бәйрәмне ачып, Туймазы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Н.Подоприхин кунакларны тәб-рикләде:
”Фестиваль Туймазының иң матур урынында, районның энҗе-ләренең берсе булган “Бабай утары” этнографик музеенда уза. Бу соклангыч фестиваль. Бары-гызны да котлыйм, катнашучыларга рәхмәт. Сез илебездә яшәгән халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертәсез. Бүген биредә Австралиядән кунаклар булуы бәйрәмнең зурлыгы турында сөйли. Матур җиңүләр телим. Бөтендөнья татарлары конгрессына, “Ак калфак” оешмасына, шундый изге эшләрдә башлап йөрүче, җирле иҗтимагый оешмаларны оешты-ручы, меценат, халыклар арасында дуслыкны ныгытучы Фәнир Галимовка зур рәхмәт. Шулай бердәм булып яшик”.
Казан кунагы, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова безнең һәрвакыт көтеп алынган кунагы-быз. Ул ихластан җылы теләкләрен җиткерде:
“Бабай утары”нда бу чараны башлап җибәреп, фольклорны күтәрү, аны халкыбызга тарату, яшәешебезгә, дөньябызга кертү, үзебезнең буыннарга тапшыру бурычын куябыз. Бу бик куанычлы вакыйга. Эшне башлап җибәреп, халыкка дәрт, ялкын өстәгән оештыручыларга рәхмәт”.
Милли рухыбызны, тарихны, мирасны терелтеп каршыга бас-тырган “Бабай утары”нда иртәдән үк иң матур, дәртле көйләр яңгырады, милли киемнәрдәге төрле буын вәкилләре биеде, җырлады. Илһамият, дәрт, шатлык, бәйрәм рухы тантана итте. Өч телевидение, басма матбугат вәкилләренең килүе дә халыкка дәрт өстәде. Шул сәбәпле, республика күләмендә югары дәрәҗәдә уздырылган чара ерак чакрымнарга, татарлар яшәгән һәр төбәккә таралды.
Сәхнәдә берсен-берсе алышты-рып, сигез фольклор төркеме кемузардан җиңү өчен ярышты. Кыйгы районыннан “Ярангөл”, Краснокама районы Куян авылын-нан «Ак калфак», Туймазы районының «Ахирәтләр”, Шаран районының “Сөмбел”, Уфа шәһәре Дим бистәсенең “Ак калфак”, Бәләбәй шәһәренең “Ак калфак”, Салават шәһәренең “Йолдызлар”, Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” вокал-фольклор ансамбль-ләренең чыгышлары бәйрәмгә җыелучылар күңеленә илһам һәм дәрт өстәде.
Кояш бөтен нурларын “Бабай утары”на гына төбәгәндәй тоелса да, йөрәк кайнарлыгы көчлерәк иде, ахрысы. Халык тамашаны ахыргача карап утырды Барысы да дәртләнеп нәтиҗәне көтте. Шулай итеп, Салават шәһәре “Йолдызлар “ төркеме – 1, Дим бистәсе “Ак калфак” төркеме -2 (алар билгеле шагыйрь һәм күп җырлар авторы М.Әбделмәновның Р. Әхтәмова белән берлектә иҗат иткән өр-яңа “Ак калфак” җырын да тәкъдим итте), Краснокама “Ак кал-фак”лары – өченче урынны яу-лады. Ә Гран-прига Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” вокал-фольклор ансамбле лаек булды. Барысына да БТК һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмала-рының матур бүләкләре тап-шырылды. Бөтендөнья татар конгрессының костюмнарына ия булу бәхете “Җидегән йол-дыз”ларга елмайды. Кунак буларак катнашкан керәшен татарлары, мари, чуваш фольклор төркемнәре, иң дәртле чыгышларын бүләк итеп, Рәхмәт хатларына лаек булды.
Мондый чагу чыгышларга бәя бирү җиңел булмагандыр дип, фестивальнең жюри рәисе, ТРның һәм БРның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка мөрәҗәгать иттем.
“Бәяләмә биргәндә матур киенеп, сәхнәдә басып җырлауга гына түгел, ә җырга ярашлы сюжетка корылган чыгышларга өстенлек бирдек. “Беренче белен” булса да, төерле булмады, мин канәгать калдым. Матур башлангыч, дә-вамлы булсын. Бу эшне оештырган Фәнир дустымның теләге шул – буыннар бәйләнешен саклау, милли йолаларны, туган телне балаларга тапшыру. Балалар уйнарга, җыр-ларга өйрәнсен, телебез югалмасын дип тырыша бит.
Шунысы күңелне кырды: әзер-ләнеп тә, килә алмый калган коллективлар булды. Урындагы җи-тәкчеләрнең бу эшкә салкын каравы нәтиҗәсендә тулы әзер-лектәге коллективлар, балалар килә алмый калды”, – диде ул.
“Җырлыйк әле” татар фольклор ансамбльләренең төбәкара музы-каль фестиваль конкурсына баш-лангыч биргән Башкортстан “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина исә һәр кунагы йор-тына исән-сау кайтып җиткәч кенә җиңел сулап куйды һәм бәйрәмнең тиешле дәрәҗәдә узуына сөенде.
“Бу башлангычны Башкортстан чикләрендә генә туктатырга ярамый, дәвам итәргә кирәк, бергә - бергә эшләрбез дип уйлыйм”, – диде Фәнир Гыйльметдин улы. Арытаба уңышлы эшләү өчен нинди ярдәм кирәк дип сорыйм аннан. ”Ярдәм көтмим, аяк чалм-асыннар, калганына сәламәтлек булсын. Ә чыгымнарыннан курык-саң, мондый эшне эшләп булмый”, – ди Фәнир абый инде иртәгә эшлисе эшләрне уйлап.
“Бабай утары”нда әле җәйге боулинг төзелеп бетеп бара. Ары-таба да яшьләр белән форумнар уз-дырасы, башка чараларны гамәлгә ашырасы бар. Балаларны фәкать туган телдә аралашып, табигатьне, авыл мохитен танып-белү макса-тында узасы мизгелләр көтә.

 

Бәйрәм ачу күренеше.

 

К.Идрисова “Бабай утары” музеена бүләк тапшыра.

 

“Ак калфак” ансамбле (Дим бистәсе).

Ф.Галимов: “Милләтнең киләчәге балаларда!”

Алсу Төхвәтуллина.
Автор фотосурәтләре.