Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар. Иҗат ялкыны, дөнья гаме белән янып яшәгән, дәртле рухлы, нурлы йөзле бу парга күптән сокланып карыйм мин. Башкортстанга күчеп килүләренә 11ел чамасы гына булса да,  алар тиз арада исемнәрен дә таныттылар, сәнгатьтәге хезмәтләре белән күпсанлы тамашачыларын һәм якын дусларын да таптылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 10 елдан артык кызыклы образлар тудырган бу  талантлы пар хәзер үзаллы эшли. Бүген Гайнетдиновлар башкаланың 84нче һәм 65нче  татар гимназияләрендә театр түгәрәкләрен җитәкли. Сәләтле татар балаларын күреп, туплап, бик матур сәхнә әсәрләре тудыручы “Символ” балалар театры һәм ”Символ” эстрада театры-студиясе төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, дәрәҗәле бүләкләр алып килә.  Шушы ямьле май көннәрендә бу мәхәббәтле гаиләдә – истәлекле вакыйга – Лениза ханымның юбилей тантанасы көтелә. Шул уңайдан без алар белән сөйләшеп алдык.

– Лениза ханым, бергәләп килсәгез дә, юбиляр буларак игътибарны бүген сезгә күбрәк бүләрбез. Бәйрәм алды кәефләре ничек?
– Кәефләр әйбәт, Аллага шөкер! 2 бишле алам бит – 55ем тула!
– Яшегезне кайберәүләр кебек яшермисез икән?!
– Юк, яшермим. Мине шушы матур дөньяга китергән әниемә мең рәхмәтләремне әйтеп уянам. Нинди матур вакытта, бөреләр ачылып, яфраклар уянган яшь яшеллек чорында тапкан бит ул мине! Гаиләдә өч бала – абыем, апамнан соң – мин төпчек кыз. Кадерләп, иркәләп кенә үстерделәр.
– Иркәләнеп үсү тормышта ярдәм итәме, гаиләгез турында сөйләгез әле?
– Бу иркәлек тормышта авырлыклар күрә башлагач бераз комачаулады, көтелмәгән сынауларга әзер түгел идем.
Мин – Татарстан кызы. Башкортстанның Илеш районы белән чиктәш Актаныш районы Кәзкәй авылында туып-үстем. Әтием Мәүләви колхозның алдынгы тракторчысы, бригадиры булды, басудан кайтып кермәде. Әти үстергән кукурузлар Мәскәүнең данлыклы ВДНХсында күрсәтелде, елдан-ел ирешкән уңышлары өчен ул “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнде. Әнием Флера – минем беренче укытучым. Гомере мәктәптә үтте. Бик иҗади, сәнгатькә мөкиббән кеше иде. Минем театр юлын сайлавымда да аның өлеше зур булды. Кечкенә чакта апа белән икәүләп концертлар куя идек. Беребез җырласа, икенчебез бии. Әниебез костюмнар тегә, яңа елга төрле-төрле костюмнар тегеп, без мәктәптә һәрвакыт мактаулы урыннар ала идек. Үзе дә гел спектакльләрдә катнашты, тальянда уйный иде. Абыем, апам да гармуннарда уйныйлар.
– Гел сәхнәдә кайнашып үскәч, нинди белем алырга, кем булырга дигән икеләнүләр дә булмаган, димәк, сезнең?
– Апам да бик сәләтле, җырлый, гармунда уйный дип әйттем бит әле. Башта театр юлыннан ул китәргә теләде. “Төпле профессия ал” дип, аны җибәрмәделәр. Ә мин төпчек кыз буларак үз сүземне сүз итәргә өйрәнгән, миңа бик каршы да килмиләр иде: 9нчы класста укыганда Казан театр училищесына чакырган игълан күрдем дә, әти-әнине күндереп имтиханнар тотарга чыгып киттек. Атаклы Марсель Сәлимҗанов кабул итте безне. Имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Бүгенге көндә исемнәре киң билгеле, танылган Венера Шакирова, Фәрит Бикчәнтаев, Данил Салихов, Гафур Каюмов белән бергә укып чыктым, шуның белән бик горурланам.
– Актерлык язмышы ничек башланды?
– Бик уңышлы башланды. Мине Кәрим Тинчурин театрына тәгаенләделәр, килү белән Ташкентка зур гастрольләргә чыгып киттек. Мин монда матур гына рольләр алып эшләдем. Әмма никтер Казанга караганда мин Чаллы шәһәрен ныграк яратам. Абый да анда булгач, шунда кайтасым килде. Гомерләр үтү белән мин Минзәлә театрына күчтем. Бу театрда барысы да уңай килеп торды, кызыклы рольләр уйнадым, килү белән бүлмә, аннары квартира алдым. Анда кияүгә чыктым, кызым Әдиләне таптым, тик гаилә тормышы гына барып чыкмады. Кабат Чаллыга кайтып киттем һәм шунда инде Символны очраттым. Ул минем үземә дә, кызыма да терәк булды, әти-әниемне дә хөрмәт итте.
– Уфага күченү тарихы ничек булды?
– Әдилә мәктәпне тәмамлауга, Символ Уфада сәнгать академиясендә театр бүлегенә студентлар җыюлары хакында белеп кайтты да, Әдиләне имтиханнар тапшырырга алып китте. Кызыбыз укырга кергәч инде, аңа якын булыйк дип, монда күчендек.
– Әдилә дә бик талантлы кыз икәнен ишетеп беләбез...
– Әйе, ул балачактан музыка белән шөгыльләнде, Чаллыда педколледж тәмамлады, фортепианода уйный.
– Уфага башта ияләшә алмадым мин. Гәрчә, “Нур” театрына урнашуга ук безгә уңайлы яшәү шартлары тудырдылар, Символга шундук рольләр бирделәр. Минем генә күңел алгысып, гел Чаллыга кайтасым килеп торды. Хәзер инде ияләштем – Уфаны бик яратам. Кая барсак та якын күреп торган дусларыбыз бар, туганнарыбыз күп.
– Бердәнбер көнне сез “Нур” театрыннан китеп үзаллы иҗади сукмаклар сала башладыгыз...
– Язмыш сине кай тарафларга, нинди юнәлештә алып китәсен белмисең. Киткәндә коллегаларыбыз, сез кайда да югалмыйсыз дип, рухи көч биреп калдылар. Театр әле дә сагындыра. Коллективны яратам, Сәвия апа Сираеваны сагынам, балачактан радиодан аның тавышын ишетеп үстем. Режиссер Илдар Вәлиевнең репетицияләренә килү зур шатлык иде. Коллектив 50 яшемне бик зурлап үткәрде. Мин аның өчен барысына да рәхмәтлемен.
– Лениза ханым, Символ әфәнде, дөрес әйткәннәр бит – театрдан китеп югалып калмадыгыз, сез һәрвакыт күз алдында. Кулга-кул тотынып, гаилә театры буларак иҗат итәсез, бәйрәм-тамашалар оештырасыз, ә төп эшегез хәзер – балалар белән эшләү, аларны милли рухта тәрбияләү, матурлыкка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
– Әйе. Без менә 7 ел инде башкаланың 84нче гимназиясендә эшлибез. Директоры Идрисов Равил Рифгать улы үзе дә театрны, иҗатны бик ярата, шуңа ярдәме дә зур. Балаларны мавыктыра белергә кирәк, Символ исә өметле, сәләтле балаларны аера-күрә белә, аларның иҗади потенциалын һәрьяклап үстерергә тырыша. Монда без Кәрим Тинчурин әсәре буенча “Сүнгән йолдызлар”, Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” һәм быел Мостай Кәрим әсәре буенча “Озын-озак балачак”ны сәхнәләштердек. Уңышларыбыз да бар: мәсәлән, бездә шөгыльләнгән Камилла Якупова Казан театр училилищесына укырга керде, гел “бишле”гә генә укый. Ә бит ул студиягә килгәндә татарча сөйләшә дә белми иде. Хәзер саф татарча сөйләшә. Бер малаебыз – Денис Зәйнуллин – ГИТИСта, берсе – Таһир – Щепкин училищесында укый. Болар – безнең казанышлардыр дип уйлыйбыз. Әле күптән түгел генә Черниковканың 65 нче татар гимназиясендә дә эшли башладык. Мәктәпнең театр булдырырга теләкләре көчле иде. Монда талантлы, татар рухлы балалар күп, студиягә бик теләп йөриләр. Әле ике генә ай эшләсәк тә, инде республика күләмендә “Алтын маска” балалар театрлары конкурсында катнашып, өченче урын алдык. Тукай бәйрәме көннәрендә катнаштык.
– Лениза ханым, сездән ургылып торган ташкын энергиягә сокланмый мөмкин түгел. Сез Символ белән икегез дә шундый актив, өлгерсез, бер-берегезне тулыландырып тулы куәтле тормыш алып барасыз. Әле менә үзегезнең юбилей тантанасына әзерләнәсез. Ничегрәк узачак бәйрәм чарасы?
– Яшемә бөтенләй ышанасым килми. Символым, гаиләм янымда, оныгыбызны яратып сөябез. Куанып, булганына шөкер итеп яшибез. Туган көнемне якыннарым, тамашачыларыбыз белән бергә үткәрәчәкбез. 23нче майда “...Бер тән, бер җан итеп яраткан...”дигән театрлаштырылган тамашада гаилә ансамбле, иҗатташ дусларыбыз белән мәдәният сараен гөрләтербез дип өметләнәбез.

Елена Фатыйхова.
Фәнил Абдуллин фотосы.