Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләрме әле? Шаран районы мәдәният йортындагы “Ялкын” халык биюләренең үрнәкле ансамбленә йөрүчеләр инде күптән остарып беткәннәр.
Шулай булмый ни: аларны бию серләренә яшь хореограф Сидоров Артем Виталий улы төшендерә. Остазлары шәп булганга, бию түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр дә күп. “Әлеге вакытта 150 бала йөри, – диде ул. – Теләге булган һәркемне кабул итәбез. Сәләтләре бик булмаганнарны да, үзләре нык теләгәч, күңелләрен төшермик дип, кире какмыйбыз”.
Әлбәттә, бию түгәрәгенә йөргәннәр барысы да биюче булып китә алмый. Шулай да биюне сәламәт тормыш рәвешенең бер өлеше дип караганда, аның белән үзең өчен генә шөгыльләнү дә яхшы. Өстәвенә, район җирендә хаклар тешләшми. “Аена 350 сум түлиләр, – ди яшь хореограф. – Җыелган акчаларны костюмнар тектерүгә тотабыз. Концерт, бәйгеләрдә еш катнашып торабыз. Мактаулы урыннар алганнан соң егет-кызларыбыз тагын да дәртләнебрәк шөгыльләнә. Республикадан читтә узган бәйгеләрдә дә, үзебезне сынап, матур уңышларга ирешеп киләбез. Әле яңарак Мәскәүдә булып кайттык”.
Егет-кызларның тырышлыгы идән тактасыннан ук күренеп тора. Ничек дисезме? Район мәдәният сараеның икенче катында урнашкан бию залында такта идәннәре көзге кебек ялтырап ята. Идән такталары шомарганчы биегәч, чынлап та, эшнең җитди куелганы аңлашыла.
Артем белән хушлашып, беренче катка төшеп барганда музейга тап булдык. Районның тарихын, халкының үзенчәлеген, билгеле шәхесләрен чагылдырган бай музей буйлап сәяхәт кылмый калу мөмкин түгел. Шаранның тарих-крайны өйрәнү музее директоры Негуренко Зилә Галимҗан кызы безгә музейның эшчәнлеге, һәр датага багышланган чараларга балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күпләп килүе турында мәгълүмат бирде. Шаран районына рухи сәяхәт ясаганнан соң, юлыбызны дәвам иттек.
Шаран хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Артур Илдар улы Габдуллин әйтүенчә, 2013 елда район мәдәният сараена 1 миллион сумга капиталь ремонт ясалган. Мәдәни учак тулысынча яңартылган. Мондый җирдә үзеннән-үзе җырлыйсы да биисе генә килеп тора: мәдәни чаралар да гөрләп үтәләр.
Әйткәндәй, районның балалар иҗат үзәгенә хәзер “спорт” сүзе дә өстәлгән. Шуңа кайсыбер тамашалар вакытында концерт номерлары спорт чыгышлары белән үрелеп бара. Шунысы да күзгә ташланды: биредә спортны үстерүгә җитди карыйлар. Район үзәгендә Мәгариф министрлыгына караган спорт мәктәбе эшли. Көрәш, билбау белән көрәш, гимнастика, дзюдо яки спортның башка төрен сайлыйсыңмы, барысы белән дә бушлай шөгыльләнергә мөмкин. Шуңа 1нче класстан алып 70 яшькә кадәргеләр дә бик телән йөриләр. “Спорт мәктәбе 2011 елны эшли башлады, – диде Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Салават Мәгъдан улы Хөсәенов. – Шул вакыт эчендә 15 спорт кандидаты, 1 спорт мастеры чыгардык. Район, республика, ил күләмендә үткән ярышларда мактаулы урыннар алып киләбез”.
Әле биредә 18 тренер эшли. Хезмәт хакы, калган урыннардагы кебек үк, зур булмаса да, үз эшен яраткан остазлар спортчылар тәрбияләүгә зур көч сала. Быел биредә ремонт эшләре тәмамланачак. Шуннан соң спорт инвентаре, яңа тренажерлар сатып алырга күзаллыйлар. Шуңа киләчәккә өметләре зурдан.
“Иң мөһиме – балалар урам буенда йөрмәсен. Спорт белән шөгыльләнсен, биюгә йөрсен, рухи үсешсен. Моның өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз”, – диделәр шаранлылар.

Яшь хореограф Артем Сидоров.

 

“Ялкын”ның ялкынлы кызлары.

 


Язгөл САФИНА.
Фәнил АБДУЛЛИН фотосурәтләре.