Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Салават Фәтхетдинов үзенең Инстаграмында видеоязма урнаштырган. «Бер буш көнем бар иде авылга кайтып инәйнең Рәхмәтен алып килдем әле», - дип яза ул. Җырчы ерак араларны якын итеп, вертолётта гына җилдерә. Әнисе белән төшкән матур фотоларын да урнаштырган. «Инәй кочагында» дип исемләгән аларны.

Җырчының подписчиклары исә “Сөбханалла. Бабай-малай булып яшәү – иң зур бәхет! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы сезгә!”
“Бик матур утырасыз. Әниегезне онытмаганыгыз өчен рәхмәт яусын!”
“Бәхет кочагында Салават...”
“Әниләр исән вакытта без һаман да бала” һәм башка шундыйрак комментарийлар язганнар.
Фото җырчының Инстаграмыннан алынды.