Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Русия Президенты Владимир Путин имзалады.

Әлеге гамәл театр сәнгатен алга таба үстерү нияте белән башкарылды.

Шулай итеп, 2019 елда Русия буенча бөтен мәдәният оешмаларында тематик чаралар үтәчәк: спектакльләр, фестивальләр, очрашулар, Театр елын ачу һәм ябу тантаналары, VIII Театраль Олимпиада, Бөтенрусия театр марафоны, илнең иң яхшы спектакльләрен онлайн күрсәтү, бөтенрусия һәм халыкара күргәзмәләрне, фестивальләрне оештыруда ярдәм итү, Русия театр энциклопедиясен бастыру. Шулай ук, театр биналарын төзекләндерү, 2030 елга кадәр театр сәнгатен үстерү буенча план төзү, балалар өчен театрларны үстерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, театраль белемгә игътибарны арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралган.
Русия хөкүмәте Театр елын уздыру буенча 1 июньгә кадәр оештыру комитеты төзергә һәм төп чаралар планын расларга тиеш. Ил субъектларына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә.
13 декабрьдә исә ил буенча Театр елын ачу чаралары узды. Бу иҗади акциягә Башкортстанның да 12 театры кушылды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры шушы истәлекле датага туры китереп башкорт халкының “Урал Батыр” эпосын сәхнәләштерде.
Спектакльнең жанры үлемсезлек турында кобаер дип билгеләнгән һәм анда бөтен труппа диярлек катнаша. Урал батыр ролендә – Ринат Баймурзин. Премьерага килгән тамашачыларны БРның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләде һәм Театр елын ачып:
“Безнең республикада 12 профессиональ театр һәм 2200 халык театры коллективлары эшли. Ел дәвамында театрларга миллионнан артык тамашачы йөри. Театр елында без аларның тагын да артуына ышанабыз. Алда көтелгән ел кызыклы һәм бай булмакчы. Владивостокта январь аенда ук театр марафоны башланып китәчәк һәм ул маршрутка безнең республика да кергән. Киләсе елның май аенда без VII Халыкара “Туганлык” фестивалендә төрки телле театрларны кабул итәчәкбез. Көзен Уфада Мостай Кәрим юбилеена багышланган Театр декадасы узачак, анда без кече шәһәрләр театрларын көтеп калабыз”, – диде.
Русиядә Театр елын ачу уңаеннан бәйрәм чаралары, интерактив тамашалар, флешмоблар Уфаның һәм республиканың барлык театрларында да үтте.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры да бу көнне чын бәйрәм тантанасы әзерләгән иде. Чара театрның зур залы фойесында “Театрга мәхәббәт белән” дигән әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Театрның әйдәп баручы артистлары башкарган җырлар, шигырьләр тамашага килгән беркемне дә битараф калдырмады. Балалар өчен дә мавыктыргыч тамаша әзерләнгән иде – “Мэри Поппинс” әкиятеннән “Нур”ның балалар студиясе тәкъдим иткән күренеш яшь тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Фойеда шулай ук балалар декоратив эшләнмәләр студиясе иҗат җимешләре куелган, Театр елына багышланган фотокүргәзмә дә урын алган иде.
“Нур” театрыннан елның төп бүләге ул, әлбәттә, спектакль премьерасы булды. Билгеле татар язучысы Әхмәт Фәйзинең “Отышлы кияү” пьесасы буенча Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән “Отышлы тормыш” спектакле”н тамашачы искиткеч җылы кабул итте. Димәк, “Нур”лыларның бу иҗат җимеше дә коллектив репертуарында лаеклы урынын алыр дигән өметтә калабыз. Узган гасыр урталарында язылган әсәр бүген дә актуаль яңгыраш тапкан – акчага гына табынып, бар бәхетен байлыкта күргән кешеләрнең мөнәсәбәтләрен искиткеч талантлы чагылдырган иҗат төркеме. Афәрин, аларга!
Милли яшьләр театры сәхнәсендә 14 һәм 15 декабрь көннәрендә Зәйнәб Биишеваның “Мәхәббәт һәм нәфрәт” музыкаль легендасының премьерасы узды. Премьера шулай ук театр елын ачуга һәм халык язучысының юбилеена багышланган. Сәхнәгә куючысы – Рөстәм Хәкимов. “Башкорт әдәбияты классигының әсәрен сәхнәгә күчереп, яшьләрне аның иҗаты белән таныштырырга телибез”, – ди театрның әдәбият бүлеге мөдире Шәүрә Шәкүрова.
Шулай итеп, алда көтелгән Театр елына яшел утлар кабынды, хәерле сәгатьтә!


Елена Фатыйхова.