Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Бәләбәй татар гимназиясе укучылары  халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, уеннарын,  җыр-моңнарын күңелләренә сеңдереп үсә

Күңелле һәм  моңлы җырлар.  Дәртле биюләр һәм төртмә такмаклар. Уен-көлке һәм җор сүз. Үзеңне күрсәтү һәм башкаларны күрү. Гүзәл яшьлек  һәм керсез тойгылар. Шатлык  тантанасы һәм бергә булу рәхәтлеге. Тагынмы? Тагын  әле  эчке һәм тышкы матурлык, әдәп һәм әхлак, ихтирам һәм хөрмәт…  Халкыбызның  һәрберсе  әйбәт тәрбия бирүгә  хезмәт иткән гореф-гадәтләренә сокландырган, күңелне яктырткан, нечкәрткән шушы кадәр кыйммәтле рухи хәзинәне беләсезме кайда берьюлы күреп, ишетеп, йотлыгып карап, туган телнең яшәячәгенә ышанып  була? Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе  сәхнәсендә!  Менә өченче ай  инде анда шаулап-гөрләп “Аулак өй”ләр бара. Менә өченче ай инде укучылар дәресләрдән соң тамаша залына  “аулак өй”гә ашыга.

Эштә уңган-булган татар халкы борын-борыннан матур итеп күңел дә ача, ял да итә белгән. Кышкы  озын төннәрдә  җиткән кызлар, кул эшләрен алып, утырмага – аулак өйләргә  җыела торган булганнар. Әлбәттә, кызлар булган җирдән егетләр каламы соң! Яшьләр  бергә кич утырып, бер-берсенең кыюлыгын, чәмлелеген, осталыгын күрсәтүне ачып салган уеннар уйнаганнар, такмаклар әйтешкәннәр, бер-берсеннән кул эшләренә, җырларга өйрәнгәннәр.

Их, хәзер инде аулак өйләр сагынып сөйләргә генә калды дисәм, ялгышканмын икән. Югарыда әйткәнемчә, татар гимназиясе укучылары  шушы матур  йоланың – күңел бәйрәменең онытылуына юл куймый. Онытмау гынамы?  Алар аның  энҗе бөртекләредәй кадерле бизәкләрен җандай күреп саклый, заман сулышы өреп яңарта. Гимназия ачылганнан башлап, ел саен “Аулак өй” күренешен сәхнәдән күрсәтеп, туган телне  сөю  хисләрен көчәйтәләр, милли үзаң тәрбиялиләр, сөйләү һәм актерлык осталыгын шомарталар – тәрбияле, зәвыклы, оста татар кызы һәм татар егете булырга өйрәнәләр. 

Гимназиянең элекке директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов башлап җибәреп, инде байтактан уку йортының үз күркәм традициясенә әйләнгән  бу чараны ел саен һәр класс (чыгарылыш имтиханнары бирүче 9 нчы һәм 11нчы класслардан кала) әзерли һәм чиратлап күрсәтә. Әйтергә кирәк, мондый, класста укучы барлык балалар да катнашкан күләмле чыгышны  әзерләү класс җитәкчеләреннән, әти-әниләрдән, балаларның  үзләреннән, аеруча  туган тел, сәнгать бүлеге укытучыларыннан зур тырышлык, сабырлык, оештыра  белү осталыгы, эзләнү таләп итә. Тырышлык  бушка  китми. Мәсәлән, 4Б  (класс җитәкчесе Тамара Павлова)  һәм  5Б (Ләйсән Галиева) класслары, берничә көннән 4 А  классы (Рәсилә Музипова) укучыларының  “Аулак өй”ләрендә булган-караган әти-әниләр, зал тутырып утырган башка класслар укучылары, алар белән мин дә, моның шулай икәненә үзебез инандык.

“Аулак өй” күренешенең эчтәлегенә килгәндә, ул менә болайрак. Әти-әниләр өйдә юк чакта җиткән кыз ахирәтләрен кич утырырга, аулак өйгә  чакыра. Әлбәттә, күз-колак булырга  әби калырга мөмкин.Менә кул эшләрен күтәреп, матур итеп киенгән кызлар җыела.  Алар хәл-әхвәл сорашкан, бәйләм бәйләгән, чигү чиккән арада  сак кына  тәрәзә чиртәләр. Егетләр килгән!  Егетләр тыштан, кертегез инде, кызлар, дип ялынсалар да, Кызлар эчтән юри генә кертмибез дип үртәсәләр дә,башкача булу мөмкин  түгел  –  ишек… ачыла. Шуннан инде китә уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү .. .  Эчтәлек бер төрле  булса да,  һәр класс, иҗади килеп, аны үзенчә баета, эшкәртә, кызыклы уеннар, такмаклар табып, тик үзенчә күрсәтә, үз бизәкләрен өсти.  Менә шунысы белән мавыктыргыч, кызык, күңелле һәм кыйммәтле дә инде ул. Әйтик, 4Б классы кызлары һәм малайлары аулак өйдә “Чума үрдәк, чума каз”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнасалар, 5Б лар “Түбәтәй,  “Мәликә” , 4А лар “Капкалы” җырлы-биюлы уеннарын уйнадылар. Бу уеннарда балалар күмәкләп җырлап, биеп кенә калмады , ә берәмләп тә җәза үтәде, ягъни осталыкларын күрсәтте.  Кемдер җырлады, кемдер  шигырь сөйләде, кемдер баянда уйнады , ә кемдер татар кураенда сыздырды.  Әтәч булып кычкыру, бака булып сикерү кебек җәзаларны үтәгәндә, бөтен тамаша залы рәхәтләнеп көлде, алкышлар яңгырап торды. Җырлар, такмаклар да төрле классныкы төрлечә булды. Иң шатландырганы, балалар матур итеп үз туган телебездә сөйлиләр, җырлыйлар, үзләрен сәхнәдә иркен тоталар. Мәктәпләрдә уздырылган чараларда, бәйрәмнәрдә күп вакыт кызларның сәхнә тотуына тап буласың, ә монда өсләренә –  татар милли киемнәре, башларына чигүле түбәтәйләр кигән егетләр эһ тә итмиләр җырлап та җибәрәләр, ут уйнатып бииләр дә.

 – Ел саен уздырылганга күрә, балалар белеп тора, аңа теләп әзерләнә, класс  җитәкчеләре белән сценарий эшлиләр, кара-каршы җырлар өчен кызыклы такмаклар җырларга өйрәнәләр. “Аулак өй” – үзе бер драма әсәре шикелле. Шуңа күрә аны әзерләүчеләр дә күп, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Әхмәтова. – Актерлык осталыгына  Йосыпова Дилара ханым өйрәтсә, биюләрне  сәнгать бүлеге укытучылары Меркулова Әлфия белән Багаутдинова Энҗе куялар. Җырларга, музыка уен коралларында уйнарга мин үзем һәм Тимерхан Әхмәтов өйрәтәбез.

  • Әлбәттә, аулак өй табигый, матур булып уйналсын өчен иң мөһиме туган телне камил белү кирәк , – дип сүзгә кушыла җыр укытучысы Тимерхан Әхмәтов.  – Телне белмәгән хәлдә, җырларны тиешенчә башкарып булмый.

Аларның әйтүе буенча, балалар арасында рус телле укучылар да бар, алар да бу күңелле чарада теләп катнаша, тырышып, татар телен өйрәнә.

Әйе, күренеп тора, биредә коллектив җанын-тәнен биреп, үз эшен яратып эшли. Тик менә балаларның татар милли костюмнары, күлмәкләре күптәнге. Хәзер бит  аларның  нинди генә затлылары юк, Казан телетапшыруларын караганда, сокланып,  баш  чайкап утырасың. Их, безнең балаларның да милли киемнәрен яңартырдай берәр спонсор – милли җанлы бай абзый табылса икән ул!

 Залда тамашачылар арасында  әти-әниләр, картәни-картәтиләр дә бар иде. Башлангыч  классларда укучы Эльверт белән Эльзаның картәтиләре Рим Шәйдуллин да  махсус “Аулак өй” карарга килгән. “Оныкларны  монда укырга биргәнгә сөенеп бетә алмыйбыз. Җырларга да, биергә дә өйрәтәләр. Оныклар яхшы укыйлар, бөтен чараларда катнашалар. Гимназия коллективына рәхмәт “, – ди ул.

Оныклары 5нче класста укыган картәни Вәзирә Каюмова да сөенеп бетә алмый. “Ярый килдем әле, бигрәк күңелле, яшьлеккә кайткандай  булдым. И, балалар ихлас уйныйлар, нык оештырганнар”,  – дип сөйләшүгә кушылды.

… “Аулак өй” күренешләрен карап утырганда,  әби-бабаларыбызның, олырак буын әти-әниләребезнең гүзәл яшьлекләре  күз алдыннан үткәндәй булды. Сәхнә күренеше  итеп булса да шушы яшьлекне йөрәкләреннән үткәргән  бүгенге татар гимназиясе укучыларының  чын татар егетләре һәм кызлары булып үсәчәгенә шик юк. Рәхмәт сиңа,  гимназия! Рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.

Бәләбәй. Фотолар гимназия архивыннан.