Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тормышта адәм баласына матди байлык, муллык кына аз, аңа рухи азык та кирәк. Мәдәният учагы, анда хезмәт салучыларның тырышып эшләве халык тормышына ямь өсти, күңелләрен күтәрә.

Гафуриның Ялгызкаен авылына командировкага баргач, без авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резеда Рәүф кызы Мөэминова һәм “Мирас” халык театры режиссеры Рәвилә Халит кызы Мусина белән таныштык. Гаять позитив, үз эшенә бирелгән, халкын һәм авылын яраткан, аның киләчәге өчен җан аткан ханымнар булып чыкты алар. Ялгызкаен мәдәният йортын Әхмәтзәки Зөбәйдулла улы Моратшин җитәкли, без килгән көнне ул эшләр белән районга киткән иде, үзен күреп булмады. “Төрле катлаулы хәлләргә калганда да, аның җитәкчелегендә авылда мәдәни-агарту чаралары даими әзерләнеп килә һәм гөрләп уза”,– ди Резеда Рәүф кызы.
Моннан берничә ел элек миңа, журналист буларак, Ялгызкаен мәдәният йортында үткән зур шигърият бәйрәмендә катнашырга туры килгән иде. Ул вакытта бинаның электр казаны ярдәмендә җылытылганы истә калган. Ләкин озак та үтмәгән торбалар шартлаган һәм Ялгызкаен мәдәният йорты 7 ел дәвамында (!) җылылык системасыз эшләргә мәҗбүр булган.
– Шул вакытта да безнең хезмәткәрләр чарасызлыкка бирелмәде, – ди Резеда ханым.–Зал түбәсенә җылылык экраннары урнаштырылган иде дә, тик 300 кешелек залны аның белән генә җылытып буламы соң? Чараларның кайсы берләрен мәктәптә үткәрергә мәҗбүр булдык.
Шунысын да әйтергә кирәк, Ялгызкаен мәдәният йорты 1976 елда ачылган һәм шул гомердән алып дистә еллар дәвамында бер тапкыр да капиталь ремонт күргәне булмаган. Урындагы халык үтенече буенча, район һәм республика җитәкчелегенең ярдәме белән “Реаль эшләр” программасы кысаларында 2016 елда мәдәният йорты бинасына газ үткәрелгән, 2017 елда аның түбәсе, ә 2018 елда бинаның алды һәм балкон ремонтланган. Соңгы елларда башкарылган эшләр, әлбәттә, халыкның дәртен арттырып җибәргән һәм 2018 елда алар, урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашып, мәдәният йортының матди базасын көчәйтергә ният иткәннәр. Без дә, үз чиратыбызда, Ялгызкаен халкының республика күләмендәге зур конкурста җиңүен теләп калабыз.
–Урындыкларның искерүе сәбәпле 300 кешелек тамашачылар залында бүген нибары 170 урын калды. Әгәр әлеге программада җиңеп чыксак – заманча кәнәфиләр дә, кирәкле экраннар һәм видеопроекторлар, ноутбуклар да сатып алыр идек, – дип сүзне дәвам итә Резеда Рәүф кызы. Сәхнә костюмнарыбыз да бик искерде. Ә бит сәхнәдән матур киенгән үзешчән артистларыбыз чыгыш ясаса, тамашачыларга күңелле була, бу аларга эстетик тәрбия бирә. Безнең халык шулай ук спортны ярата. Шуңа да теннис-бильярд өстәлләре сатып алу, шашка-шахмат кирәк-яракларын да булдыру исәп.
“Мирас” халык театрының булдыклы, тырыш һәм оста оештыручысы режиссеры Рәвилә Мусина исә театр артистларын мактап бетерә алмый. Ул “аларның һәркайсы халык артисты исеменә лаек” дигән фикердә.
–Безнең халык театры иң көчлеләрнең берсе,– ди Рәвилә Халит кызы. –Анда төрле һөнәр ияләре теләп катнаша. Ә бит, чын артистлардан аермалы буларак, һәркайсының төп эшләре дә, ялан кадәр бакчалары да, кура тулы маллары да бар. Ә алар бар эшләрен тизрәк төгәлләп, ял вакытларын бүлеп, мәдәният йортына ашыга. Репетицияләрнең бик күп көчне алуы хакында әйтеп тору да кирәкмидер дип уйлыйм. Шуңа да мин үзебезнең үзешчән артистларыбызның һәркайсына кайнар рәхмәт әйтәм һәм алар белән горурланам.
“Мирас” халык театры үткән елда драматург Наил Гаетбайның “Синнән – фатир, миннән – ир” әсәрен сәхнәләштергән булган. Режиссер әйтүенчә, бүгенге катлаулы тормыш шартларын сурәтләгән пьеса (чынлап та, кемнеңдер акчасы тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел, ә ире юк, кемнеңдер исә ире акчаны аз таба һәм гаилә фатирсыз интегә) беркемне дә битараф калдырмаган. Быел исә театр әгъзалары Гөлшат Зәйнәшеваның “Күктән төшкән кияү” музыкаль комедиясен әзерли башлаган.
– Артистларыбыздан Риф Бикбаевны, шулай ук Рушат Вахитов, Венера Мостафина, Резеда Мөэминова, Тәнзилә Минибаева, Рәзинә һәм Ринат Насыровларны аерып атап үтәр идем,– ди Рәвилә ханым. – Алар комедик, трагик, драматик рольләргә дә бердәй керә беләләр, алар белән эшләве шундый рәхәт!
Авыл мәдәният йортында бүгенге көндә җиде түгәрәк уңышлы эшләп килә: болар: халык театры, үзешчән сәнгать, шулай ук фольклор, бию, гармунчылар, “Оста куллар” һәм “Ахирәтләр”. Озак еллар дәвамында эшләп килгән “Картаймас күңелләр” вокаль түгәрәгенең яңа составын яңарту белән дә мәшгульләр.
Кыскасы, Ялгызкаен мәдәният йорты һәм аның тынгысыз хезмәткәрләре авыл халкының рухын баету өчен көчләрен дә, вакытын да жәлләми, ә авыл һәм район хакимияте аларга бу эштә һәрчак ярдәм итәргә әзер.

Гөлара Арсланова. Фәнил Абдуллин фотосы.
Гафури районы.