Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Безнең халык җыр-моңсыз яши алмый дибез. Шаян, үткер сүзгә, юмор-сатирага да үтә сизгер һәм һәвәс халкыбыз. Комедия жанрындагы спектакльләрне, концертлардагы төрле мәзәк миниатюраларны үлеп яратабыз. Бүгенге сүзебез дә нәкъ менә шушы жанрда иҗат итүче “Мәзәк-шоу” эстрада миниатюралары турында. Башкорт дәүләт филармониясендә өр-яңа, заманча юнәлештә эшләп киткән бу төркем тиздән, егерме дүртенче ноябрьдә, башкалабызда беренче үз программасын күрсәтәчәк.

Филармониядә гомер-гомергә талантлы юмор осталары эшләде: Баганай-Кәтүк, Кызык-Мәзәк, аерым сүз осталары – Салават Итбаев, Гөлсем Хәбибуллина, Юнир Салаватов, Гөлзәмия Ситдыйкова һәм башкаларның исемнәре халык телендә. Һәр дәвернең үз проблемалары, үз җитешсезлекләре һәм шуларны сәхнәдән күрсәтеп, көлке дәрәҗәсендә алардан арыну максатын җиткерү сәләте бар кешегә дә бирелми. Андый талантларга сокланырга гына кала.
Филармониянең иң төп көлке осталары Зөлфия Әхмәтова, Галия Тимербулатова, Фаяз Янтурин чыгышлары һәр концертның үзәге, иң тәмле, ямьле өлеше булып күңелгә керә. Моңа кадәр “Кызык-Мәзәк” төркемендә эшләгән бу артистлар бер ел элек “Мәзәк-шоу” төркеме булып оештылар. ” Проектның авторы – Фаяз Янтурин. Төркемдә тагын – Башкортстанның атказанган артисты җырчы-композитор Рамил Хаҗиев, танылган музыкант Илшат Фатыйхов һәм Альбина Фәйзуллина бар. Әле концертлары алдыннан хәлләрен белим, дип шалтыратсам, алар гастрольләрдә йөри булып чыкты. Артист халкы озаграк йоклый, шунлыктан көндезге унике тирәсендә генә эндәштем, ә алар исә Учалы шәһәрендә иртәнге чәйләрен чәйләп утыра икән. Мин эндәшүгә, барысы бер тавыштан шаярышып, биргән сорауларыма җавап кайтара башладылар:
– Уфада җаваплы концертыгыз көтелә, ә сез һаман юлларда. .. диюемә:
– Без шушы ук программаны уфалыларга күрсәтәчәкбез, димәк республика районнарындагы тамашачыга күрсәтеп, без аны “шомартып” алып кайтабыз.
– Тамашагызны халык ничек кабул итә?
Рамил Хаҗиев: Кайда барсак та яратып, рәхмәт сүзләрен, уңай фикерләрен әйтеп калалар.
– Яңа төркем булып тупланганда нинди максатлар куйдыгыз?
Фаяз Янтурин: Без үзебезнең иҗатны яшьләрчә, заманчарак рухта алып киттек. Номерларыбызны да яңача, яшьләргә якынрак караштан чыгып төзибез. Әле бу музыкаль-юмористик тамашабызның сценарий авторы – Минзәлә Яхина, сәхнәгә танылган театр артисты Алмас Әмиров куйды. Икесе дә креатив, заманча фикерли белгән иҗатчылар.
Гадәттә, юмор жанрында эшләүче артистлар сәхнә өчен көлкеле әсәрләр язучылар юк дип зарлана. Сездә көлкеле материалга кытлык юкмы соң?
Зөлфия Әхмәтова: Чынлап та, нишләптер сәхнә өчен юмор язучылар юк. Андыйлардан, Рәдиф абый Тимершин да юк хәзер. Без программа төзегәндә уртак фикерләрне дә туплыйбыз, аннары Минзәлә Яхина, Динара Каюмова безнең белән актив иҗатташлык итә, алар языша. Республика иҗатчыларына сезнең гәзит аша мөрәҗәгать итәр идек – монологлар, сюжетлы әсәрләр язсыннар, язганнарын бәлки сезнең редакциягә, я булмаса, турыдан-туры безгә биреп, хезмәттәшлек итәр идек. Бәлки бик талантлы әсәрләр, авторлар ачылыр иде.
Әле бу программагызда тамашачы ниләр күрәчәк?
Фаяз Янтурин: Концертыбызда бүгенге көннең актуаль проблемаларына кагылабыз, яңа монологлар, классик спектакльләрдән өзекләр һәм, әлбәттә инде, җыр-биюләр, музыка да мул булачак.
– Рәхмәт, юлларда исән-сау йөрегез. Әйткәндәй, филармония артисты айның ничә көнен гастрольләрдә үткәрә?
Рамил Хаҗиев: Республика буйлап гастрольләрдә аена 11 концерт каралган, димәк, елына 110 концерт күрсәтәбез. Яраткан сәхнәбез, ул – үзебезнең филармония сәхнәсе, әлбәттә.
– Көтелгән концертыгыз яраткан сәхнәгездә дә гөрләп узсын!

Елена Фатыйхова әңгәмәләште.