Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

Уфаның иҗат сөюче тамашачылары ике бәйрәмне бергә бик тә истәлекле чарада билгеләде.

7 ноябрь көнне уфалылар өчен билгеле үзешчән рәссам, музыкант, шагыйрь, Башкортстанның һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, “Башкортстанның яраткан рәссамнары” премиясе лауреаты Руслан Ахуновның "Мои миры интента" исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Бу көнне аның шатлыгын уртаклашырга бик күп дуслары килде. Шәхес өчен чара туган көне уңаеннан матур бүләк булды.

Күпъяклы иҗади сәләткә ия ир-егетне  "Красный крест" төркеме егетләре дә котлап чыгыш ясады. Зыялылык бөркеп торган кичә бик җылы мохиттә үтте.

Оста үзенең гаиләсен иң зур ярдәмчесе һәм горурлыгы дип бәяли. Иҗат илһамы, иҗатка мөмкинлек, үзенә ышаныч биреп торганы өчен хатыны Зәлиягә - сөйкемле илһамчысына - Руслан зур рәхмәт белдерде.

"Мои миры интента" рәсемнәр күргәзмәсе Октябрь революциясе, 10 санлы йорт адресы буенча урнашкан.

Күргәзмәне 7 – 29 ноябрь көннәрендә барып күреп була.

Алсу Төхвәтуллина.