Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Клублы авыл – өметле авыл, дибез. Бу чынлап та шулай. Ә күпләп “Өмет” гәзите килгәне инде мәдәниятле, мәгърифәтле, зәвыклы авыл булыр.

Аскын районы Иске Казанчы авылы нәкъ шундый авыл. Аның мәдәният йортына күңел чакырып тора. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек, югары зәвык. Мәдәният йорты методисты Вәсилә Әниф кызы Хәбибрахманова үзе дә чын сәнгать үрнәге кебек чибәр, зәвыклы, шул ук вакытта булдыклы җитәкче.

 

Бу видеоязмаларда сез Иске Казанчы авыл мәдәният йорты эшчәнлегеннән берничә мизгел белән танышырсыз. Форсаттан файдаланып, сәфәребезне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Аскын район хакимияте белгече Земфира Суфияровага рәхмәт җиткерәбез һәм Иске Казанчыда “Өмет”кә күпләп язылырлар һәм без Җир уртасы булган бу авылга концерт белән кайтып, халыкка зур бәйрәм ясап килербез дип ышанабыз.