Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Гәзитебезнең иң популяр акцияләренең берсе – “Моңнар кайтсын авылга”  җырлы-моңлы чарасында елдан-ел яңа дуслар, яңа җырчылар, биючеләр  катнаша. Быел да шулай булды. Республика җыр-моң сөючеләре арасында танылу ала  башлаган сәләтле яшь җырчы Резеда Бүләкова шушы акциябезнең чагу бизәге булды. Моңлы тавышлы  Резеданы тамашачы бер күрүдән үз итте. Бу тормышта зур сынаулар үткәргән, әмма сынмаган, сыгылмаган, үз сукмагыннан тайпылмаган көчле ихтыярлы туташ ул. Бүген ул – безнең редакциябез кунагы.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Чараның колачына карап, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы 2020 елда Башкортстанда узачак Фольклориадага үзенең әзерлеген башлап җибәрде дип әйтә алабыз. Бөтендөнья татарлары конгрессы, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе, аның Башкортстан бүлекчәсе, “Русиянең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, “Төмәнәк” милли-мәдәни иҗтимагый үзәге берлегендә оештырылган чара бик ямьле үтте.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар. Иҗат ялкыны, дөнья гаме белән янып яшәгән, дәртле рухлы, нурлы йөзле бу парга күптән сокланып карыйм мин. Башкортстанга күчеп килүләренә 11ел чамасы гына булса да,  алар тиз арада исемнәрен дә таныттылар, сәнгатьтәге хезмәтләре белән күпсанлы тамашачыларын һәм якын дусларын да таптылар. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 10 елдан артык кызыклы образлар тудырган бу  талантлы пар хәзер үзаллы эшли. Бүген Гайнетдиновлар башкаланың 84нче һәм 65нче  татар гимназияләрендә театр түгәрәкләрен җитәкли. Сәләтле татар балаларын күреп, туплап, бик матур сәхнә әсәрләре тудыручы “Символ” балалар театры һәм ”Символ” эстрада театры-студиясе төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, дәрәҗәле бүләкләр алып килә.  Шушы ямьле май көннәрендә бу мәхәббәтле гаиләдә – истәлекле вакыйга – Лениза ханымның юбилей тантанасы көтелә. Шул уңайдан без алар белән сөйләшеп алдык.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләрме әле? Шаран районы мәдәният йортындагы “Ялкын” халык биюләренең үрнәкле ансамбленә йөрүчеләр инде күптән остарып беткәннәр.
Шулай булмый ни: аларны бию серләренә яшь хореограф Сидоров Артем Виталий улы төшендерә. Остазлары шәп булганга, бию түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр дә күп. “Әлеге вакытта 150 бала йөри, – диде ул. – Теләге булган һәркемне кабул итәбез. Сәләтләре бик булмаганнарны да, үзләре нык теләгәч, күңелләрен төшермик дип, кире какмыйбыз”.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бәйгедә җиңгән Балтач районы кызы Чулпан Кашанова Казанда Башкортстан данын яклаячак

Дулкынланып көткән “Татар кызы-2018” бәйгесе узып та китте. Ун көн буе аңа әзерләнгән, финалда балкыган чибәр туташлар таралышты, аларның яшьлек дәрте, матурлыгы белән гөрләп торган репетиция заллары бермәлгә бушап калды. Ә “Татар кызы-2018” бәйгесенең Гран-при иясе Чулпан Кашанова өчен бәйге тәмамланмады әле. Ул октябрь аенда Казанда узачак Халыкара “Татар кызы – 2018” гүзәллек бәйгесендә республикабыз данын яклаячак. Димәк, Чулпанны әле тагын да зуррак сынаулар, төрле илләр һәм Русиянең башка төбәкләреннән киләчәк, үзе кебек чая һәм үткер, чибәр һәм максатчан туташлар белән ярышлар көтә. Киләчәктә Казанда укырга җыенган Чулпанның аны “яулау” тарихы шулай үзенчәлекле башланып тора.