Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Минем сиңа ачылып, омтылып, “яратам, көтәм!” дип сикереп торган олы, матур йөрәгем кинәт кысылып, бөрешеп, бәләкәй генә булып калды. Ниндидер каты нәрсәгә бәрелгән кебек авыртып китте. Ул авырту тән буйлап күтәрелеп, тамакка кадәр менеп җитте дә тамагымнан нык итеп буып алды, күзләремә яшь бөртекләре барып тыгылды. Еламаска тырышып бераз утырганнан соң, ул авырту икегә бүленде: берсе бәләкәйләнеп калган йөрәгемә кире төшеп кереп урнашты, ә икенчесе башыма менеп китте. Бер генә сүз, “кайтмыйм” дигән сүзең мине шулай әллә нишләтте дә куйды. Шул минутта ятимләнеп калдым шикелле. Ирексездән күз яшьләрем битемне җылытып актылар да актылар...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

– Яныгызга утырырга ярыймы? – дигәнгә сискәнеп китте Әнисә, берничә дәвалану бүлмәсеннән соң арып-алҗып, ярым караңгы “ароматерапия” кабинетына килеп кергәч. Башкортстаннан күрше Татарстан республикасы шифаханәләренең берсенә ял итәргә килде ул. Янында урын алган ир уртасына чама белән илле-илле биш яшь тирәсе бирергә була.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

2008 нче елның август ае эссе килде. Яздан бирле әнием хастаханәдә ятты. Йөрәк өянәге, тын кысылудан җәфаланып, ямьле җәй көннәрен дә хастаханә палатасында үткәрде. Ниһаять, август урталарында аңа өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр. Тик дәвалаучы терапевт, мине чакырып алып, әниемнең берүзен калдырмаска киңәш бирде. Төс-кыяфәтенә карап та, аның хәле бер дә яхшырмаганы күренеп тора иде. Үз өемә кайтам дип үрсәләнгән әниемне, ай-ваена куймыйча, үзебезгә, Каръяудыга алып кайтып киттем. “Хәлең бераз әйбәтләнгәч, Рапатка бергә кайтырбыз” дигән юату сүзләре белән килешеп, әни берничә көнгә бездә калырга ризалашты. Кәефе дә яхшырган кебек булды. Ихатага чыгып йөрде, хәтта капка төбендә, күршеләр белән шаярып-көлешеп тә утырды.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

1944нче елның ноябре. Каты сугыш әле тынмаган. Яңавыл станциясеннән көнчыгышка да, көнбатышка да солдатлар төялгән поездлар ашыга. Ирек, бәхетле тормыш өчен көрәшә хәрбиләр. Тук, тук, так, ток...
Шушы тавышка Сания апа балалар йорты сабыйларын, әкрен генә бишек җырларын көйләп йокларга яткырды. Аның да ире сугышта, өч сабые өендә көтә. Ярый әле, каенанасы Сабира ярдәменнән ташламый. Сания, күңеле нидер сизенгәндәй, саф һава сулап керим дип тышка чыкты.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Фронттан яраланып кайткан Фәрит абый белән аның хәләл җефете Рафига апа бәхетле тормышта озак яши алмадылар: бишенче балалары тугач, Рафига апаның башы чирдән чыкмады. Ике еллап мантый алмаганнан соң Фәрит абыйны биш баласы белән тол калдырып, бер көнне иртән ул йокысыннан уянмады...
Фәрит абый көне-төне эштә, балаларының олылары кечеләрен карап яши башладылар. 1950 нче елда авылга кап-кара күзле, кара чәчле, унсигез яшьлек математика укытучысы Света килде. Ерак Украина якларыннан, диделәр. Фәрит абыйның күңеленә әллә нәрсә булды, шул Света күз алдыннан китмәде. “Унсигез яшьлек... Бала гына бит әле... Минем олы улымнан сигез яшькә генә зур”, – дип Фәрит абый бу уйларын башыннан куарга тырышты, әмма... йөрәккә генә боерык биреп булмый икән шул...
Димчеләр аша Светага Фәрит абыйга кияүгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Ни гаҗәп, Света ике дә уйлап тормады, биш балага әни булып Фәрит абыйга кияүгә чыкты...