Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

1944нче елның ноябре. Каты сугыш әле тынмаган. Яңавыл станциясеннән көнчыгышка да, көнбатышка да солдатлар төялгән поездлар ашыга. Ирек, бәхетле тормыш өчен көрәшә хәрбиләр. Тук, тук, так, ток...
Шушы тавышка Сания апа балалар йорты сабыйларын, әкрен генә бишек җырларын көйләп йокларга яткырды. Аның да ире сугышта, өч сабые өендә көтә. Ярый әле, каенанасы Сабира ярдәменнән ташламый. Сания, күңеле нидер сизенгәндәй, саф һава сулап керим дип тышка чыкты.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Фронттан яраланып кайткан Фәрит абый белән аның хәләл җефете Рафига апа бәхетле тормышта озак яши алмадылар: бишенче балалары тугач, Рафига апаның башы чирдән чыкмады. Ике еллап мантый алмаганнан соң Фәрит абыйны биш баласы белән тол калдырып, бер көнне иртән ул йокысыннан уянмады...
Фәрит абый көне-төне эштә, балаларының олылары кечеләрен карап яши башладылар. 1950 нче елда авылга кап-кара күзле, кара чәчле, унсигез яшьлек математика укытучысы Света килде. Ерак Украина якларыннан, диделәр. Фәрит абыйның күңеленә әллә нәрсә булды, шул Света күз алдыннан китмәде. “Унсигез яшьлек... Бала гына бит әле... Минем олы улымнан сигез яшькә генә зур”, – дип Фәрит абый бу уйларын башыннан куарга тырышты, әмма... йөрәккә генә боерык биреп булмый икән шул...
Димчеләр аша Светага Фәрит абыйга кияүгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Ни гаҗәп, Света ике дә уйлап тормады, биш балага әни булып Фәрит абыйга кияүгә чыкты...

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бу вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, үкенечле язмышлы авылдашларым Сабир абый белән Мәймүнә апаның язмышы гел исемдә тора. Авылдашлар арасында алар үрнәкле гаилә иде. Йортлары җыйнак, абзар тулы мал-туар. Өй янында ике тәрәзәле кечкенә келәт тора. Анда иген һәм хуҗалык кирәк-яраклары саклана иде. Ишек янында гына сөт сепараты тора. Ул чорларда сепарат сирәк гаиләләрдә генә бар иде.
Сабир ага колхоз тимерлегендә эшләде. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә булмагандыр. Бидрә тишелсә дә, самоварга ремонт кирәк булса да, авыл халкы аңа бара иде. Авылдагы бердәнбер йон тазарту машинасын көйләүче дә ул иде. Оста балыкчы булуы белән беррәттән булдыклы сунарчы да иде.