Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Олы кешенең шул инде аның: танышлар очрап исәнлек-саулык сорашкач, балалар, оныклар турында әңгәмәләшергә тотынасың. Балалар мәктәптә бер сыйныфта укыган булса, ул ата-ана туганыңа ук әйләнә. Эшләр „пешә” башлагач, күңелне тырнап торган, хәтта үз-үзеңнән дә яшерә торган „сер” капчыкларының авызы ачыла.

Бер вакыт шундый якын танышым белән сөйләшәбез. Җәйге каникуллар, шәһәрдән оныклары зур әти, зур әниләре янына кунакка җыелган мәл. Райондашлар бәхетенә „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы бассейн да лагерьлар оештыра. Күп кенә кунак малай һәм кызлар шунда шөгыльләнә. Бик уңайлы бу. Танышым белән мин дә шунда очраштым һәм ул искитәрлек хәлне бәян итте.
– Аптыраганмын инде, бабаем белән һич тә килешеп булмый. Әйбәт кенә аңлата башласам, пыр туза да китә. Кызларым Себердән ике оныгымны кайтарган иде. Ошамады моңа. „Мин бала караучы түгел. Тапканнар икән, үзләре карасын. Миңа тынычлык кирәк,” — ди. Югыйсә, малайлар, йөгерә-йөгерә, булышырга гына торалар. Яратмагач, яратмый инде. Элек зур әткәем, дип өзелеп торган оныкларым хәзер үзләре дә читләшә. Әтиләре рус милләтеннән булгач, ярый әле әдәпсез, мәгънәсез сүзләрен аңламыйлар.
– Почему зуратайка такой злой, страшный? Нас не любит? – дип сорыйлар.
Ни дип әйтергә дә белмим инде. Оныкларым бик тыныч, акыллы. Шау-шулы уеннар да уйнамыйлар. Менә шуңа күрә көн дә Балтачка такси яллап киләбез. Бабаема яхшылап та, әрләшеп тә, хәтта елап та аңлатырга тырышам. Юк инде. Үз туксаны туксан. Кызлар-кияүләр алдында оят. Дисбе тартып утырыр чакта, оныклар белән өзешә. Гыйбрәт дими, ни дисең. Ә менә бабаемның бертуган энесенә җәйгелеккә дүртәүләп кайта оныклар. Ул алар белән мәш килә. Балык кармакларга алып бара. Бергәләп җиләк, гөмбә җыялар. Мунча миллеге дә әзерләп элеп куйдылар. Көтү көтү дә оныклар өчен сәхрә. Рәхәтләнеп көтәләр. Менә, ичмасам, зур әти. Ә безнеке? Ни эшкә өйрәтим дими, ни адәмчә сөйләшә белми. Аптырыйм. Нигә картлык бер төсле килми икән? Болай тискәрелек белән баш кадере китә, ихтирам бетә. Мин үзем зур әти, зур әни сөюе, җылысы күреп үсмәдем. Мин туганчы ук алар ахирәткә күчкәннәр. Шуңа үзем зур әни назы, иркәләве, акыллы фикере, төпле киңәшләрен оныкларыма бирергә тырышам. Өйрәткән, әйткән белән әйтмәгән, өйрәтмәгән бер булмас әле, димен.
Танышым рөхсәте белән язманы “Өмет” гәзитенә һәм сайтына бирергә булдым. Укучыларда нинди фикер тудырыр ул, бәлки, зур әтиләр оныклар тәрбияләү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашыр...
Фируза СИРАЕВА.
Балтач районы.