Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында яшәүче Сәвия әби Хәйруллинаның язмышы турында күптән язасым килә иде. Балачактан ук ул альяпкычын бәйләгән уңган, тыйнак, гел елмаеп торган, татар хатын-кызларына гына хас булганча сабыр апа булып күз алдында калган. Соңгы елларда бик күп кайгылар кичерүен ишетеп кызганган идем. Ниһаять, үзенең ризалыгын алып, язмышын язарга тәвәккәлләдем.

– Синең картәниең белән бик дус-тату булдык, – дип танып каршы алды ул мине. – Безнең үсмер чаклар иде, алар солдат-калар... Без аларга ияреп йөри идек... Әниеңнең килен булып төшкәнен дә хәтерлим әле, карт-әниең белән бик күп итеп пилмән ясаган идек...
92 яшьтә булуына карамастан, хәтеренең ачык, зирәк булуына хәйран калырсың. Аның туган йорты да әле яшәгән урыныннан ерак түгел, килен булып төшкән йорты да моннан берничә йорт аша гына. Бөтен гомере Иске Гомәр авылының Октябрь ура-мында үтә аның.
– Әнәс бабаң белән дүрт бала үстердек, – дип гомер йомгагын сүтте Сәвия әби. – Мин аны армиядән көтеп алдым, озак дуслашып йөреп өйләнештек. Ике кыз, ике малайга гомер бирдек. Бүген инде ике кызым да исән түгел. Икесе дә авыр чирләп якты дөньядан киттеләр...
Аллаһы Тәгалә миңа гомерне дә күп бирде, кайгыны да. “Әллә күбрәк яшәп, балаларымның гомеренә кердем микән?” дип уй-лыйм кайчак. Ике кызымның яшәгән гомерен куш-саң, минем гомер килеп чыга да инде...
Гомернең озынлыгын үзебез сайлап алмыйбыз шул. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде... Ирем 1986 елда якты дөньядан китеп барды. 35 ел бергә яшәдек. Бер елдан кече улым Глүс өйләнде, шул ук елны олы улым Рүз дә гаилә корды. Иремнең вафатына бер ел да үтмәде, берүземә гөрләтеп ике туй ясарга туры килде... Глүснең тормыш иптәше Луизаның безгә килен булып төшкәндә 18 яше дә тулмаган иде. Беренче баласы – кызы Гөлназны тапкач авырый башлады. Табиблар икенчесен тапмаска кушты. “Бәлки, шул икенче баладан соң терелеп китәрмен” – дип өмет-ләнде. Табибларның ай-ваена карамый, Илдусын тапты. Тапты да, урын өстенә егылды да. Киленемне ун ел карадым. Әтисе белән улыбыз Илдусны да үстердек. Яңа йортны да төзеп чыктык. Луиза яңа йортта үлде... Илдуска ун яшь иде әнисен югалтканда. Быел улыма 18 яшь тула, Алла боерса. Шул балалар хакына яшимдер инде... Улым Уфада укып йөри, атна саен кайта.
Әнисе урын өстенә яткач, кызыбыз Гөл-наз медицина колледжыннан ял алып кара-шырга кайтты. Луизам торыр-га тырыша иде, качып кына ишек ярыгын-нан карап то-рам, и тырыша торырга, и ты-рыша. Юк шул, чире көчле, тәгә-рәп китә...
Сагышлы, моңсу күзләрен читкә төбәп ул авыр көннәрне күз алдыннан үткәреп көрсенде.
Үзенең килен булып төшкән чакларын сагынып искә ала Сәвия әби. “Бер бәләкәй генә йортта
13 кеше яшәдек. Каенана белән каената, каенатаның әтисе белән әнисе дә исәннәр иде. Бер вакыйга хәтеремдә уелып калды. Төшке ашка бәрәңге пирүге пешердек.
13 кешегә ничәне пешергәнбездер, ансын хәтерләмим. Әмма барсы да ашап, өстәл артыннан чыгып, таралышып беткәч, картәти мине чакырып алды да, мендәр астын-нан яшереп куйган кисәген миңа алып бирде. “Балакай, әллә ашый алдың, әллә юк, мә, мин бер генә тешләгән идем”, – диде. Иремә дә: “Бәләкәй генә бер карчык белән гомер иттем, гомеремдә дә кул күтәрмәдем. Киленгә кул күтәрмә, кул зәхмәте төшәр”, – диде. Иремнең төрле чагы була иде, кайната чыбыркы тотып килә безгә. Ирем тәрәзәдән әтисенең килгәнен күреп тә кала, ишекне бикләп, кереп кача иде... Әтидән курку бар иде ул заманда. Бүген мин ирләренең өстенә басып йөргән хатыннарга карап хәйран калам. Гаиләдә ирдән куркып яшәсәң генә яшәп була, ирне куркытып яшәп булмый...”
Сәвия әби – бүген ятим оныкла-рының күңел кояшы, тормышның салкын җилләре какканда сыеныр җылы учагы. Җиһандагы иң матур сыйфатларны үзенә җыйган ул – искиткеч юмарт, нечкә күңелле, олы йөрәкле, миһербанлы. Ятим бала-ларны аналарча кайгыртып тәр-бияләү өчен зур сабырлык та кирәк. Бөтен кеше дә мондый Пәйгамбәрләр сабырлыгы белән мактана алмый. Кайгы-хәсрәт кил-гәндә сынганнар да күп. Ә Сәвия әби, олы яшьтә булуына карамас-тан, тормыш дилбегәсен нык тотып, каршысына очраган киртә-ләрне җиңеп, сабыр гына яши.



Эльвира Әсәдуллина.
Автор фотосурәтләре.