Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, бер-беребезнең хәлен белешергә дә вакыт табалмый башладык. Кайчандыр бергә эшләгән Галимә апа белән күптән сөйләшкәнем юк иде. Бер көнне телефонымда булган бөтен номерларны барлап утырганда, аныкына тап булдым. Хәлләре ничек икән? Кызы авырый иде. “Ашыгыч ярдәм машиналары да алып китми башлады, чөнки машинага сыймый. Ә өйдә күрәләтә акыртып яткырып булмый бит”, – дип сөйләгән иде ул.
Шәһәрдә туып-үскән кызлары Айгөл югары уку йортында укыганда авыл егетенә гашыйк булды һәм аның белән авылга кайтып китте. Бер ел яшәгәч дөньяларын ямьләп кызлары туды.
Дөньяга бала яшәү өчен, бәхетле булу өчен туа бит. Әнисе аңа нинди генә теләкләр теләмәгәндер. Тик ак биләүнең читенә ялгыш кына кара җеп эләккәнме соң, кыз бала гаиләгә шатлык алып килмәде, тормышы бәхетлеләрдән булып чыкмады. Башта ире юл-транспорт һәлакәтенә очрап, өч ай хастаханәдә ятты. Аннан өйләре янды. Бәхетсезлек ялгыз йөрми, диләр, дөрес икән, Айгөл чирли башлады. Тиктән генә гәүдә авырлыгы арта башлады: берничә ай эчендә ул бөтенләй йөри алмаслык хәлгә килде.
Галимә апа белән Марат абый Айгөлне үзләренә алып кайтып киттеләр. Хастаханәләрдә йөртү нәтиҗә бирмәде, табиблар аптыраудан кулларын гына җәйде. 170 кгга җиткән, бөтен тәне шешенгән Айгөлне МРТ җиһазына да кертә алмыйлар, УЗИ аппаратлары да аның эчке органнарын карый алмый. Аптыраудан гаҗиз булган ата-ана кызларына бернинди ярдәм күрсәтә алмады.
Таныш-белешләрдән халык табиблары турында сораша башладылар. Кайберләренең ярдәме тимәде түгел, тиде, Айгөл акрынлап кына 40 кг авырлыгын югалтты, үзе торып утыра ала, аннан акрын гына тотынып йөри башлады. Халык табиблары аның сихер корбаны булуын, сихере коточкыч зур икәнлеген һәм ярдәм итеп булмасын яшермәделәр...
Күпме гомере калган, барсы да Аллаһы Тәгалә кулында. Галимә апа оныгы Рузалинаны да тәрбияләде, кызы Айгөлне дә карады.
Соңгы тапкыр аның белән сөйләшкәндә хәлләребез әйбәт, Аллага шөкер, дип сөенде.
Галимә апа белән сөйләшмәгәнгә байтак вакыт үтеп киткән. Үземдә дә мәшәкатьләр күп булды шул. Ватсаптан ара-тирә бәйрәм белән котлау открыткалары килгәләп торгач, аның хәле яхшыдыр дип уйлап йөрдем.
Ватсаптан: “Хәлләрегез ничек? Айгөл ни эш бетереп ята?” дигән соравыма аның: “Айгөл үлде. 26 апрельдә” дигән җавабын күргәч, артыма егылып китә яздым. Я, Ходай, нинди кайгы кичергәннәр һәм без шуны белми калдык. Тиз генә аның номерын җыйдым.
– Галимә апа, Айгөл үлдемени?
– Әйе, Маратның елы җитәрәк китеп барды...
Галимә апаның тавышы ерагайды, мышкылдаганы ишетелде. Икенче хәбәре тагын да телсез калдырды.
– Марат абыйга ни булды?
– Без Айгөл белән манты эшләп утырып калдык, Марат урамга машинасы янына чыгып китте. Биш-ун минуттан урамда йөгерешкән тавышлар ишеттем. Күңелемә ниндидер сәер бер шомлану килде. Чыксам, Марат урамда машина янында ята... Машинасы янына барып җитә алмаган. Табиблар йөрәге туктаган, диделәр...
Айгөл бер елдан китеп барды. Эчем яна, дигәч, аш бүлмәсенә су артыннан чыгып киттем. Керсәм, кызым якты дөнья белән хушлашкан...
Галимә апа белән кич буе сөйләштек. Күптән түгел әтисен дә соңгы юлга озаткан. Бер ел эчендә күпме кайгы кичерергә туры килгән. Галимә апаны юатырлык сүзләр дә табалмыйм. “Сабыр бул”, – дип кенә аны юатып булмый шул. Үлемнән дәва юк, кайгыларны да вакыт кына юа ала. Ана кайгысы, бала кайгысы юыла ала микән? Юктыр. “Мондый кайгылардан һәммәбезне берүк саклый күр!” дип эчемнән генә тели алдым.
Эльвира Әсәдуллина.