Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сүриядә рус теле укытучысы булып эшләгән Ирина Бәрәкәткә РФ Президенты ике елдан соң гаиләсе белән очрашырга ярдәм итте

7 июньдә РФ Президенты Владимир Путин белән туры элемтә вакытында Сүриядәге сугышта фаҗигагә юлыгып, Русия илбашыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән мөлаем ханымны ил халкы исендә калдыргандыр. “Мин ике ел инде гаиләмне, балаларымны күргәнем юк. Алар минем янга килә алмыйлар, чөнки мин Украина гражданкасы, аларны Русиягә чакыра алмыйм. Миңа балаларым белән күрешергә, Русия гражданлыгы алырга ярдәм итсәгез иде”, – диде ул Президентка. Владимир Путин аңа ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм сүзендә торды.
Бүген сезгә Ирина Бәрәкәтнең язмышы турында бәян итәбез.

Сүрия...
16.06.2016.
37 яшьлек ханым, өч бала әнисе Ирина Бәрәкәт бу көнне мәңге хәтереннән җуймас, мөгаен. Ул бит аның тормышын “фаҗигагә кадәр” һәм “фаҗигадән соң” дигән сүзләргә бүлә...
Алеппо шәһәрендә бәхетле генә яшәп яткан Ирина белән Әхмәт Бәрәкәтнең гаиләсе тарихында бу көн тарихта канлы хәрефләр белән язылып калган. Иринаның тормыш иптәше Әхмәт: “Өйдә бөтен нәрсә кан эчендә, идәндә өзелгән бармаклар, аяк ята иде”, – дип искә ала. Әхмәтнең әтисе шунда ук һәлак була, әнисе хастаханәгә барганда юлда якты дөнья белән хушлаша. Хатыны белән олы улы җәрәхәтләнә...
Сүриядәге сугыш меңләгән гаиләләр өчен менә шундый фаҗигаләр алып килде...
Ул көнне фармацевт булып эшләүче Әхмәт гадәттәгечә иртән аптекасына эшкә китә. 2011 елда башланган сугыштан күпләр качып, чит илләргә чыгып китә, әмма Бәрәкәтләр гаиләсе өч баланы алып язмыш кочагына ташланырга ашыкмый. “Балаларның гомерен куркыныч астына куярга курыктым, качаклар күп очракта көймәләргә төялеп диңгез аша чыгып китәләр һәм көймәләре суда әйләнеп каплана”, – дип искә ала Ирина үзе. Аннан, бу законсыз гамәл, соңыннан Сүриягә кире әйләнеп кайта алмасбыз дип тә куркалар. Балаларының мәктәптә укыйсы бар бит...
Кемнәр илендә калган, гадәттәгечә, тормышларын дәвам итеп яшәргә тырышалар. Әмма еш кына боевикларның һөҗүмнәре, атакаларына дучар булалар.
16 июнь көнне Ирина балаларын алып кайнанасына чәйгә бара.
– Йортка газ баллоны очып керүен күрү белән (террорчылар еш кына йортларны селитра тутырылган газ баллоны белән бомбага тота) мин шунда ук идәнгә башта кызымны, аның өстенә улымны яткырдым, алар өстенә үзем яттым, – дип хәтерли Ирина. – Уң кулым белән уң аягымны алга сузып, балаларны үземчә капладым...
Табиблар соңыннан әйтәчәк: Ирина, кинодагы кебек, балаларны гәүдәсе белән каплап ятса, шунда ук һәлак булыр иде. Ә болай газ баллоны аның кулына эләгеп, читкә очып китә һәм читтә шартлый. Ирина уң кулсыз, аяксыз кала, олы улы Радуанның аягы җәрәхәтләнә.
Беренче караштан мәхәббәт
Ирина үзе Одесса шәһәрендә туып-үсә. Әхмәт Одессага фармацевт һөнәрен үзләштерү өчен укырга килә һәм очраклы очрашу аларның олы мәхәббәтенә зур адым була. Әхмәт озакка сузмый: бер атнадан өйләнергә тәкъдим ясый. “Мине әти-әнием җаваплы кеше итеп тәрбияләде”, – ди ул үзе. Туганнарының исә бу яңалыктан күзләре шакмакка әйләнә: кызга – 17, егеткә 18 яшь... Әхмәт Иринаның фотографияләрен әти-әнисенә алып кайтып күрсәтә һәм, бер елдан, 1999 елда туй ясыйлар.
Әхмәт университетта укып беткәч, 2003 елда Сүриягә күченәләр. Башта ике ел Әхмәтнең әти-әнисе белән яшиләр, аннан фатир арендалыйлар. “Кайнам тәмле итеп аш-су әзерли иде, һәр җомга безне чәйгә чакыра иде”, – ди Ирина. Җәйләрен бергәләшеп Латакиягә диңгезгә йөриләр...
Ирина Алеппода балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә, сугыш башлангач Украина илчелегенә урнаша һәм ватандашларын Украинага эвакуацияләүдә ярдәм итә. Тик илчелек бинасы куркыныч урынга әйләнә, әйләнә-тирәдә снарядлар шартлый, снайперлар ата. 2015 елда илчелекне ябарга туры килә. Ирина ярдәм сораучыларга өеннән генә ярдәм итә башлый. Әмма үзе бәхетсезлеккә дучар булгач, Украина ярдәмнән баш тарта...
– Ахирәтләрем Украинага илчелеккә шалтыраткач, “Нинди кошмар!” дип кенә җавап биргәннәр һәм вәссәлам. Ахирәтләрем Русия илчелегенә, дошманлашучы ике якны килештерү белән шөгыльләнгән үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итттеләр. Бер ай да үтмәде, Оборона министры Сергей Шойгуның мине Русиягә дәваланырга чыгару турындагы карары чыкты, – ди Ирина.
Украинада бу хәлне сөенеп каршы алмыйлар, шунда ук: “Нигә Украинадан ярдәм сорамадыгыз?” – дип шелтәлиләр.
Ирина Санкт-Петербург шәһәрендә хәрби госпитальдә ике ел дәвалана. 100 операция кичерә, кызганычка каршы, уң аягы белән уң кулының чугын саклап кала алмыйлар...
Протезлар кую өчен аның Русия гражданы булуы мәҗбүри. Ике ел гаиләсен, балаларын күрмәгән ана чарасызлыктан үзенең кайгысы турында РФ Президенты Владимир Путинга туры элемтәдә шалтыратып сөйли. Өч атнадан инде аңа РФ гражданины булуы турында хәбәр итәләр, өч көннән Оборона министрлыгының самолеты белән гаиләсе Петербургка китерелә...
Ирина, Әхмәт, уллары Радуан, Әмир һәм әнисе белән очрашу көннәрен санап көткән кызлары Анжелика бүген Русиядә. Иринаны Альбрехт исемендәге үзәккә күчергәннәр, аңа табиб комиссиясе үтәргә, протезларга әзерләнергә, икенче аягын дәвалауны дәвам итәргә кирәк. Гаиләне Санкт-Петербургта вакытлыча торак белән тәэмин иткәннәр.
Владимир Путин ике ел элек Сүриядәге репортажны караганнан соң: “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, – дигән сүзләренә тугры кала...
Аргументы и факты” буенча Эльвира Әсәдуллина әзерләде.