Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ел фасылларының кайсысын гына алсаң да, балачак белән бәйле, күңел түрендә җуелмаслык булып урын алган берәр вакыйга калкып чыга.Ул вакыйга, әлбәттә, сагыну, юксыну хисенә төрелгән була... Язлар җитә башласа, бу хис, үзәкне өзеп, аеруча үткенләшә. Түбә кыегыннан тамган тамчы тавышын тыңлап, йоклый алмыйча яткан төннәрдә язгы җилләр, истәлекләр корабының хәтер җилкәннәрен киереп, офык артындагы балачак ярларына алып килә...
...Менә минем туган йортым. Әти-әнием таза-саулар, җир җимертеп дөнья көтәләр. Ихата тулы кош-корт, абзар тулы мал-туар. Сөйләячәк сүзем дә шул кош-корт, дөресрәге, казлар турында. Без бәләкәй чакта һәрбер хуҗалыкта аталы-инәле каз асрала иде. Ана каз, йомырка салып, йомыркалар өстендә ай буе утырып, бәбкәләр чыгарганчы, әни гел мәшәкать эчендә була торган иде. Иртә язда талдан үрелгән зур түгәрәк оя әзерләп куела, аның төбенә чиста киндер капчык, аның өстенә арыш саламы салына. Оя, астына да берәр калын чүпрәк җәелеп, кече яктагы сиртмәле карават астына урнаштырыла. Инә каз, көнаралаш өйгә кереп йомырка сала. Сала диюе генә! Каз йомырка сала башлау белән, безгә, бала-чагага, көн бетә. Караватка якын килергә, утырырга (сикерү турында сүз дә юк!) ярамый, шау-шулы уеннар уйнамаска! Кайчакларда каз яртышар көн утырса да, йомыркасын салмый. Оясыннан төшә, колакларны ярырлык итеп кычкыра, идәнне пычрата. Ул да булмый, ихатада моңаеп, тынгысызланып утырган ата каз да тавыш бирә. Инә каз ишеккә йөгерә. 5 минут та үтми, ул яңадан керә. Әни, ояны тартып, бераз гына сукранып, казны утырта. Каз исә, ниндидер ярамсаклану авазлары чыгарып, “ачуланма инде” дигәндәй, буйсынып кына тора. Кайчакта казны мин утыртам. Миңа инде мөнәсәбәт башка! Инә каз гүя бөркет: канатларын җәя, муенын суза, зәһәр ысылдый, берничә урыннан кабып алырга да өлгерә. Бала-чага итә, янәсе.
Йомыркаларны әни, күз карасыдай саклап, берәр иске бүреккә җыеп бара. Ниһаять, каз унике-унбиш йомыркасын салып бетерә һәм утыра башлый. Өйдә тагын каты тәртип урнаша. Әйтерсең карават астында инә каз түгел, ә патшабикә утыра! Бер атна үткәч, әни, ут астына куеп, йомыркаларның аталымы-түгелме икәнен карый. Йомырка эчендәге кара тапларны һәм кызгылт җепселләрне: ”Болар булачак бәбкәләр”, – дип миңа да күрсәтә. Мин моңа бик гаҗәпләнә идем: ничек инде шулар бәбкә булсын ди! Хәер, балачакта мин аңламаган әйберләр бик күп була торган иде... Буш дип табылган йомыркаларны әни алып куя.
Каз утыруын дәвам итә. Бичара ябыга, ашаудан яза. Аның инде ихатадагы ата каз тавышына да исе китми. Бөтен уе йомыркаларда. Ул инде йомырка эчендәге бәбкәләрнең барлыгын җаны-тәне белән тоя, бәлки әле кыймылдауларын да сизәдер. Әни аны тышка чыгарып мәҗбүриләп ашата: сөтле ипи, бүрттерелгән борчак, яшел суган кыяклары бирә. Ә ата казның сөенгәнен күрсәң! Казлар үз телләрендә кыска гына репликалар алмашалар һәм инә каз, ризыкны бер-ике генә кабып, өйгә ашыга.
Менә казның утыруына ай була дигәндә йомыркалар борынлый башлый. Йомырка эчендә уңайсыз бөгәрләнеп яткан (моны мин шулай уйлыйм) бәбкәнең кечкенә томшыгы белән тишек ясавы, шуннан синең белән сөйләшеп ятуы үзе бер могҗиза! Иртәнгә инде каз астында йомыркалар түгел, ә яшькелт-сары йомшак бәбкәләр була. Инә каз әллә нинди иркә авазлар чыгарып, аларга эндәшә, үзе бертуктаусыз як-ягын саламнар, мамыклар белән “ныгыта”. Бер-ике тәүлектән соң, көннең җылылыгына карап, бәбкәләрне чирәмгә чыгарабыз. Моны түземсезлек белән көткән ата казның җиңелчә генә “исәрләнеп”, ара-тирә тыпырдап алып бәбкәләргә сөенүе үзе бер тамаша!
Башлана бәбкә саклаулар! Монысы инде безнең вазифа. Хәтфәдәй бәбкә үләне үскән киң тыкрыкта күрше кызлары, әбиләр белән бәбкә саклыйбыз. Күңелле чаклар! Бәбкәләр нәни борыннары белән үләнне тарталар, көчләре җитмичә авып китәләр. Ә казларның күзе күктә. Башларын кырын салып, алар биектә нокта гына булып күренгән тилгән-карчыганы күзәтәләр. Ул арада бәбкәләр, әллә арып, әллә туеп, әниләре янына җыелалар. Сизгер инә каз җайлап кына җиргә утыра. Ә бәбкәләр, йомшак кына бәрхет тавыш чыгарып, берәм-берәм җылыга, әниләренең ышанычлы канатлары астына чумалар...
Бәбкә саклаучы бик кадерле була. Әллә ничә мәртәбә әни чыгып искә алып керә. Әлбәттә инде казларны гына түгел. Бер кулында каз бәбкәләренә ризык булса, икенчесендә – миңа берәр тәмле әйбер. Мин дә әнинең бәбкәсе шул...
Римма Гайнанова.
Чакмагыш районы Яңа Каръяуды авылы.