Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Минем сиңа ачылып, омтылып, “яратам, көтәм!” дип сикереп торган олы, матур йөрәгем кинәт кысылып, бөрешеп, бәләкәй генә булып калды. Ниндидер каты нәрсәгә бәрелгән кебек авыртып китте. Ул авырту тән буйлап күтәрелеп, тамакка кадәр менеп җитте дә тамагымнан нык итеп буып алды, күзләремә яшь бөртекләре барып тыгылды. Еламаска тырышып бераз утырганнан соң, ул авырту икегә бүленде: берсе бәләкәйләнеп калган йөрәгемә кире төшеп кереп урнашты, ә икенчесе башыма менеп китте. Бер генә сүз, “кайтмыйм” дигән сүзең мине шулай әллә нишләтте дә куйды. Шул минутта ятимләнеп калдым шикелле. Ирексездән күз яшьләрем битемне җылытып актылар да актылар...
Авырткан башым начар эшләсә дә, хәтеремә бер Һинд язучысының сүзе килеп төште: “Кеше бу дөньяга ялгыз гына килә дә, бераздан шулай ук ялгыз гына теге дөньяга кайтып китә”. Бу күңелсез сүзләр белән килешмәсәм дә күңел дәфтәремә язып куйган чакта “Нишләп алай булсын инде, дөньяга туганда кешенең өзелеп яраткан әнисе янында була, яшәгәндә ул инде туганнары, балалары, сөйгән һәм хөрмәт иткән кешеләре белән янәшә атлый, ә теге дөньяга киткәндә алар шул кешене озата бит”, – дип уйлаган идем. Ул вакытта мин әниемнең безне калдырып ялгызы гына теге дөньяга китеп барачагын күз алдына да китермәгәнмен шул. Бердәнбер сеңлемне өзелеп сагынып, бер күрергә зар-интизар булып яшәрем башыма да килми иде ул чакларда. Шуңа күрә бүген төне буе йоклый алмыйча балавыз сыгып утырам да инде...
Башта синең әйткән сүзеңә ышанмаска уйладым, тик син бик каты итеп, тиргәшкәнгә охшатып әйткәч сүзсез калдым. Аннан, озак кына уйланып, таралган фикерләремне җыеп утырганнан соң Һинд язучысының күңелсез сүзләренә ышана башладым. “Нужа күрә-күрә кеше акыл җыя” дигән халык сүзенә дә ышандым мин бүген, кадерлем, сөеклем, бердәнберем минем. Нужа күрүне мин, бәлки, үземчә аңлыймдыр, нужа – русча “нужда” дигән сүз, а я сегодня так нуждалась в тебе, родная моя!
Наҗия Гәрәева,
Туймазы районы.
Кандра-Котый авылы.