Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

– Яныгызга утырырга ярыймы? – дигәнгә сискәнеп китте Әнисә, берничә дәвалану бүлмәсеннән соң арып-алҗып, ярым караңгы “ароматерапия” кабинетына килеп кергәч. Башкортстаннан күрше Татарстан республикасы шифаханәләренең берсенә ял итәргә килде ул. Янында урын алган ир уртасына чама белән илле-илле биш яшь тирәсе бирергә була.
Әңгәмәләшеп киттеләр.Таныш булмаган кешене дә сөйләндерә белә шул Әнисә. Ихлас тыңлаучы булганда, адәм баласы, кемгә сөйләгәнен дә белми, үз язмышын ачып сала да куя. Менә әле унбиш минут та үтмәде, бу кешенең язмышы инде ап-ачык булып күз алдына килеп басты. Дөресрәге, аның гәзитләргә язышуын белгәч, ул үзе ачылып сөйләде. “Үз тормышым турында үзем китап язар идем әле” – дип тә өстәде.
...Илһам күрше шәһәр кешесе булып чыкты. Тазалыгы какшый башлагач, эшләгән җиреннән ял итәргә җибәргәннәр үзен. Гомере буе водитель булып нефть компаниясендә эшләгән. Аяк-куллары сызлый, башы еш әйләнә, биле кузгала икән. Профессионал чир инде бу – остеохондроз. Заманында техникум тәмамлап, механик һөнәрен үзләштерсә дә, яшьтән машина йөртү белән мавыккан Илһам, үз оешмасында механик кирәк булып, эшләргә тәкъдим алса да, ризалык бирмәгән. Гомеренең иң хәтердә уелып калганы гына түгел, иң ачысы, иң төчесе – илгә хәрби хезмәт итү еллары булган.
– Армия хезмәте тәмамланырга нәкъ ике ай калгач, частьтән безне – берничә егетне Әфганстанга озаттылар. Әти-әни бу турыда белми дә калды. Ут эченә эләктек. Дустым Хәлилгә автомат, миңа пулемет тоттырдылар. Без аларны кырабыз, алар – безне. Үле гәүдәнең иге-чиге юк. Шул үлекләрне мин гомерем буе төшемдә күреп саташтым. Берничә ел әти-әни минем өчен хафаланып яшәде. Төн уртасында өйдә кемдер йөрсә, сикереп торып, үрә ката идем. Кычкырган, елаган чакларым күп булды. Изрәп-тынычланып китеп йоклау унбиш-егерме елсыз булмагандыр да әле. Өйләндем, балаларыбыз туды. Ләкин сугыш шаукымы минем тынычлыгымны гомергә җуйган иде. Җан үрсәләнүен баса алмый, аракыга үрелдем, туганнарымның тыныч тормышын үзем бозып җәфаладым. Тормыш иптәшем Нәфисәгә гомерем буе рәхмәтлемен. Ни генә кылансам да, ул мине ташламады, битәрләмәде. Хәзер инде мин лаеклы ялда. Инфаркт кичердем. Табиблар көчкә саклап калды үземне. Сугыш икәнен, син дошманны үтермәсәң, ул сине юк итәчәген аңың белән аңласаң да, йөрәк кабул итми икән. Мин шушы аянычлы үкенү белән гомер кичердем...
Илһам сөйләп беткәндә бүлмәгә тагын бер дәваланучы килеп керде.
– Монда сандугач сайравын тыңлап, онытылып утыралар. Шулай тынычланалар, – дип шелтә белдерде ул.
Әнисә белән Илһам, сүз куешкандай, бергәләп бүлмәдән чыктылар. Күңел төпкелендә һич кенә дә каерып ала алмаслык төен калды.
Гомерендә беренче генә кат шифаханәдә ял итүе Әнисәнең. Әллә шуңа да мондагы тормыш аның өчен бигрәк кызыклы тоелды. Көне буе йөгерә-йөгерә дәваланган халык, кич булуга бар дөньяларын онытып, концерт карарга, дискотекага дип ял бүлмәсенә җыела. Яшьләр ду килеп бии, җырлый, өлкәннәр, яшьлекләренә әйләнеп кайткандай, алардан бер дә калышмый. Әнисә дә, башта кыенсынып торды да, аннан бүлмәдәшләре белән бергә һичбер чараны калдырмый, йөри башлады. Кешеләр белән аралашты, үзенә бер яңа дөнья ачты, фәһем җыйды!
Илһам белән сөйләшкән көнне дә ял бүлмәсендә концерт күрсәттеләр. Күрше шәһәрдән килгәннәр. Үзешмәкәр артистлар чын “йолдызлар”дан бер генә дә калышмыйлар.
Берничә көннән соң йөрәгенә операция ясалачак уналты яшьлек егетне бигрәкләр охшаттылар. Бигрәк өздереп җырлый ич!
Бераздан ярыйсы гына исерек бер ир-егет ял бүлмәсенә килеп керде. Тавыш-гауга күтәрмәде алай, ләкин беркемнән оялмый, уртага чыгып, бии башлады. “Илһам ич бу!” дигән уй башына килеп, Әнисәнең эче “жу” итеп куйды. Куып чыгарырлар үзен дип кызганды. Моны сизенепме, Илһам ничек килеп керсә, шулай тиз генә чыгып та китте Беркемгә дә борылып та карамады.

Әлфия Шәйхлисламова.
Туймазы районы,
Кандра авылы.