Шатлык белән кайгы янәшә

Дөньяда һәр минут, һәр сәгать саен төрле хәл-вакыйгалар булып кына тора. Кайвакыт ил яисә республика күләмендәгеләре белән мавыгып, үзебезнең әйләнә-тирәбездәгеләренә артык игътибар да итмибез кебек. 2017 елның азагында безнең районда булган хәлне дә, түбәндәге язма геройларын якыннан белмәсәк, гәзит укучылар игътибарына җиткерәлмәс идек.

Кадим белән Кадрия бик яшьли өйләнештеләр. Бик яшьли дигәч тә... Армия хезмәтен тутырып кайткан әзмәвердәй гәүдәле Кадимгә күп кызлар гыйшык тотты. Урамнан салмак кына атлап үтүче, карадан килешле солдат киемендәге егетне күргәч кайсы кызның гына йөрәге ярсымагандыр...
Авыл клубындагы уеннарда да Кадим гел генә кызлар уртасында . Соңыннан алмаш-тилмәш озатка-лады аларны. Әмма шушы төрле төстәге чәчәкләрнең берсен дә сайламады әле. Күңеленә ятканы табылмады кебек. Кадрия мәк-тәптән кайтып килгәндә очраш-тылар алар. Тал чыбыгыдай нәзек гәүдәле, матурлыгы, чибәрлеге, чаялыгы йөзенә чыккан кызчыкка беренче күрешүдә үк гашыйк булды егет. Әнә шулай мәхәббәт уты кабынды яшьләр йөрәгендә. Очрашу минутларын түземсезлек белән көтеп алды алар.
Армиягә киткәнче Кадим тех-никум дипломы алган иде. Менә әле күрше авыл мәктәбендә хезмәт дәресе укытучысы булып эшли башлады. Сөйгәне янына еш кайтырга тырышты. Анда бик озак эшләмәде ул. Сәбәбе дә булды –ялгыз әнисен карарга кирәк.
Авыллары район үзәгенә терәлеп үк торгач, эше дә шунда табылды. Промкомбинатка столяр булып урнашты. Кичләрен очрашкач, укытучылар күрмәсен, дип, клубка кермәскә тырыштылар. Әнә шулай яшьләр арасында кабынган мәхәббәт ялкыны сүнмәде-сүрелмәде, бәлки көчәйде генә. Һәм алар гаилә кордылар.
Кадрия укуын кичке мәктәптә дәвам итте. Соңыннан бухгал-терлар курсын тәмамлады. Бер-бер артлы ике балалары: кызлары һәм уллары туды.
Гомер бит ул аккан су кебек: ага да ага. Шулай итеп 50 ел –ярты гасыр вакыт үтеп тә киткән. Шул еллар эчендә балалары үсеп, буй җиткереп, гаилә кордылар. Алар-ның да балалары үсеп никахлашыр вакытлары җитте...
Ләкин... Чирнең нәрсә икәнлеген дә белмәгән Кадимгә кинәт инсульт булып, ул түшәккә ятты. Аны, тиз арада, ашыгыч ярдәм машинасында район дәваханәсенә илтеп салды-лар. Кадрия белән алар шәһәр дәваханәләрендә дә дәваландылар. Менә шул мәлдә, кан басымы күтәрелеп, Кадрия дә аяктан егылды.
Ике айдан артык вакыт үтеп китте. Хәле әзрәк әйбәтләнгәч, Кадимне өенә кайтардылар. Шул көннәрдә уллары белән киленнәре малайларына кыз сорап бардылар һәм кода-кодагыйлар белән никахлашу көнен, сәгатен билгеләп кайттылар. Тик зур әткәй белән зур әнкәйгә генә оныкларының никахында түрдә утырырга насыйп булмады шул. Кадимнең инсульты янә кабатландл. Алай гына да түгел: Кадриягә дә приступ булып – икесен дә аллы-артлы реанима-циягә илтеп салдылар. Һәм, бу якты дөньяда алар соңгы тапкыр бер төнне бергә булдылар. Кадрияне –гомум палатага күчерделәр.
Җомга көнне иртәнге якта Кадимнең йөрәге тибүдән туктый. Аны үз өенә кайтаралар. Әмәлгә калгандай бу көнне икенче авылда оныкның никахы. Кичерә дә, чигерә дә торган түгел никахны. Ул алдан билгеләнгән. Шулай итеп, Кадым янында күршеләре, туган-нары, авылдашлары кала. Ә Кадрия дәваханәдә –хәле авыр.
Кадимне җирләп, нәкъ бер анта дигәндә җомга кичендә Кадрия дә җан бирә. Аны 30 декабрь көнне җирләп куйдык.
Менә шулай итеп, икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар. Әйе, язмышлардан узмыш юк шул...
Ә тормыш дәвам итте. Тирә-якта чыршы бәйрәмнәре гөрләде, бар халык яңа елны каршы алу мәшәкатьләре белән мәш килде...

Марс Шәрипов.
Балтач районы,
Иске Балтач авылы.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>